Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
“Җиңү диктанты” акциясе 26.04.2024
Бүген Олы Яке мәктәбе укытучылары һәм укучылар бөтен Россия һәм чит илләрдә алтынчы тапкыр уздырылучы “Җиңү диктанты” дигән традицион акциягә кушылдылар. Диктант язуның төп максаты - тарихи белемнәрне сынап карау, кешеләрнең игътибарын тарихны өйрәнүгә җәлеп итү. Тесттагы сораулар Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилейларына, шулай ук башка юбилей даталарына багышланды.
Сегодня учителя и учащиеся Большеякинской школы присоединились к традиционной акции “Диктант победы”, которая проводится по всей России и за рубежом уже в шестой раз. Основная цель написания диктанта - проверить исторические знания, привлечь внимание людей к изучению истории. Вопросы в тесте были посвящены 80-летию полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады, юбилеям писателей-фронтовиков, а также другим юбилейным датам.
-
Тукай-безнең күңелләрдә. 26.04.2024
26 нчы апрель - татар халкының бөек шагыйре, әдәби критик, публицист, тәрҗемәче Габдулла Тукайның туган көне. Бүген шул уңайдан актлар залында “Тукай-безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә 1-4 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы” һәм “Кәҗә белән Сарык” әкиятләреннән төзелгән күренеш сәхнәләштерделәр. Әдәби-музыкаль кичә укучылар күңелендә якты мизгелләр булып истә калыр.
-
Һәйкәл территориясен җыештыру. 24.04.2024
Мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә өмә үткәрделәр. Берничә сәгать эчендә балалар монумент янындагы территорияне чистарттылар: яфракларны тырмаладылар, себерделәр һәм барлык чүп-чарны җыйдылар.
Учащиеся нашей школы провели субботник на территории памятника односельчанам, погибшим в годы Великой Отечественной войны. За несколько часов дети очистили территорию возле монумента: сгребли листья, подмели и убрали весь мусор.
-
Территорияне санитар чистарту буенча өмә
24.04.2024
Иртә яз безне бик җылы һава торышы белән сөендерә, димәк, язгы өмәләр дәвам итә. Мәктәп яны территориясе һәрвакыт чиста һәм тәртипле булырга тиеш, шуңа күрә бүген дә чүп-чар һәм коры яфрак җыю буенча зур эш башкарылды. Укучылар агач араларын тырмаладылар, себерделәр, күпьеллык чәчәк клумбаларын чистарттылар, чүп-чарны җыеп, капчыкларга тутырдылар. Артыбыздан яктырып һәм чистарып калган территориядә үз хезмәт нәтиҗәләрен күрү укучыларга көч һәм куәт өстәде.
-
Бакча эшләренә әзерлек. 23.04.2024
Озакламый мәктәп бакчасында эш башланыр. Ә хәзерге вакытта “Яшь бакчачы” түгәрәгенә йөрүче укучылар җитәкче Лилия Илсуровна белән чәчәк орлыклары чәчеп, үсентеләр үстерә. Түгәрәк җитәкчесе аларны күңел җылысын биреп, булган белемнәрен кулланып үстерергә өйрәтә, үсентеләрнең үсеше белән таныштыра, үсемлекләр дөньясы турында белемнәрен ныгыта.
Скоро начнется работа в школьном саду. А сейчас учащиеся кружка” Юный садовод " во главе с руководителем Лилией Ильсуровной сеют семена цветов и выращивают саженцы. Руководитель кружка учит их выращивать, используя имеющиеся знания, знакомит с развитием растений, укрепляет знания о растительном мире.
-
Әйләнә-тирәне яшелләндерәбез 23.04.2024
“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы. Башлангыч сыйныф укучылары да тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Олы Яке авылы мулласы Фәрит хәзрәт һәм авылдашыбыз Рөстәм абый биргән агач үсентеләрен мәктәп территориясенә утырттылар. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.
Сколько смыслов заложено в словах: «Сломить дерево- секунда, а вырастить- годы». Посадка деревьев-общий долг каждого. Учащиеся начальных классов также внесли свой вклад в озеленение окрестностей. Мулла села Большие Яки Фарит хазрат и наш односельчанин Рустам абый посадили на территории школы деревья. Теперь их нужно только беречь.
-
Язгы игелек атнасы. 22.04.2024
Апрель аенда “Язгы игелек атнасы-2024” акциясе старт алды. Безнең мәктәп тә әлеге акциягә кушылды. Барлык сыйныфларда да сыйныф сәгатьләре, игелек дәресләре үткәрелә. Әлеге чаралар барлык катнашучыларны игелекле булырга чакыра.
В апреле стартовала акция” Весенняя неделя добра-2024". Наша школа тоже присоединилась к акции. Во всех классах проводятся классные часы, уроки добра. Эти мероприятия призывают всех участников быть добрыми.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Эш бик яхшы! 22.04.2024
Бүген мөһим нәрсәләр турында сөйләшү дәресе “Эш бик яхшы!” девизы астында узды. Бу - Россия студентлар отрядларының девизы. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә видеофрагментлар карады, өмәләрдә һәм авылны төзекләндерү акцияләрендә катнашу турында сөйләштеләр. Әлеге әңгәмәнең төп вазыйфасы: һәр кешенең хезмәт культурасы - аның һөнәрләр дөньясы турында белеме генә түгел, ә социаль танып белү эшчәнлегенә аңлы рәвештә җәлеп итү, хезмәт тәҗрибәсен иртә алуга уңай мөнәсәбәт, коллективта хезмәттәшлек итү дә. Мондый сөйләшүләр укучыларга фәнгә юл ачачак һәм һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.
Сегодня «Разговоры о важном» прошли по теме «Труд- крут!» Это девиз Российских студенческих отрядов.Учащиеся вместе с классными руководителями просмотрели видеофрагменты, обсудили участие в субботниках и акциях по благоустройству села. Главная задача этой беседы: культура труда каждого человека - это не только его знание мира профессий, но и сознательное вовлечение в социально-познавательную деятельность, позитивное отношение к раннему получению опыта труда, сотрудничество в коллективе. Такие беседы откроют учащимся путь в науку и помогут в выборе профессии.
-
Тоталь диктант акциясе. 20.04.2024
Бүген безнең мәктәптә укучылар, педагоглар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Тоталь диктант акциясендә катнаштылар
20 апрельдә теләгән һәркем VK Видеосында онлайн-марафонга кушыла ала.Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла, ә Республикада “Тоталь диктант” акциясен оештыручылар булып яшьләр мәдәният һәм диалог үзәге һәм Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе тора.
Сегодня в нашей школе учащиеся, педагоги, работники Дома культуры и библиотеки приняли участие в акции " Тотальный диктант
20 апреля все желающие могут присоединиться к онлайн-марафону в vk видео.Проект реализуется при поддержке Правительства Республики Татарстан, а организаторами акции” Тотальный диктант " в республике являются молодежный центр культуры и диалога и Русское национально-культурное объединение Республики Татарстан.
-
Язгы өмә. 20.04.2024
Безнең өчен өмә - гомуми мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше. Бүген 1-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп территориясендә тәртип урнаштырдылар: кечкенәләр чүп-чар җыйдылар, ә өлкән сыйныф укучылары агачларның узган елгы яфракларын тырма белән җыештырдылар, себерделәр. Барысы да тырышып эшләде.
Для нас субботник - неотъемлемая часть общей школьной жизни. Сегодня ученики 1-9 классов навели порядок на территории школы: младшие убрали мусор, а старшеклассники с помощью граблей очистили участок от прошлогодних листьев. Все усердно работали.