Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 124 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Яңалыклар / Новости
Остазлар белән очрашу/Встреча с наставниками
Опубликовано: 28.02.2023Бер күрешү – бер гомер
2023 ел – Россиядә “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 27 февраль көнне бакчабызда хезмәтләрен яратып, җиренә җиткереп башкарган, һөнәри яктан үзләрен дими үстереп, остаз булып бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле апалар белән күңелле чара уздырдык. Бүген “Ромашка” балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирүче педагогларга әлеге очрашуга килгән һәр кунакның үз киңәшләре, үткән хезмәт юллары аша тупланган үз тәҗрибәсе, әйтер сүзләре күп иде. Кемдер элеккеге елларда балаларга әхлак тәрбиясенә игътибар зуррак иде дип искә алса, кемдер татарча программалар булмауны, группаларда кырык-иллешәр бала йөрүен искә төшерде. Бала тәрбияләү эше авыр булса да, коллективта аңлашып, бердәм эшләгәч кыенлыкларны җиңел үткәреп җибәрүләрен сөйләделәр.
Замана никадәр генә үзгәрмәсен, балалар бакчасында башкарган педагогик һөнәрләр иң мәрхәмәтле хезмәтләр. Тәрбиячегә зур өметләр баглап, әти-әниләр күз карасыдай кадерле нарасыйларын ышанып тапшыралар. Һәр бала- үзе бер шәхес, һәрберсе нәрсәгәдер сәләтле. Шуңа балаларны ихлас яратып, сәләтләрен вакытында күрә белеп, шуларны үстерергә ярдәм итә белә торганнар эшләгән һәрвакыт безенең бакчабызда. Балаларның исән-имин булулары – төп бурыч икәнен аңлап эш оештырганнар.
Лаеклы ялдагы педагоглар үзләре тәрбияләп чыгарган балаларның һәм ата-аналарның бүген дә хөрмәт итеп торуларына рәхмәтле.
Үзләренең бөтен көчләрен, сәламәтлекләрен, һөнәри белемнәрен, хезмәт юлларын “Ромашка” бакчасына йөргән балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган остаз- педагоглар яшь педагогларны сабыр, гадел булырга, бала шәхесен хөрмәт итәргә, гомер буена һөнәри осталыкларын үстереп, нинди генә ситуациядә дә дөрес педагогик алым кулланып, дәрәҗәләрен төшермичә хәл итәргә төпле киңәшләрен бирделәр. Шулай ук сайлаган һөнәрләренә тугырылыклы калып, мәгарифне үстерүдә лаеклы өлеш кертеп, югары үрләргә ирешүләрен, районыбызның киләчәге булган балалар тәрбияләүдә көч-куәт, сәламәтлек теләделәр. Алар узган хезмәт юлы - мактаулы да, гыйбрәтле дә, үрнәк тә. 50 елга якынлашып килүче “Ромашка” бакчасы тарихында тирән эз калдырып, бүген дә кыйммәтле файдалы киңәшләре белән безгә ярдәм итүче, кайчагында тәнкыйтьләре белән дөресләп җибәрүче, изге теләкләре белән һәрчак үсендереп торучы, безнең өчен үрнәк булган апалар белән күрешеп эшлекле сөйләшү барыбыз өчен дә файдалы, истә калырлык булды.
Встреча с наставниками
2023 год объявлен в России «Годом педагога и наставника». В связи с этим 27 февраля мы провели в нашем саду мероприятие с педагогами-наставниками, которые с любовью, профессионально и самоотверженно выполняли свой труд в дошкольном образований.
Педагоги, находящиеся на заслуженном отдыхе, благодарны за то, что воспитанные ими дети и их родители до сих пор им относятся уважением. Наставники - педагоги, посвятившие всю свою энергию, здоровье, профессиональные знания, трудовой путь воспитанию и обучению детей, посещающих детский сад “Ромашка”, дали молодым педагогам советы быть терпеливыми, справедливыми, уважать личность ребенка, на протяжении всей жизни развивать профессиональное мастерство и в любой ситуации применять правильный педагогический подход. Они также пожелали оставаться верными выбранной профессии, вносить достойный вклад в развитие образования, достигать высоких высот и здоровье в воспитании детей, которые являются будущим нашего района. Их трудовой путь - славный, поучительный и примерный. Встреча для всех нас была полезной и запоминающейся. Наставники и сегодня помогают нам ценными полезными советами, являются для нас образцом для подражания.
К списку новостей