Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Сафта йөрү һәм җыр смотры. 22.02.2024
23 февральдә безнең мәктәптә, традиция буенча, Ватанны саклаучылар көненә багышланган чираттагы “Сафта йөрү һәм җыр смотры” бәйгесе узды. Әлеге чара һәр ел саен дисциплина һәм патриотик рух тәрбияләү максатыннан үткәрелә. 2-9 нчы сыйныф укучылары саф командаларын үтәүдә бик төгәл һәм бердәм булдылар. Һәр команда тышкы кыяфәт, җыр башкару, рапорт тапшыру буенча осталыкларын күрсәтте.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Ватанны саклаучылар көне
19.02.2024
Бүген мәктәптә яңа уку атнасы традицион рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагы күтәрелү һәм гимн башкару белән башланды. Шулай ук укучыларны узган конкурс нәтиҗәләре буенча грамоталар белән бүләкләделәр. Линейкадан соң мөһим нәрсәләр турында сөйләшү “Ватанны саклаучылар көне” темасына үтте. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында фикер алыштылар. Дәрес ахырында балалар Россия армиясенең махсус хәрби операция барышында үз миссиясен намус белән үтәвенә нәтиҗә ясадылар. Безнең армия, беренче чиратта, Россиянең һәр гражданының илебезне тарихи рәвештә көчле, тыныч һәм ирекле дәүләт иткән традицион рухи - әхлакый кыйммәтләр буенча яшәү мөмкинлеген яклый.
Сегодня в школе традиционно новая учебная неделя началась с поднятия государственных флагов и исполнения гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. На линейке учащихся наградили грамотами по итогам прошедшего конкурса. После линейки «Разговоры о важном» прошли на тему “День Защитника Отечества”. Классные руководители провели беседу с учащимися о подвигах защитников Отечества. В конце урока ребята подвели итоги добросовестного выполнения российской армией своей миссии в ходе специальной военной операции. Наша армия в первую очередь отстаивает возможность каждого гражданина России жить по традиционным духовно - нравственным ценностям, которые исторически сделали нашу страну сильным, мирным и свободным государством.
-
Үз халкын данлаган татарлар” IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе
19.02.2024
Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә әлеге конференция 9 нчы тапкыр үткәрелә. Ул күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырыла. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Таңсылу, әлеге бәйгедә авылдашыбыз Олимпия чемпионы Ринат Сафин турында чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкче Зарипова Р.Ә.). Уңышлар телибез!
В гимназии № 3 г. Зеленодольска данная конференция проводится в 9-й раз. Он проводится с целью углубленного изучения жизни выдающихся татар, их творчества, наследия, воспитания у учащихся чувства гордости за свой народ, стремления к литературному творчеству. Ученица 8 класса нашей школы Тансылу, выступила на этом конкурсе с рассказом об олимпийском чемпионе, нашем односельчанине Ринате Сафине. Тансылу награждена дипломом 2-й степени (руководитель Зарипова Р. А.). Желаем удачи!
-
Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе 14.02.2024
Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының беренче имтиханы - йомгаклау әңгәмәсе узды. Балалар текстны кычкырып уку, текстны цитата белән сөйләү, монолог һәм диалог төзү, аралашу күнекмәләрен күрсәттеләр. Эксперт укытучылар биремнәрне үтәүне махсус эшләнгән критерийлар буенча бәяләделәр. Укучылар йомгаклау әңгәмәсен уңышлы үттеләр.
Сегодня состоялся первый экзамен учащихся 9 - х классов-итоговое собеседование. Дети продемонстрировали навыки чтения текста вслух, цитирования текста, построения монолога и диалога, общения. Учителя-эксперты оценивали выполнение заданий по специально разработанным критериям. Учащиеся успешно прошли итоговое собеседование.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Беренче ачыш ясаучы көне
12.02.2024
Олы Яке мәктәбендә “Беренче ачыш ясаучы көне” темасына мөһим нәрсәләр турында сөйләшү дәресләре узды. Беренче ачыш ясаучылар көне - күренекле ватандашларга - сәяхәтчеләргә, галимнәргә, тикшеренүчеләргә һәм аларның ачышларына багышланган көн. Беренче ачыш ясаучылар - үз гомерләрен кешеләргә, фәнгә, үз илләренә хезмәт итүгә багышлаган профессионаллар. Укучылар кешелек язмышын үзгәрткән географик ачышлар һәм уйлап табулар тарихы белән таныштылар.
В Большеякинской школе прошел урок “День первооткрывателя”. День первооткрывателей - день, посвященный выдающимся соотечественникам - путешественникам, ученым, исследователям и их открытиям. Первооткрыватели-профессионалы, посвятившие свою жизнь служению людям, науке, своей стране. Учащиеся познакомились с историей географических открытий и изобретений, изменивших судьбу человечества.
