муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Намаз уку" бәйгесе 03.03.2014
-
Аҗаган 01.03.2014
Гимназия планы нигезендә 1 нче март көнне “Аҗаган” спорт бәйрәме үтте. Бәйрәм чарасында 2-10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
Курсы татарского языка для взрослого населения 01.03.2014
19 февраля на базе гимназии №5 открылись курсы татарского языка для взрослого населения. Данные курсы ведут учителя высшей квалификационной категории татарского языка и литературы Адиятуллина М.Х. (гимназия №3), Ашрапова Г.Р. (лицей №9 им.А.С.Пушкина), Назмутдинова М.Л. (гимназия №10). Особое внимание преподаватели уделяют фонетике, отработке правильного произношения, соответствующее нормам литературного языка. Программа предполагает развитие основных навыков речевой деятельности: говорение, аудирование, чтение и письмо. Татарский язык - второй по распространенности язык в России. Курсы по изучению татарского языка позволят не только овладеть способами коммуникации, но и проникнуть в национальную культуру, получить огромное духовное богатство, хранимое языком.
-
“Иң яшь ел укытучысы” 01.03.2014
28 нче фераль көнне “Иң яшь ел укытучысы” бәйгесенә йомгак ясалды. Иң куандырганы шул: безнең иң яшь, иң мөлаем, иң гүзәл,иң акыллы укытучыбыз- татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Закирова Айгөл Әнәс кызы җиңүче дип табылды. Укытучыбызны чын күңелдән җиңүе белән тәбрик итәбез. Хезмәтендә уңышлар телибез.
фоторепортаж
-
Родительская забота 26.02.2014
С ноября 2012 года педагоги гимназии №5 в очной и заочной форме знакомятся с технологией «Гуманная педагогика». 4 учителя обучались на 5-ти дневном семинаре в г. Казани у Ш.А. Амонашвили. 5 преподавателей стали участниками семинара в Москве по проекту «Родительская забота». 1 преподаватель принял участие в I-ых Московских Педагогических чтениях в школе №200 г. Москвы. 3 преподавателей были приглашены на Республиканский семинар по технологии Гуманной педагогики в школе №43 г. Казани.
-
Олимпиада 2014 25.02.2014
25 нче февраль көнне гимназия күләмендә “Олимпиада 2014” дип исемләнгән эрудитлар бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 2-11 нче сыйныфлар арасыннан 12 укучы катнашты. Нәтиҗәдә, 8 нче А сыйныф укучысы Хәсәнов Э. 4 балл, 8 нче Б сыйныфы укучысы Нигъмәтуллин Б. 6 балл, 3 нче Б сыйныфы укучысы Закиров А. 6 балл, 3 нче А сыйныфы укучысы Гәделшин А. 7 балл, 10 нчы А сыйныфы укучысы Галәветдинов А. 9 балл, 4 нче А сыйныфы укучысы Алтухова К. 10 балл, 10 нчы А сыйныфы укучысы Нурмөһәммәтов Н. 10 балл, 5 нче А сыйныфы укучысы Шайдуллов Р. 14 балл, 5 нче Б сыйныфы укучысы Хәйруллин И. 14 балл, 7 нче Б сыйныфы укучысы Сәгыйров И. 14 балл, 7 нче А сыйныфы укучысы Минуллин Д. 16 балл, 9 нчы Б сыйныфы укучысы Сәләхов Т. 18 балл җыйды.
