Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Стартка! 02.03.2019

Ярышның башлануын барысы да түземсезләнеп көтте. Кемдер күнегүләр эшләп әзерләнә торса, күпләр дуслары, танышлары белән аралашты. Көннең бераз җилле һәм буран себереп торуга карамастан, чаңгычыларның кәефләре күтәренке иде. Бәйгегә старт бирелде. Җилдәй җитез егетләр алга ыргылды.
-
Бүләкләү 02.03.2019

Ни генә дисәң дә, ярыш ярыш инде. Диплом һәм медальләргә иң көчлеләр генә лаек булса да, беркемнең дә кәефе кырылмады. Спорт бәйрәме барысына да уңай тәэсирләр, аралашу шатлыгы бүләк итте һәм киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнүгә дәрт уятты. Ә без мәктәбебез укучылары өчен чиксез горурлык кичердек.
-
Ярышта алдынгы урыннар яулаган һәм үзләрен оста чаңгычы итеп күрсәткән укучыларыбыз 02.03.2019

Авыл яшьләре ел саен Ринат Сафин истәлегенә уздырылган ярышта алдынгы урыннар яулаган һәм үзләрен оста чаңгычы итеп күрсәткән мәктәбебез укучыларына аерым бүләкләр әзерли. Быел да бу традицияне дәвам итеп, аларга бер пар чаңгы һәм сертификатлар бирделәр. Ярышта катнашкан укучыларның һәрберсенә киләчәктә дә уңышлар телик!
-
Мәктәпнең горурлыклары 02.03.2019

Якташыбыз Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында призлы урыннар алган мәктәбебез укучыларына киләчәктә дә уңышлар телибез! Афәрин!
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 01.03.2019

Бүген Яшел Үзән районы мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “Мәгариф эшчеләренең кышкы спартакиадасы” башланып китте. Спортның кышкы төрләре буенча ярышларда Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Назыров Илгиз Солтан улы катнашты. Ул үз яшь категориясе буенча чаңгы ярышында 2 нче урынны яулады. Уңышлар телибез!
-
Килми калмагыз: Олы Якедә чаңгы ярышы
28.02.2019
2 нче марртта Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбендә авылдашыбыз - биатлон буенча Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә 41 нче тапкыр чаңгы ярышы үткәреләчәк. Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 нче сыйныф укучылары ( 1-2 нче сыйныф – 1 км, 3-4 нче сыйныф – 1 км, 5-6 нчы сыйныф – 2 км, 7-8 нче сыйныф – 3 км, 9-11 нче сыйныф: егетләр – 5 км, кызлар – 3 км), авыл җирлекләреннән катнашучылар узышачаклар. Ярыш Олы Яке мәктәбе бинасы каршындагы трассада 9.30 сәгатьтә башлана.
-
2 марта состоятся 41-е лыжные гонки, посвященные памяти Олимпийского чемпиона Рината Сафина 27.02.2019

-
"Йомры икмәк" әкияте 26.02.2019

Мәктәбебездә театр елы уңаеннан төрле чаралар уздыру дәвам итә. Бүген 5 нче сыйныф укучылары “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерде. Укучылар үз рольләренә кереп китеп, ышандырырлык итеп башкардылар. Барлык җыелган балаларга әлеге тамаша ошады. Әкият тәмамлану белән, укучылар “Йомры икмәк ни өчен өеннән качкан?”, “Бабай белән Әби Йомры икмәкнең юклыгын кайчан һәм ничек беләләр?”, “Әкият безне нинди булырга өйрәтә?” кебек сорауларга җаваплар бирделәр. Әлеге тамаша бөтен кешенең дә күңеленә хуш килде.
-
Әлифба бәйрәме 25.02.2019

Бүген мәктәптә 1 нче сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәм - "Әлифба" бәйрәме үтте. Нәни дусларыбыз бик матур җырладылар, берсеннән берсе матур шигырь сөйләделәр. Балалар, әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткереп, башларын иделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, яхшы укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2019

Мәктәбебезнең барлык укучы малайларын, егетләрен һәм укытучы абыйларны 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Аларга тазалык-саулык, укуларында һәм эшләрендә зурдан - зур уңышлар телибез.











