Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Кыр почтасы - 2019 18.02.2019

Ватанны саклау - бүгенге көндә һәркемнең бурычы. Балаларда иң беренче патриотик тәрбия һәм Ватанны саклау хисен укытучылар уята һәм ныгыта. Менә шул максаттан, бүген мәктәбебездә “Кыр почтасы - 2019” дип аталган чара узды. Хәрби кешеләргә җитди, төгәл, түземле, тәвәккәл, таләпчән һәм көчле ихтыярлы булырга кирәклеге искәртелде. Олы Яке җирлегеннән бүгенге көндә иксез-чиксез илебезнең төрле шәһәрләрендә үзләренең изге бурычларын үтәүче егетләрнең мәктәбебез укучыларына атап язган солдат хатларын укыдылар. Укучылар үзләре дә аларга, Ватанны саклаучылар көне белән котлап, открыткалары яздылар.
-
И.Хәлфин истәлегенә узган XIV укучылар фәнни-гамәли конференциясе 16.02.2019

Бүген Казан шәһәрендә татар мәгърифәтчесе И.Хәлфин истәлегенә узган XIV укучылар фәнни-гамәли конференциясе узды. 2 нче турга узган 120гә якын укучы секцияләргә бүленеп эшләделәр. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы “Ватан тарихы. Туган якны өйрәнү” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатына лаек булды. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Мәңге сүнми торган хәтер 15.02.2019

Еллар үтү белән, күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Бүген Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгаруга 30 ел. Шул уңайдан “Мәңге сүнми торган хәтер” дип исемләнгән чара булып узды. Укучылар, интернациональ бурычларын үтәп, исән-сау әйләнеп кайткан һәм гомеренең иң матур вакытында һәлак булган авылдашларыбыз турында сөйләделәр. «Сугыш» дигән сүзнең ачы мәгънәсен аңлап, сабак кына түгел, үзләренә олы рухи байлык та алдылар.
-
"Изге Вәли" көне 14.02.2019

Мәктәптә "Изге Вәли" көне билгеләп үтелде. Кичә барышында төрле уеннар уйналды, мәхәббәт өлкәсенә кагылган сорауларга җаваплар табылды. Җыр-бию, нәфис сүз дә читтә калмады. Кичә ахырында актив уйнаган парлар ачыкланды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Ватанны саклау - изге эш 13.02.2019

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул - армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң? Укучылар, укытучы Илгиз Солтанович җитәкчелегендә, армия сафларында булып кайткан һәм бүгенге көндә хәрби бурычларын үтәгәүче туганнарының фотосурәтләреннән стенд ясадылар. Мәктәбебездә укучы егетләр дә киләчәктә туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәрләр дип ышанабыз.
-
Итоговое собеседование по русскому языку 13.02.2019

Девятиклассники нашей школы сегодня сдавали итоговое собеседование по русскому языку. Оно является допуском к основному государственному экзамену.
-
250 лет со дня рождения И.А. Крылова 12.02.2019

В феврале исполняется 250 лет со дня рождения замечательного русского баснописца Крылова И.А. Для учащихся начальных классов библиотекарь Большеякинской сельской библиотеки Закирова А.Ш. провела литературный час, посвящённый этой дате. Была показана слайдовая презентация по биографии Ивана Андреевича, весёлая викторина дала возможность ребятам вспомнить любимые басни.
-
"Әфганстан - йөрәк ярасы" темасына сыйныф сәгатьләре 12.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 еллыкка багышланган бердәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга чит җирләрдә интернациональ бурычын үтәгән якташларыбыз турында мәгълүмат бирелде. Һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
5-7 нче сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы 12.02.2019

Бүген хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-7 нче сыйныф укучылары арасында мәктәп турнирына чираттагы волейбол ярышы үтте. Ярышта кызлар да, егетләр дә сынатмады. Уен бик җанлы барды.
-
Волейбол буенча мәктәп турниры 11.02.2019

Хәрби патриотик айлык дәвам итә. Бүген Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы һәм 8 нче сыйныфлары арасында мәктәп турнырына волейбол ярышы үтте. Ярыш бик күңелле булды. Уен, 1:2 исәбе белән, 8 нче сыйныф укучылары файдасына тәмамланды.