-
Һәйкәл янын кардан чистарттык. 07.02.2024
8 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Назыров И.С. җитәкчелегендә Олы Яке авылында урнашкан обелискка экскурсия оештырдылар. Быел кар күп булганлыктан, һәйкәлгә керә торган юлны кар каплаган иде. Алар батыр авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлнең тирәсен кардан чистарттылар. Саф һавада эшләү балалар өчен бик күңелле һәм файдалы булды.
Учащиеся 8 класса нашей школы под руководством классного руководителя Назырова И. С. организовали экскурсию к обелиску в селе Большие Яки. В этом году из-за большого количества снега дорогу, ведущую к памятнику, засыпало снегом. Ребята очистили от снега территорию памятника героическим односельчанам. Работа на свежем воздухе была очень приятной и полезной для детей.
-
Укучылар хәрбиләргә хат язды 07.02.2024
Мәктәбебез укучылары хәрби операциядә катнашучы солдатларга күңелгә үтеп керерлек һәм җылы хатлар яздылар. Солдатларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, тизрәк өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләделәр. Балалар үз хатларын рәсемнәр, Георгий тасмалары белән бизәделәр. Бу хатларны укытучылар, ата-аналар, укучылар көче белән әзерләгән гуманитар ярдәм белән бергә җибәрделәр.
Учащиеся нашей школы написали проникновенные и теплые письма солдатам, участвующим в военной операции. Солдатам пожелали здоровья, скорейшего возвращения домой, к родным и близким. Дети украсили свои письма рисунками, георгиевскими ленточками. Эти письма были отправлены вместе с гуманитарной помощью, подготовленной силами учителей, родителей, учащихся.
-
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
07.02.2024
Олы Яке мәктәбендә укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре көче белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыйдылар, солдатларга хатлар яздылар. Алар арасында - гигиена чаралары, азык-төлек, беренче кирәк-яраклар бар. Якташларыбыз кайгыртучанлыкны һәм ярдәмебезне тоеп, үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз.
В Большеякинской школе силами учителей, учащихся и их родителей был организован сбор гуманитарной помощи участникам специальной военной операции, написаны письма солдатам. Среди них-средства гигиены, продукты питания, предметы первой необходимости. Желаем, чтобы наши земляки, чувствуя заботу и поддержку, благополучно вернулись в свои семьи.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 06.02.2024
Спорт секциясенә йөрүче мәктәбебез укучылары, чаңгы сезоны ачылганнан бирле, даими тренировкаларга йөриләр. Алар физкультура укытучысы И.С.Назыров җитәкчелегендә 5-6 чакрым ара узалар. Чаңгыда шуу кешенең физик сәламәтлеге өчен зур файда китерә, иммунитет ныгый. Саф һавада чаңгыда йөрү сәламәтлеккә бик файдалы, диләр алар.
Учащиеся школы, посещающие спортивные секции, регулярно ходят на тренировки с момента открытия лыжного сезона. Под руководством учителя физкультуры И. С. Назырова они проходят 5-6 километров. Катание на лыжах приносит большую пользу физическому здоровью человека, укрепляет иммунитет. По их словам, катание на лыжах на свежем воздухе очень полезно для здоровья.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Россия фәне көне
05.02.2024
Иртәнге линейкадан соң “Россия фәне көне” темасына мөһим нәрсәләр турында сөйләшү дәресе үтте. Ул берьюлы ике юбилей вакыйгасына багышлана: Россия фәне көне һәм Дмитрий Иванович Менделеевның тууына 190 ел тулу. Сыйныф җитәкчеләре балаларга бөек химикның уйлап табулары, Россия галимнәренең заманча казанышлары, яңа материаллар ачу, яңа технологияләр булдыру, кеше тормышын җиңеләйтә торган җайланмалар эшләү турында сөйләделәр. Дәрес ахырында укучылар йомгак ясадылар: фән дөньяны танырга, авырулар, климат үзгәрүе белән көрәшергә, яңа технологияләрне өйрәнергә ярдәм итә.
После утренней линейки на тему “День российской науки” прошел урок «Разговоры о важном». Он приурочен сразу к двум юбилейным событиям: Дню российской науки и 190-летию со дня рождения Дмитрия Ивановича Менделеева. Классные руководители рассказали ребятам об изобретениях великого химика, современных достижениях российских ученых, открытии новых материалов, создании новых технологий, создании устройств, облегчающих жизнь человека. В конце урока учащиеся подвели итоги: наука помогает познавать мир, бороться с болезнями, изменением климата, изучать новые технологии.