Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
СОЗВЕЗДИЕ-2023/ЙОЛДЫЗЛЫК-2023 03.03.2023

Бакчабыз милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елына багышланган «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК-2023» XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабында 3 урынга лаек булды. Призлы урыннар алып Диплом белән бүләкләнүче балаларны, аларның тәрбиячеләрен, ата-аналарын котлыйбыз. Яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Наш детский сад занял 3 место на муниципальном этапе XXIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - Йолдызлык - 2023», посвященного Году национальных культур и традиций. Поздравляем детей, их воспитателей, родителей, занявших призовые места и награжденных Дипломами. Желаем новых успехов.
-
Остазлар белән очрашу/Встреча с наставниками 28.02.2023

Бер күрешү – бер гомер
2023 ел – Россиядә “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 27 февраль көнне бакчабызда хезмәтләрен яратып, җиренә җиткереп башкарган, һөнәри яктан үзләрен дими үстереп, остаз булып бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле апалар белән күңелле чара уздырдык. Бүген “Ромашка” балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирүче педагогларга әлеге очрашуга килгән һәр кунакның үз киңәшләре, үткән хезмәт юллары аша тупланган үз тәҗрибәсе, әйтер сүзләре күп иде. Кемдер элеккеге елларда балаларга әхлак тәрбиясенә игътибар зуррак иде дип искә алса, кемдер татарча программалар булмауны, группаларда кырык-иллешәр бала йөрүен искә төшерде. Бала тәрбияләү эше авыр булса да, коллективта аңлашып, бердәм эшләгәч кыенлыкларны җиңел үткәреп җибәрүләрен сөйләделәр.Замана никадәр генә үзгәрмәсен, балалар бакчасында башкарган педагогик һөнәрләр иң мәрхәмәтле хезмәтләр. Тәрбиячегә зур өметләр баглап, әти-әниләр күз карасыдай кадерле нарасыйларын ышанып тапшыралар. Һәр бала- үзе бер шәхес, һәрберсе нәрсәгәдер сәләтле. Шуңа балаларны ихлас яратып, сәләтләрен вакытында күрә белеп, шуларны үстерергә ярдәм итә белә торганнар эшләгән һәрвакыт безенең бакчабызда. Балаларның исән-имин булулары – төп бурыч икәнен аңлап эш оештырганнар.Лаеклы ялдагы педагоглар үзләре тәрбияләп чыгарган балаларның һәм ата-аналарның бүген дә хөрмәт итеп торуларына рәхмәтле.Үзләренең бөтен көчләрен, сәламәтлекләрен, һөнәри белемнәрен, хезмәт юлларын “Ромашка” бакчасына йөргән балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган остаз- педагоглар яшь педагогларны сабыр, гадел булырга, бала шәхесен хөрмәт итәргә, гомер буена һөнәри осталыкларын үстереп, нинди генә ситуациядә дә дөрес педагогик алым кулланып, дәрәҗәләрен төшермичә хәл итәргә төпле киңәшләрен бирделәр. Шулай ук сайлаган һөнәрләренә тугырылыклы калып, мәгарифне үстерүдә лаеклы өлеш кертеп, югары үрләргә ирешүләрен, районыбызның киләчәге булган балалар тәрбияләүдә көч-куәт, сәламәтлек теләделәр. Алар узган хезмәт юлы - мактаулы да, гыйбрәтле дә, үрнәк тә. 50 елга якынлашып килүче “Ромашка” бакчасы тарихында тирән эз калдырып, бүген дә кыйммәтле файдалы киңәшләре белән безгә ярдәм итүче, кайчагында тәнкыйтьләре белән дөресләп җибәрүче, изге теләкләре белән һәрчак үсендереп торучы, безнең өчен үрнәк булган апалар белән күрешеп эшлекле сөйләшү барыбыз өчен дә файдалы, истә калырлык булды.
Встреча с наставниками
2023 год объявлен в России «Годом педагога и наставника». В связи с этим 27 февраля мы провели в нашем саду мероприятие с педагогами-наставниками, которые с любовью, профессионально и самоотверженно выполняли свой труд в дошкольном образований. Педагоги, находящиеся на заслуженном отдыхе, благодарны за то, что воспитанные ими дети и их родители до сих пор им относятся уважением. Наставники - педагоги, посвятившие всю свою энергию, здоровье, профессиональные знания, трудовой путь воспитанию и обучению детей, посещающих детский сад “Ромашка”, дали молодым педагогам советы быть терпеливыми, справедливыми, уважать личность ребенка, на протяжении всей жизни развивать профессиональное мастерство и в любой ситуации применять правильный педагогический подход. Они также пожелали оставаться верными выбранной профессии, вносить достойный вклад в развитие образования, достигать высоких высот и здоровье в воспитании детей, которые являются будущим нашего района. Их трудовой путь - славный, поучительный и примерный. Встреча для всех нас была полезной и запоминающейся. Наставники и сегодня помогают нам ценными полезными советами, являются для нас образцом для подражания.
-
Ватанны саклаучылар көне/ День защитника Отечества 20.02.2023

