муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
| Телефон: | +7(84371) 533-08 |
| E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 591 учащихся |
| У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
татар баласы укырга тиеш 100 китап 17.01.2014

Шушы көннәрдә татар җәмәгатьчелегенә “Татар баласы укырга тиешле 100 китап” исемлеге тәкъдим ителде. Исемлекне "Гаилә һәм мәктәп" журналы тәкъдиме белән әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов төзегән.
Исемлек өчкә бүленгән: башлангыч сыйныф, урта сыйныф, өлкән сыйныф укучылары өчен китаплар. Шунысы да искәртелгән – бу китаплар мәктәп програмыннан тыш укылырга тиешле икән.
-
Антикоррупция 16.01.2014

15 гыйнварда гимназиябездә 5-11нче сыйныф укучылары антикоррупциягә каршы сыйныф сәгатьләрендә актив катнашып, бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
"Без терроризмга каршы" 14.01.2014

Канукуллардан соң беренче уку көнендә гимназиядә 1-11нче сыйныфларда "Без терроризмга каршы" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Безнең казанышлар 19.12.2013

10 сыйныф укучысы Каюмова Ләйлә Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциясеннән мактаулы 3 урын алып кайтты. Котлыйбыз!
-
Сингапур укулары. Нәтиҗәләр.
02.12.2013
29 нчы ноябрьдә мәгариф идарәсе тарафыннан Сингапур методикасы буенча укытуны тикшерү башланды. Мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгечләре Гордеева С.Ю., Костяшина Н.Г. рус әдәбияты, рус теле, инглиз теле, математика дәресләрен уңай бәяләде һәм үз киңәшләрен бирде.
-
Зур биюләр
02.12.2013
Гимназия күләмендә 5-11 нче сыйныфлар арасында “Зур биюләр” конкурсы башлангыч алды. Монда һәр сыйныф бик теләп катнашты. Укучылар тиешле таләпләрне үтәргә тырышкан. Милли үзенчәлек, бию төрләре, киемгә жюри әгъзалары ныклап игътибар итте.
5 – 7 нче сыйныф укучылары арасында I урын – 7 нче А сыйныфына, II урын – 6 нчы А һәм 7 нче Б сыйныфларына, III урын – 5 нче А сыйныфына бирелде.
8 – 11 нче сыйныф укучылары арасында I урын – 11 нче А сыйныфы, II урын – 8 нче А һәм Б сыйныфлары, II урын – 10 нчы А сыйныфы, III урын – 9 нчы Б сыйныф укучылары лаек булды.
-
Ата-аналар өчен ачык ишекләр көне
27.11.2013
23 нче ноябрь көнне гимназия әти-әниләрне дәресләргә кунакка чакырды. Әлеге чара традиция буларак, ел саен уздырыла.
Бу көнне укучылар үзләрен аеруча җаваплы тотты. Әти-әни янында хисап тотасы җиңелләрдән түгел, әлбәттә. “Кызыклы, мавыктыргыч та булды. Шунда балаларның тәртибен дә күзәтәсең. Укытучыларыбызга зур рәхмәт”, - дип уртаклашты, әти-әниләр.
-
Химия фәне буенча олимпиада
27.11.2013
25 нче ноябрьдә химия фәне буенча Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган олимпиаданың муниципаль этабы узды. Безнең җиңүчеләр: 10 нчы сыйныф укучысы - Мухаметшина Резеда, 8 нче сыйныф укучысы - Абдуллин Айнур III урын. КОТЛЫЙБЫЗ!!!
-
Внеклассный урок "Налоговая система РФ". 22.11.2013

21 ноября отмечается День работника налоговых органов РФ. В честь этой даты в нашей школе прошел урок по теме "Налоговая система РФ".
-
«Башлангыч мәктәптә компетентлы якын килү: проблемалар, тәҗрибә, инновацияләр” бөтенроссия халыкара фәнни-практик педагогика конференциясе 21.11.2013

20 нче ноябрьдә «Башлангыч мәктәптә компетентлы якын килү: проблемалар, тәҗрибә, инновацияләр” бөтенроссия халыкара фәнни-практик педагогика конференциясе узды. Конференция КФУ, Башлангыч мәктәпнең педагогика һәм методика кафедрасы, Яшел Үзән Мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде. Гимназия укытучылары ачык дәресләр күрсәтте һәм алар килгән кунаклар тарафыннан уңай бәяләнде. Гимназиянең кунаклары – Төркиядән килгән вәкилләр иде. Гимназиянең эш тәҗрибәсе аларны битараф калдырмады. Конференция секцион утырыш белән тәмамланды. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.












