муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
5-6 нчы сыйныфта интеллектуаль уен 28.04.2014
Бүген гимназия күләмендә “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены 5-6 нчы сыйныфлар арасында үтте. Укучылар бик күп кенә кызыклы мәгълүматлар туплады. I нче урынны “Йолдызлар” командасы яуласа, II нче урынга “Татар яшьләре” командасы лаек булды. Командалар грамоталар белән бүләкләнде.
-
“Тамчы-шоу” 26.04.2014
Гимназия күләмендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены булды. Уенда 3-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар берничә катлаулы тур үтеп, бәйгедә үз белемнәрен күрсәтте. I нче урынны “Без – Тукай оныклары!” командасы яуласа, II нче урынга “Йолдызлар” командасы лаек булды.
-
Уйнагыз, гармуннар!
25.04.2014
Гимназия күләмендә “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале узды. Бәйгедә 3-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар гармунда, баянда, аккардеонда уйнап күрсәттеләр. Катнашучыларны мәртәбәле жюри, шәһәр күләмендә дә танылган гармунчы, курай остасы Вил абый Шәрәфетдинов бәяләде.
-
Өмә 23.04.2014
Гимназия укытучылары һәм укучылары бүген өмәгә чыкты.
-
“Мәрхәмәтлелек меридианы” 22.04.2014
22 нче апрельдә гимназиянең “Самостоятельные дети” проектында катнашучы укучыларыбыз “Эссен” сәүдә йортында булып узган “Мәрхәмәтлелек меридианы” акциясендә катнашты. Әлеге чара Бөтенроссия күләмендә игълан ителгән Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында үткәрелә. Проект активистлары Казан шәһәрендә урнашкан балалар онкология хастаханәсенә уенчыклар җыйдылар һәм башкаларга да ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Тамашачылар өчен концерт та оештырылган иде.
Проект Балалар иҗат үзәге тарафыннан тәкъдим ителә һәм инде берничә ел уңышлы эшләп килә.
-
Бердәм (тоталь)диктант 16.04.2014
12нче апрель көнне нәкъ сәгать 12дә гимназиядә бердәм (тоталь)диктант үтте. Үзләренең орфографик белемен әти-әниләр дә, гимназия хезмәткәрләре дә, укучылар да сынады. Аларга татар һәм рус телләрендә булган текстлар тәкъдим ителде. 100 кешегә үз белемен тикшерергә мөмкинлек туды. Татар һәм рус теле укытучылары нәтиҗәләрне билгеләде, һәркем үз эшенең сыйфаты белән танышты.
-
“Сәламәт бул!” 07.04.2014
“Сәламәт бул!”
Бүген гимназиядә “Сәламәт бул!” бәйгесе старт алды. Барлык сыйныфлар да ныклап әзерләнгән. Башлангыч сыйныф укучылары һәм 6-7 нче сыйныфлар өчен КВН оештырылды. Бәйгедә һәр сыйныф үзләренең командаларын яклап чыгышлар әзерләде, дөрес туклану кагыйдәләре һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтте. Командаларның капитаннары диагноз кую һәм сәламәтлеккә кагылган бирем, сораулар белән команда өчен өстәмә балл җыйды.
Нәтиҗәдә, 3-4 нче сыйныфлар арасында 3 нче урын 4 нче б сыйныфына, 2 нче урын 3 нче б сыйныфына, 1 нче урын 4 нче а сыйныфына бирелде.
Урта сыйныфлар арасында 6 нчы а һәм 7 нче а сыйныфы 2 нче урын яуласа, җиңүчеләр булып 5 нче б һәм 7 нче б сыйныфлары финалга чыкты.
Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
“Хорлар ярышы” бәйгесе 04.04.2014
Гимназия күләмендә үткәрелгән “Хорлар ярышы” бәйгесендә 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар төрле темага җырлар сайлаган. Бәйгенең беренче көне 3 нче апрельдә 5-7 нче сыйныфлар арасында үтте. 5 нче а сыйныфы “Иң яхшы җырчы хор” (абсолют җиңүче), 5 нче б сыйныфы “Милли үсентеләр”, 6 нчы а сыйныфы “Өметле киләчәк”, 7 нче а сыйныфы “Иң яхшы сольный номер”, 7 нче б сыйныфы “Иң дус җырчы коллектив” номинацияләрендә җиңү яулады.
4 нче апрель көнне бәйге 1-4 нче һәм 8-11 нче сыйныфлар арасында узды. Барлык башлангыч сыйныф укучыларына да “Өметле киләчәк” номинациясе бирелде.
Югары сыйныфлар арасында 8 нче сыйныф III нче урын, 11 нче а сыйныфы II нче урын, 9 нчы б сыйныфы I нче урын яулады.
Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар мәктәпләре: традицияләр һәм новаторлык. 28.03.2014
Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар мәктәпләре: традицияләр һәм новаторлык. Әлеге темага багышланган семинар шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәрне 5 нче гимназиядә туплады. Семинардан татар мәктәпләре директорлары, директор урынбасарлары да читтә калмый.
Ана телендә белем бирү, тәрбияләү хәлиткеч фактор. Ул яшьтән үк баланың күңеленә кереп кала. Ә менә аны ничек сакларга? Заман белән бергә эшне нинди юнәлештә алып барырга? Шул уңайдан Мәгариф һәм фән министрлыгында татар мәктәпләренең эшчәнлеген үстерү турында карар кабул ителгән. Укытучының эшен ничек җиңеләйтергә, татар мәктәпләрендә предметлар татар телендә укытыламы - семинарда күтәрелгән төп мәсьәләләр әнә шундый.
Республиканың Мәгарифне үстерү институты районнар белән бу юнәлештә хезмәттәшлек алып бара. Бүгеге көндә төп басым яңа федераль белем бирү стандартларына үзләштерүгә юнәлдерелгән. Ә ул үз чиратында яңа дәреслекләр һәм укыту программасы таләп итә. Димәк, методика да үзгәрешләр кичерә.
Чарада татар мәктәпләре директорлары, директор урынбасарлары, югары сыйныфларда белем бирүче математика һәм тарих укытучылары да катнаша. Баланың нинди милләт вәкиле булуына карамастан, конкурентлыкка сәләтле шәхес буларак тәрбияләнүе - татар мөгаллимнәре өчен мөһим.
Хәзер мәктәпләр бердәм республика тестын бирергә әзерләнә. Ул 29 нчы апрель көненә билгеләнгән. Казан шәһәрендә укып кайткан тәҗрибәле укытучылар бу юнәлештәге яңа алымнар белән уртаклашты. Чара барышында Милли мәгарифкә 25 ел тулу уңаеннан, шәһәр мәктәпләре укытучыларына Яшел Үзән район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды. -
“Зирәк хатын” 24.03.2014
Яшел Үзән шәһәрендә Мөслимәләр җәмгыяте тарафыннан шәһәр мәдрәсәсендә “Зирәк хатын” бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге республика күләмендә игълан ителгән. Гимназиябездән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхова Зөлфирә Үрнәк кызы катнашты. Монда катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, мөселман хатын-кызларының матурлыгын, яулык бәйләү, аш-су серләрен күрсәттеләр. Зөлфирә Үрнәковна – күпкырлы шәхес. Ул һаман да сер икән! Күпләр аның шигырьләр иҗат иткәнен әле белми дә. Бу бәйгедә безнең укытучыбыз иң-иңнәрнең берсе булды! Без аны котлыйбыз.