Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кошлар көне 01.04.2019

Башлангыч сыйныф укучылары өчен биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х. "Исәнмесез, кошкайлар" дигән экологик дәрес үткәрде. Әлеге чарада кошлар темасына презентацияләр күрсәтелде, викторина, уеннар оештырылды. Укучылар, кызыксынып, сорауларга җавап эзләделәр, "Кошлар тавышын таны" дигән уенда көч сынаштылар.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз 01.04.2019

1 нче апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мохитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган КВН үтте. Балаларга кошлар турында информация бирелде. Укучылар, “Альбатрос“ һәм “Колибри”командаларына бүленеп, бер – берләренә ярдәмләшеп, кошлар турында презентацияләр карап, кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, аудиоязма тыңлап, кошлар тавышын таныдылар. Чараны Гайнетдинова Д.Х. әзерләде.
-
"Гаилә һәм мәктәп: заман шартларында нәтиҗәле хезмәттәшлек юллары" темасына педагогик киңәшмә. 28.03.2019

-
Имтиханнарга әзерлек 26.03.2019

9 нчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханнарына әзерләнүнең иң кызу чагы. Укытучылар язгы каникул вакытында консультацияләр уздыралар, өстәмә шөгыльләнәләр, ТДИ форматында сынап карау имтиханнары уздыралар.
-
Язгы каникулда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез! 25.03.2019

- Һәр бала, нинди генә яшьтә булса да, гади генә булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белергә тиешләр:
- Әти-әнигә әйтми өйдән теләсә кая китәргә ярамый.
- Олы юлларда, караңгы урыннарда, җимерек йортлар янында уйнарга ярамый.
- Электр приборларын кулланганда, телевизорларны утка ялгаганда, үтүк, чәйнекләр кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә онытмаска кирәк.
- Газ җиһазлары белән эш иткәндә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарур. Юкса, каникуллар күңелсез тәмамланырга мөмкин.
Моннан тыш, язгы каникул чорында тагын берничә төр кагыйдәне истән чыгармаска кирәк. Зур биналар яныннан ераграк йөрергә, түбәдән боз-кар төшү куркынычы бар. Сулыклар янында йөргәндә игътибарлы булырга. Бозга кереп шуарга ярамый.
Велосипед, скутерда йөргәндә, скейт һәм роликларда, самокатларда йөргәндә, куркынычсызлык кагыйдәләре хакында онытмаска кирәк. Машина йөргән юлларда да уйнарга ярамый.
Сәламәтлегебез турында кайгыртырга да онытмыйк. Язгы каникуллар күңелле узсын дисәк, югарыда истә алынган кагыйдәләрне исебездән чыгармыйк. -
Язгы каникул башлана 23.03.2019

Мәктәпләрдә иң озын, иң ялыктыргыч өченче чиректән соң, язгы каникул җитте. Укучылар 8 көн – 31мартка кадәр ял итәчәк. 1 апрельдән дүртенче чиреккә старт бирелә.
-
Край родной, навек любимый 22.03.2019

VI Республиканский конкурс научно-исследовательских работ младших школьников “Край родной, навек любимый!” прошел на базе МБОУ “Бишнинская начальная школа-детский сад Зеленодольского муниципального района РТ”. Наши ученики под руководством Гайнутдиновой Д.Х. заняли призовые места. Молодцы!
-
Кошлар турында кайгырту - безнең бурыч 21.03.2019

Түземсезлек белән көтеп алган яз да килеп җитте. Тиздән канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайтачак. Олы Яке мәктәбе укучылары аларны каршыларга ныклап хәзерләнделәр: сыерчык оялары ясадылар. Канатлы дусларыбыз өчен ясаган оялар бик матур килеп чыкты. Кошчыкларга өйләр ясау буенча акция дәвам итәчәк.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2019

Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел да Нәүрүз бәйрәмен нәкъ 21 мартта үткәрдек. Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Аннан соң мәктәп ишегалдында милли уеннар белән дәвам итте. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары актив катнашып, өшегәннәрен, юешләнгәннәрен онытып уйнадылар. Һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды. Шатланырга сәбәп бар: иң озын - III чирек, ниһаять, тәмамлана, ике көннән каникулга таралышабыз бит!
-
Туган ягым - яшел бишек 21.03.2019

Бүген Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге IX Халыкара уку бәйгесенең “Туган ягым – яшел бишек“ дип аталган муниципаль туры булып узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 60 тан артык укучы көч сынашты. Бәйгедә мәктәбебез укучылары да катнашты. Балаларның чыгышларына Татар язучылар берлегеннән килгән язучылар һәм Г.Камал исемендәге театр артистлары бәя бирде.











