Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгына йомгак ясалды 11.03.2019

Бүген иртәнге линейкада февраль аенда узган хәрби-патриотик тәрбия айлыгына йомгак ясалды. Аның барышында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларга, үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне камилләштерү, актив гражданлык позициясен формалаштыру максатларында төрле ярышлар, тематик кичәләр үтте. Әлеге чараларның һәрберсендә укучылар зур теләк белән катнашты. Оештырылган чараларда үзләренең тырышлыкларын, осталыкларын күрсәткән укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2019

Мәрхәмәтле әниләребез, йомшак куллы дәү әниләребез, сабыр һәм киң күңелле укытучыларыбыз, нечкә күңелле, зифа буйлы апаларыбыз һәм сеңелләребез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көнне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгәә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Бәйрәм белән!
-
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт 07.03.2019

Бүген мәктәбебездә язның иң беренче бәйрәменә карата концерт булды. Укучылар кунакка килгән дәү әниләренә, әниләренә, апаларына, сеңелләренә, укытучы апаларына, укучы кызларга җыр - биюләр аша котлау сүзләрен җиткерделәр. Концерт номерлары тәмамлангач, килгән кунаклар белән кызыклы уеннар үткәрелде. Дәү әниләр, әниләр чын күңелдән ял итеп киттеләр.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез 06.03.2019

Мәктәптә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек бара. Балалар кызларга, әниләренә, дәү әниләренә үз куллары белән бүләкләр ясыйлар, стена газеталары чыгаралар, концерт программасы кабатлыйлар.
-
Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү укулары 05.03.2019

Бүген мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XVII халыкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашты. Әлеге укуларда катнашу өчен 450 гариза һәм эш кабул ителгән, шуларның 309ы икенче турга сайлап алынган. Кызлар, укуларның икенче турында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Мондый чараларда катнашучылар үз белемнәрен дә ныгыта, мәктәпнең дә данын күтәрә. Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗатына, туган телебезне саклау һәм үстерүгә, укучыларны фәнни эшкә тартуга багышланган әлеге укулар Яшел Үзән шәһәренең унынчы гимназиясендә узды.
-
Лыжная эстафета "Памяти первых тренеров Васильевской ДЮСШ" 04.03.2019

Настоящий лыжный праздник прошел в минувшее воскресенье в поселке Васильево. В санатории «Васильевский» состоялось Открытое первенство памяти первых тренеров Dасильевской спортивной школы. В нем приняли участие учащиеся нашей школы ( руководитель Назыров И.С.)
-
Уңышлар телибез! 04.03.2019

2 нче март көнне якташыбыз Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә чаңгы ярышы бик киеренке узды. Мәктәбебез укучылары бөтен көчләрен куеп узышты. Һәркем беренче урынга чыгарга тели иде шул. Ярыш булгач, җиңелү дә булмый калмый, мондый вакытта характер ныгый, һәм үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә көч туа. Ярышта 4 нче булып килгән укучыларны бүген иртәнге линейкада мәктәп администрациясе мактау грамоталары белән бүләкләде.
-
Яшь рәссамнәрне котлыйбыз! 04.03.2019

Күптән түгел Васильево бистәсенең 3 нче мәктәбендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы узды. Конкурска сынлы сәнгать номинациясе буенча да эшләр кабул ителде. Мәктәбебез укучылары дипломнар белән бүләкләнде. Уңышлар телибез!
- Протокол лыжных гонок в памяти олимпийского чемпиона Р.Сафина 04.03.2019
-
Ярышын ачу 02.03.2019

Менә, ниһаять, бүген авылдашыбыз Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә чаңгы ярышы булачак! Ярышка район мәктәпләреннән, күрше Мари иле Петьял мәктәбеннән чаңгы спортын үз итүче 80 нән артык укучы җыелды. Катнашучыларны теркәгәннән соң, мәктәпнең спорт залында ярышны ачу тантанасы булды. Мәктәбебез директоры Гатауллина М.И. спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп һәм уңышлар теләп, ярышны башларга рөхсәт бирде.