Уртанчылар төркемендә "Ватанны саклаучылар көне" булып узды. Кадерле әтиләребезне, дәү этиләребезне котлап матуп жырлар, шигырьләр, биюләр башкардык, уеннар уйнадык, үзебез эшләгән бүләкләребезне тапшырдык.
Средняя группа «День защитника Отечества».Создали радостную атмосферу праздника, воспитали чувство уважения к Российской армии, любви к Родине; развивали физические, волевые качества, целеустремлённость.
-
Региональ семинар/Региональный семинар 15.02.2023

15 февраль уөнне “Актаныш гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы”нда “Билингваль белем биру эшчәнлегендә цифрлаштыруны куллану” темасына региональ семинар узды. Семинар кысаларында Мөслим, Актаныш районы мәктәпкэчэ белем биру учреждениесе педагоглары ачык белем биру әшчәнлеклэре карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук “Цифрлы педагог-цифрлы балалар “ темасына уздырылган региональ бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчелэрне котлау тантанасы булды. Әлеге чара эшлекле һәм файдалы утте.
15 февраля в «Детском саду общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» прошел региональный семинар на тему “Применение цифровизации в билингвальной образовательной деятельности”. В рамках семинара педагоги дошкольных образовательных учреждений Муслюмовского, Актанышского районов осмотрели открытые занятия, обменялись опытом. Также состоялось подведение итогов регионального конкурса на тему “Цифровой педагог-цифровые дети“, состоялась церемония награждения победителей.
-
Психолог года - 2023 14.02.2023

Ел психологы - 2023 конкурсында безнең балалар бакчасының психологы Ибрагимова Альбина Рәшит кызы уңышлы чыгыш ясады. Конкурста барлыгы 13 психолог көч сынашты. Уңышлар телибез!
В конкурсе психолог года - 2023 успешно выступила психолог нашего детского сада Ибрагимова Альбина Рашитовна. Всего в конкурсе приняли участие 13 психологов. Желаем удачи!
-
Рус теле шөгылләрендә интерактив уеннар/Интерактивные игры 03.02.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән интерактив уеннар.
Интерактив уеннар балаларның сүзлек запасларын арттыру белән генә чикләнми, программа материалын яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, рус теленең лексикасын,сөйләм материалын уен формасында үзләштерергә мөмкинлек бирә,телгә карата кызыксыну уята.
“Дикие животные?”, “Культура поведения за столом”, “Звездочет”,“Фрукты и овощи” интерактив уеннар тәкъдим итәм.
Бу уеннар үткән(өйрәнгән)материалны ныгытып кына калмыйлар,ә балаларның хәтерен ,игътибарын, сөйләмен,фикерләү сәләтен,кул чуклары мускулларын үстерәләр.
Каждый педагог ,учитывая возрастные и индивидуальные особенности детей, может усложнять или облегчать игровые задания в интерактивных играх.
Мною были изготовлены следующие игры :“Дикие животные?”, “Культура поведения за столом”, “Звездочет”,“Фрукты и овощи”“Кто в домике живет"
Такие игры не только закрепляют пройденный материал, но и развивают память, внимание, воображение, речь ,мелкую моторику; воспитывают усидчивость.
-
Йолдызлык-2023/Созвездие-2023 01.02.2023