-
Спорт Бәйрәме 22.02.2014
Сочида узучысы Олимпия уеннары белән рухланып, гимназиябездә дә спорт бәйрәме оештырырга булдык. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре белән әлеге сылтама буенча танышырга була: https://edu.tatar.ru/z_dol/gym5/media/page1769795.htm
-
Халыкара Туган телләр көне 21.02.2014
21 нче февральдә ЮНЕСКО инициативасы белән Халыкара Туган телләр көне билгеләп үтелә. Бу көн Татарстан Республикасында узган ел Дәүләт Советы кабул иткән “2004-2013 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н үтәү кысаларында уза. Туган телебезне, милләтебезне саклау - безнең бурычыбыз. Туган тел - ул дөньяга аваз салганда ук иң беренче сөйләшә башлаган беренче аралашу теле. Шуңа да “Туган телебезне саклыйк, хөрмәт итик , туган телдә генә сөйләшик” дигән девиз астында гимназия укучыларына экспертлар десанты бәйге оештырды. Бәйгедә 1-8 нче сыйныфлар катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары милли символларны алып килсә, урта сыйныфлар арасында “Иң яхшы” әдәбиятчы, “Иң яхшы тел белгече”, “Иң көчле эрудит”, “Татар телендә камил сөйләшүче сыйныф” бәйгеләре үтте. 8.00-8.25 сәгать аралыгында сыйныфларда Туган телләр көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Гимназистлар шурасы тарафыннан бердәмбалкыш (флешмоб) оештырылды. Аның максаты – гимназия тормышы белән бәйле булган проект төзү. Укучылар актив катнашты. Бүләкләр белән Яшел Үзән шәһәренең дини мөхтәсибәте тәэмин итә. Татар милләте белән горурланучы, туган телен яратучы укучылар белем ала гимназиядә!!!
-
“Сочи-олимпиада-гимназия чемпионнары...” 21.02.2014
-
Республикакүләм Афзал Шамов укулары 06.02.2014
2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья туган телләр көне уңаеннан берләшкән галимнәр десанты катнашында күренекле татар язучысы Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов истәлегенә багышланган һәм Татарстан Респбуликасы яшь язучыларының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә омтылыш тәрбияләү максатыннан, Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясендә Шамов укулары үтте.
Пленар утырышта Афзал Шамовның үзе, аның иҗат мирасы белән бәйле истәлекләр хакында язучылар Фоат Галимуллин, Лирон Хәмидуллин, Рәмис Аймәтов сөйләде. Кызы Әлфия апа Шамованың чыгышын укучылар һәм укытучылар кызыксынып тыңладылар. Әтисенә карата җылы мөнәсәбәте, ихтирамы башкаларда да тирән хөрмәт уятты. Әлфия Мирхәйдәрова чыгышыннан Афзал Шамовның турыдан-туры укытучылар белән бәйле эшчәнлеге дә ачыкланды: язучының Яшел Үзән районында укытучыларның белемен күтәрү курсларында эшләве билгеләп үтелде.
Бу укуларда Татарстанның 30 районыннан, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләреннән 76 укучы катнашты. Икенче турга Казан федераль университеты, Татарстан фәннәр академиясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Язучылар берлеге тарафыннан шәрехләнгән эшләр тәкъдим ителде. Шамов укулары кысаларында Казан федераль университеты галимнәре Фәрит Йосыф улы Йосыпов, Фоат Галимулла улы Галимуллин, Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты милли мәгариф теориясе һәм тарихы үзәге җитәкчесе Марат Мингали улы Гыйбатдинов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Ришат улы Хисамов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы хезмәткәре Ландыш Исмәгыйль кызы Сарачева, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Кыям улы Аймәт, язучылар Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин, Рифат Сәлах җитәкчелегендә “Афзал Шамов иҗаты”, “Татарстан Республикасының яшь язучылар иҗаты”, “Тау ягы эшлеклеләренең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иҗаты” дип аталган секцияләре эшләде. Галимнәр һәм язучылар фәнни эшләрнең тирәнлеген, зарурилыгын, темаларның тулаем ачылуын билгеләп үттеләр. Аерым чыгыш ясаучыларның үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү сәләтен ассызыкладылар.Галимнәр һәм язучылар, укучыларның фәнни-эзләнү мөмкинлекләрен, язучы иҗатын өйрәнү дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен, сорауларга төгәл җавап бирү, үз карашын җиткерә белүләрен уңай бәяләделәр. Бу укула киләчәктә дә дәвамлы булырга тиеш дигән фикердә калдылар.
Бәйрәм мизгелләрен әлеге сылтама буенча карарга мөмкин.