Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
WorldSkills халыкара хәрәкәтенә багышланган сыйныф сәгатьләре 16.04.2019

Бүген 1-9 нчы сыйныфлар өчен "WorldSkills" (Эшче куллар өчен Олимпиада) быел җәй Казанда узачак халыкара хәрәкәтенә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар Ворлдскиллс хәрәкәтенең тарихы белән таныштылар, волонтерлар турында белделәр, һөнәрне дөрес сайлауның мөһимлеге турында сөйләштеләр, мәктәпне тәмамлаганнан соң кая укырга керү планнары белән уртаклаштылар, хәзерге хезмәт базарында кирәкле һөнәрләрне барладылар.
-
Курсы повышения квалификации для учителей иностранных языков 15.04.2019

С 25 марта по 12 апреля на базе КФУ «Институт филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого» проходили курсы повышения квалификации для учителей английского языка по проблеме «Инновационные подходы в преподавании английского языка в сельских школах». Курсы прошёл учитель английского языка нашей школы Яруллина А.А.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "ах" итте. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Олы Яке мәктәбендә укучылар өчен “Космонавтика көне” дигән класс сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтеде, күренекле космотавтлар буенча алар чыгышлар әзерләп килгән иде. Балалар космотавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Кошлар - безнең якын дуслар 09.04.2019

Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да, кошларга нинди зур сөенеч булыр иде! “Өй салу кош оясы ясаудан башлана” ,- ди халык. Менә шушы әйтемне истә тотып, мәктәбебез укучылары сыерчык оялары ясаган иде. Бүген аларны бүләкләү тантанасы булды.
-
Всероссийские проверочные работы 09.04.2019

В школе началось проведение Всероссийских проверочных работ (ВПР). Всероссийские проверочные работы – итоговые контрольные работы по отдельным учебным предметам. ВПР не являются аналогом государственной итоговой аттестации. Оценки за ВПР не влияют на перевод в следующий класс.
-
"Без бергә" балалар халык иҗаты фестивале 08.04.2019

Татарстан Республикасында "Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенә старт бирелгән иде. Ул укучы балалар һәм яшүсмерләрнең нәфис-эстетик иҗатын үстерү, Россия халыклары традицияләрен дәвам итү, милли кыйммәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Әлеге бәйгенең район турында мәктәбебез укучылары “Хореография” номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Уңышлар телибез!
-
Санитар-экологик икеайлык 06.04.2019

1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең муниципаль районда, авыл җирлегендә, мәктәп буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Укучылар мәктәп тирәсендә кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру эшенә тотындылар инде.
-
Гармун уйныйм 03.04.2019

Васильево балалар сәнгать мәктәбендә укучылар арасында ел саен үткәрелә торган район конкурсы узды. Балалар төрле уен коралларында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәбебез укучылары гармунда уйнап, призлы урыннар яуладылар. Котлыйбыз!
-
4 нче чирек башлана! 01.04.2019

Язгы каникулдан соң, яңа көчләр туплап укучылар тагын мәктәпкә җыелдылар - 4 нче чирекне башлап җибәрәбез. Әлеге чирек барлык укучылар өчен, иң җаваплысы булып санала, чөнки ел дәвамында алган белемнәрне тикшерү, нәтиҗә ясау вакыт җитте дигән сүз. Аеруча чыгарылыш укучылары өчен. Алда имтиханнар, тестлар... Укучыларга һәм укытучыларга саулык- сәламәтлек, сабырлык һәм хәвеф-хәтәрсез эш көннәре телибез!
-
1 апрель - Көлке көне белән! 01.04.2019

Бүген дусларыгызны, күршеләрегезне, хезмәттәшләрегезне кимсетми генә алдап, шаяртып, аларның кәефен күтәрегез.1 апрель шаяруларыгыз беркемгә дә зыян китерерлек, куркуга калдырырлык, кәефен кырырлык булмасын. Бүген үзегез дә көне буе елмаегыз, тирә-юньдәгеләргә дә елмаю бүләк итегез.











