муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
| Телефон: | +7(84371) 533-08 |
| E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 591 учащихся |
| У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Өмә 23.04.2014

Гимназия укытучылары һәм укучылары бүген өмәгә чыкты.
-
“Мәрхәмәтлелек меридианы” 22.04.2014

22 нче апрельдә гимназиянең “Самостоятельные дети” проектында катнашучы укучыларыбыз “Эссен” сәүдә йортында булып узган “Мәрхәмәтлелек меридианы” акциясендә катнашты. Әлеге чара Бөтенроссия күләмендә игълан ителгән Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында үткәрелә. Проект активистлары Казан шәһәрендә урнашкан балалар онкология хастаханәсенә уенчыклар җыйдылар һәм башкаларга да ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Тамашачылар өчен концерт та оештырылган иде.
Проект Балалар иҗат үзәге тарафыннан тәкъдим ителә һәм инде берничә ел уңышлы эшләп килә.
-
Бердәм (тоталь)диктант 16.04.2014

12нче апрель көнне нәкъ сәгать 12дә гимназиядә бердәм (тоталь)диктант үтте. Үзләренең орфографик белемен әти-әниләр дә, гимназия хезмәткәрләре дә, укучылар да сынады. Аларга татар һәм рус телләрендә булган текстлар тәкъдим ителде. 100 кешегә үз белемен тикшерергә мөмкинлек туды. Татар һәм рус теле укытучылары нәтиҗәләрне билгеләде, һәркем үз эшенең сыйфаты белән танышты.
-
“Сәламәт бул!” 07.04.2014

“Сәламәт бул!”
Бүген гимназиядә “Сәламәт бул!” бәйгесе старт алды. Барлык сыйныфлар да ныклап әзерләнгән. Башлангыч сыйныф укучылары һәм 6-7 нче сыйныфлар өчен КВН оештырылды. Бәйгедә һәр сыйныф үзләренең командаларын яклап чыгышлар әзерләде, дөрес туклану кагыйдәләре һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтте. Командаларның капитаннары диагноз кую һәм сәламәтлеккә кагылган бирем, сораулар белән команда өчен өстәмә балл җыйды.
Нәтиҗәдә, 3-4 нче сыйныфлар арасында 3 нче урын 4 нче б сыйныфына, 2 нче урын 3 нче б сыйныфына, 1 нче урын 4 нче а сыйныфына бирелде.
Урта сыйныфлар арасында 6 нчы а һәм 7 нче а сыйныфы 2 нче урын яуласа, җиңүчеләр булып 5 нче б һәм 7 нче б сыйныфлары финалга чыкты.
Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
“Хорлар ярышы” бәйгесе 04.04.2014

Гимназия күләмендә үткәрелгән “Хорлар ярышы” бәйгесендә 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар төрле темага җырлар сайлаган. Бәйгенең беренче көне 3 нче апрельдә 5-7 нче сыйныфлар арасында үтте. 5 нче а сыйныфы “Иң яхшы җырчы хор” (абсолют җиңүче), 5 нче б сыйныфы “Милли үсентеләр”, 6 нчы а сыйныфы “Өметле киләчәк”, 7 нче а сыйныфы “Иң яхшы сольный номер”, 7 нче б сыйныфы “Иң дус җырчы коллектив” номинацияләрендә җиңү яулады.
4 нче апрель көнне бәйге 1-4 нче һәм 8-11 нче сыйныфлар арасында узды. Барлык башлангыч сыйныф укучыларына да “Өметле киләчәк” номинациясе бирелде.
Югары сыйныфлар арасында 8 нче сыйныф III нче урын, 11 нче а сыйныфы II нче урын, 9 нчы б сыйныфы I нче урын яулады.
Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар мәктәпләре: традицияләр һәм новаторлык. 28.03.2014

Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар мәктәпләре: традицияләр һәм новаторлык. Әлеге темага багышланган семинар шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәрне 5 нче гимназиядә туплады. Семинардан татар мәктәпләре директорлары, директор урынбасарлары да читтә калмый.
Ана телендә белем бирү, тәрбияләү хәлиткеч фактор. Ул яшьтән үк баланың күңеленә кереп кала. Ә менә аны ничек сакларга? Заман белән бергә эшне нинди юнәлештә алып барырга? Шул уңайдан Мәгариф һәм фән министрлыгында татар мәктәпләренең эшчәнлеген үстерү турында карар кабул ителгән. Укытучының эшен ничек җиңеләйтергә, татар мәктәпләрендә предметлар татар телендә укытыламы - семинарда күтәрелгән төп мәсьәләләр әнә шундый.
Республиканың Мәгарифне үстерү институты районнар белән бу юнәлештә хезмәттәшлек алып бара. Бүгеге көндә төп басым яңа федераль белем бирү стандартларына үзләштерүгә юнәлдерелгән. Ә ул үз чиратында яңа дәреслекләр һәм укыту программасы таләп итә. Димәк, методика да үзгәрешләр кичерә.
Чарада татар мәктәпләре директорлары, директор урынбасарлары, югары сыйныфларда белем бирүче математика һәм тарих укытучылары да катнаша. Баланың нинди милләт вәкиле булуына карамастан, конкурентлыкка сәләтле шәхес буларак тәрбияләнүе - татар мөгаллимнәре өчен мөһим.
Хәзер мәктәпләр бердәм республика тестын бирергә әзерләнә. Ул 29 нчы апрель көненә билгеләнгән. Казан шәһәрендә укып кайткан тәҗрибәле укытучылар бу юнәлештәге яңа алымнар белән уртаклашты. Чара барышында Милли мәгарифкә 25 ел тулу уңаеннан, шәһәр мәктәпләре укытучыларына Яшел Үзән район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды. -
“Зирәк хатын” 24.03.2014

Яшел Үзән шәһәрендә Мөслимәләр җәмгыяте тарафыннан шәһәр мәдрәсәсендә “Зирәк хатын” бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге республика күләмендә игълан ителгән. Гимназиябездән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхова Зөлфирә Үрнәк кызы катнашты. Монда катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, мөселман хатын-кызларының матурлыгын, яулык бәйләү, аш-су серләрен күрсәттеләр. Зөлфирә Үрнәковна – күпкырлы шәхес. Ул һаман да сер икән! Күпләр аның шигырьләр иҗат иткәнен әле белми дә. Бу бәйгедә безнең укытучыбыз иң-иңнәрнең берсе булды! Без аны котлыйбыз.
-
“Нәүрүз гүзәле” 21.03.2014

Традиция буенча 21 нче март көнне гимназиядә “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе үтте. Бу чарада 8-10 нчы сыйныф кызлары катнашты. Кызлар үзләре белән генә таныштырып калмыйча, мили костюмнарын яклады, кунаклар каршы алды һәм тәмле чәй ясады. Кызлар җыр-моңга осталыкларын да күрсәтте, татар халкының тарихын һәм гореф – гадәтләрен үз эченә алган сорауларга да тулы җавап бирде. Барлык сынауларны уңышлы үтеп, финалга 10 нчы сыйныф укучысы Каюмова Ләйлә чыкты. Без аны чын күңелдән котлыйбыз. Катнашучыларга гимназия администрациясе грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ә башлангыч сыйныф укучылары урамда тәмле боткадан авыз итте.
-
Гимназиябездә кунаклар 14.03.2014

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Приморск өлкәсе Мәгарифне үстерү институты хезмәттәшлеге кысаларында, 2014 нче елның 10 нчы мартында Казан шәһәрендә “ФДББС гамәлгә ашыру буенча региональ тәҗрибә” проблемасына карата стажировка оешырыла. Стажировканың бер көне, 13 нче мартта Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә үтте. Чарада мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, Приморск өлкәсе Мәгарифне үстерү институты оештыру-методик һәм уку-укыту-методик эшләр буенча ректор урынбасарлары катнашты. Кунаклар мәктәп белән танышты, музейларны карады һәм гимназия укытучыларының дәресләрендә булды:
Яманова Е. Н. – “Имя существительное” (сингапур методикасын кулланып коммуникатив технологияләр белән эшләү - 5 нче сыйныф
Җәлилова Р. Ш. – Инглиз теле. “Нет плохой погоды, есть плохая одежда” (уен, коммуникатив технологияләр) – 4 нче сыйныф
Вәлиева С.З. - Математика. Онлайн дәрес “Решение задач по теме “Арифметическая прогрессия” – 9 нчы сыйныф
Гайнуллина Т.А - Математика. “Разработка рекомендаций по решению заданий из раздела уравнений открытого банка задач” (Математика дәресләрендә Кейс технологиясен куллану ) – 9 нчы сыйныф
Зарипова Л.Р - Природоведение. “Как человек появился на Земле” (проектлау технологиясе) – 5 нче сыйныф
-
Котлыйбыз!!! 14.03.2014

“Мастер-класс” бәйгесендә II нче урынны яулаган Зиганшина Җәмилә Хәзиевнаны чын күңелдән КОТЛЫЙБЫЗ!!!












