муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Зур биюләр
02.12.2013
Гимназия күләмендә 5-11 нче сыйныфлар арасында “Зур биюләр” конкурсы башлангыч алды. Монда һәр сыйныф бик теләп катнашты. Укучылар тиешле таләпләрне үтәргә тырышкан. Милли үзенчәлек, бию төрләре, киемгә жюри әгъзалары ныклап игътибар итте.
5 – 7 нче сыйныф укучылары арасында I урын – 7 нче А сыйныфына, II урын – 6 нчы А һәм 7 нче Б сыйныфларына, III урын – 5 нче А сыйныфына бирелде.
8 – 11 нче сыйныф укучылары арасында I урын – 11 нче А сыйныфы, II урын – 8 нче А һәм Б сыйныфлары, II урын – 10 нчы А сыйныфы, III урын – 9 нчы Б сыйныф укучылары лаек булды.
-
Ата-аналар өчен ачык ишекләр көне
27.11.2013
23 нче ноябрь көнне гимназия әти-әниләрне дәресләргә кунакка чакырды. Әлеге чара традиция буларак, ел саен уздырыла.
Бу көнне укучылар үзләрен аеруча җаваплы тотты. Әти-әни янында хисап тотасы җиңелләрдән түгел, әлбәттә. “Кызыклы, мавыктыргыч та булды. Шунда балаларның тәртибен дә күзәтәсең. Укытучыларыбызга зур рәхмәт”, - дип уртаклашты, әти-әниләр.
-
Химия фәне буенча олимпиада
27.11.2013
25 нче ноябрьдә химия фәне буенча Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган олимпиаданың муниципаль этабы узды. Безнең җиңүчеләр: 10 нчы сыйныф укучысы - Мухаметшина Резеда, 8 нче сыйныф укучысы - Абдуллин Айнур III урын. КОТЛЫЙБЫЗ!!!
-
Внеклассный урок "Налоговая система РФ". 22.11.2013
21 ноября отмечается День работника налоговых органов РФ. В честь этой даты в нашей школе прошел урок по теме "Налоговая система РФ".
-
«Башлангыч мәктәптә компетентлы якын килү: проблемалар, тәҗрибә, инновацияләр” бөтенроссия халыкара фәнни-практик педагогика конференциясе 21.11.2013
20 нче ноябрьдә «Башлангыч мәктәптә компетентлы якын килү: проблемалар, тәҗрибә, инновацияләр” бөтенроссия халыкара фәнни-практик педагогика конференциясе узды. Конференция КФУ, Башлангыч мәктәпнең педагогика һәм методика кафедрасы, Яшел Үзән Мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде. Гимназия укытучылары ачык дәресләр күрсәтте һәм алар килгән кунаклар тарафыннан уңай бәяләнде. Гимназиянең кунаклары – Төркиядән килгән вәкилләр иде. Гимназиянең эш тәҗрибәсе аларны битараф калдырмады. Конференция секцион утырыш белән тәмамланды. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
“Үз агачыңны утырт” акциясе
31.10.2013
5 нче гимназия инде берничә ел рәттән “Үз агачыңны утырт” халыкара акциясендә катнаша. Быел да алар мәктәп территориясендә миләш, чикләвек, чыршы, канәфер агачлары утыртты.
Акция турында әлеге видеоязмадан карап белергә була http://youtu.be/eA_atSG3vGE
-
Корбан ашы 31.10.2013
31 нче октябрь көнне гимназиябездә Корбан гаете уңаеннан мәктәп укучылары һәм аларның әби-бабайлары өчен аш үткәрелде. Корбан ите белән шәһәрнең Үзәк һәм “Җәмигъ” мәчете тәэмин итте. Ел саен үткәрелеп килүче Корбан ашы, гимназиябезнең традициясе. Бәйрәм кичәсендә районыбызның баш имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт, “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт, «Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Сәфәрхановның катнашты. Дәресләрдә вәгазьләр укылды.
-
Батырлар келәмдә сынала
31.10.2013
Гимназиядә Равил Габдрахманов истәлегенә милли көрәш турниры үткәрелде. Көрәштә Яшел Үзән районы авыллары һәм шәһәрдән яшь көрәшчеләр катнашты. Гимназия укучылары призлы урыннар яулады.
Тулырак мәгълүмат алдагы видеоязмада http://youtu.be/ynx3W4DX0aI
-
“Минем мәчет” рәсем бәйгесе 31.10.2013
Гимназиядә “Минем мәчет” бәйгесенә бик күп рәсемнәр кабул ителде. Әлеге рәсемнәр арасында җиңүчеләрне укучылар билгеләде. Җиңүчеләргә бүләкләрне һәм грамоталарны “Җәмигъ” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин үзе тапшырды.
-
Сингапур укулары 31.10.2013
Гимназия укытучылары белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Сингапур укуларында булды. Укыту эшчәнлегендә яңа алымнарны гимназия күләмендә үткәрелгән ачык дәресләрдә сынап та карадылар. Заманына күрә яңа технологияләр барлыкка килү, укучыларга белем бирү сыйфатын яхшырту өчен кирәк.