Бакчабызда милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елына багышланган «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК-2023» XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабының зона туры үтте. Бәйгедә барлыгы 71 бала катнашты. Жюрига нигезләмәдә күрсәтелгән «Вокал-соло», «Вокальные ансамбль», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча 14 номер тәкъдим ителде. Алдагы турга узучыларга уңышлар телибез.
В нашем саду прошел зональный тур муниципального этапа XXIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - Йолдызлык - 2023», посвященного Году национальных культур и традиций. Всего в конкурсе принял участие 71 ребенок. Жюри было представлено 14 номеров по номинациям: «Вокал-соло», «Вокальные ансамбли», «Хореография», «Конферанс». Желаем удачи всем, кто пройдет в следующий тур.
-
Котлыйбыз! / Поздравляем! 24.01.2023

2023 елның 18 гыйнварында районы “Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы” базасында "Ел тәрбиячесе-2023" республика бәйгесенең муниципаль этабына узды. Безнең балалар бакчасыннан бәйгедә тәрбияче Галимарданова Гөлшат Риф кызы катнашты. Нигезләмә шартлары буенча жюрига балалар белән белем бирү эшчәнлеге һәм үзенең педагогик табышын яклап чыгыш ясап, Гөлшат Рифовна мактаулы 3 урынга лаек булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз!
18 января 2023 года на базе МБДОУ “Актанышский общеобразовательный детский сад №3” прошел муниципальный этап республиканского конкурса "Воспитатель года-2023". От нашего детского сада в конкурсе приняла участие воспитатель Галимарданова Гульшат Рифовна. Она заняла почетное 3 место. Поздравляем её с большой победой!
-
Яңа ел белән!/ Сновым годом! 10.01.2023

Новый Год - это самый волшебный, веселый праздник, которого дети ждут, веря в сказку и чудо. В нашем детском саду прошли новогодние утренники. Красиво украшенный зал, нарядная елка, подарки, Дед Мороз и Снегурочка, Баба Яга, Лисичка и множество других сказочных персонажей ожидали детей дошкольного учреждения. Ребята погрузились в мир чудес, приключений, невероятных превращений и сюрпризов. Дошколята танцевали, пели песни, читали стихотворения, водили хороводы, с удовольствием участвовали в играх и конкурсах. Дети получили массу положительных эмоций и долгожданные подарки из рук Деда Мороза.
Яңа ел - иң тылсымлы, күңелле бәйрәм, аны балалар әкияткә һәм могҗизага ышанып көтәләр. Безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре булып узды. Матур бизәлгән зал, чыршы, бүләкләр, Кыш бабай һәм Кар кызы, Убырлы карчык, Төлке һәм башка бик күп әкият персонажлары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны көткән. Балалар могҗизалар, маҗаралар, искиткеч үзгәрешләр һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Алар биеделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, Кыш бабай белән бик күп уңай эмоцияләр һәм күптән көтелгән бүләкләр алдылар.
-
Кошкайлар-дускайлар/Птицы - наши друзья 21.12.2022

Кышын кошларга кыен
Без аларны ашатабыз.
Алар - табигать сакчысы,
Кошларны яратабыз.
Бакчабызда ел саен “Кошларны сыйлыйбыз!” акциясе уздырыла. Кышлаучы кошларны ашату — кызыклы һәм шатлыклы шөгыль генә түгел, ә балаларга экологик тәрбия бирү чарасы да. Әңгәмәләр, уеннар, белем бирү эшчәнлекләре һәм күзәтүләр аша балалар кошларның төрлелеге турында беләләр, тышкы кыяфәтләре һәм характерлы үзенчәлекләре белән танышалар, кайгыртырга өйрәнәләр, шатлык, гаҗәпләнү хисләре кичерәләр. 1 кечкенәләр төркеме нәниләре кышлаучы кош - саескан белән таныштылар, аны җим белән сыйладылар.
Каждый год в нашем саду проходит акция “Угощаем птиц!".Кормление зимующих птиц-не только увлекательное и радостное занятие, но и средство экологического воспитания детей. Через беседы, игры, образовательную деятельность и наблюдения дети узнают о разнообразии птиц, знакомятся с их внешним видом и характерными особенностями, учатся заботиться, испытывают радость, удивление. Дети 1 младшей группы познакомились с зимующей птицей - сорокой, угостили ее кормом.










