Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор белән очрашу 02.02.2024
Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, бүген безнең мәктәптә балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор Наталья Григорьевна белән очрашу оештырылды. Әңгәмә барышында балаларга “хокук бозу” һәм “җинаять” төшенчәләре, аларның төрләре аңлатылды. Балигъ булмаганнарны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә профилактик исәпкә кую өчен нигезләр каралды, тәмәке һәм тәмәке катнашмалары куллануның зыяны темасына кагылды. Укучыларга әти-әниләре яки аларны алмаштырган кешеләр озатып йөрмичә урамда күпме вакыт булуларын искә төшерде.
Балалар инспекторны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.
С целью профилактики правонарушений и преступлений, совершенных несовершеннолетними, сегодня в нашей школе была организована встреча с инспектором по делам несовершеннолетних Натальей Григорьевной. В ходе беседы ребятам были разъяснены понятия “правонарушение” и “преступление”, их виды. Рассмотрены основания для постановки несовершеннолетних на профилактический учет в комиссию по делам несовершеннолетних, затронута тема вреда от употребления табака и табачных смесей. Он напомнил учащимся, сколько времени они проводят на улице без сопровождения родителей или людей, которые их сменили.
Дети внимательно выслушали инспектора и получили ответы на все интересующие их вопросы.
-
Спорт һәм хәрби-патриотик тәрбия айлыгы 02.02.2024
Мәктәптә балалар, яшүсмерләр һәм укучы яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан спорт һәм хәрби-патриотик эш айлыгы башланды. Барлык чаралар да Ватаныбызны саклаучыларга багышланачак.
С целью повышения эффективности военно-патриотического воспитания детей, подростков и учащейся молодежи в школе начался месячник спортивной и военно-патриотической работы. Все мероприятия будут посвящены защитникам Отечества.
-
Батырлык дәресе. Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец - фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне 01.02.2024
Бүген мәктәптә тәрбия буенча директор киңәшчесе З.Ә.Ибраһимов Батырлык дәресе уздырды. Чараның максаты: Бөек Ватан сугышында, 2 нче Бөтендөнья сугышында төп борылыш Сталинград сугышының әһәмиятен ачу. Дәрес барышында Сталинград сугышының төп моментлары турында 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен фильм күрсәтелде. Фильмда каршылыкның асылын билгеләгән ике характер тикшерелә: Гитлерның яраткан офицерларының берсе, штаб офицеры - генерал Паулюс, һәм кыю, тәвәккәл командир, генерал Чуйков.
Ә башлангыч сыйныф укучылары өчен Мамаев курганында урнашкан “Сталинград сугышы” музей-тыюлыгы буенча онлайн экскурсия үткәрелде. Музей 8 тематик экспозиция залын, триумфаль һәм Панорама залларын үз эченә ала. Төп экспозициядә тәкъдим ителгән иң танылган экспонатлар арасында Сталинград кылычы, Василий Зайцевның снайпер винтовкасы, Сталинград сугышы вакыйгаларына багышланган дүрт тематик диорама һәм Сталинград янында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүе панорамасы бар. Яшь буын дошман белән көрәштә үз гомерләрен биргән бабаларының батырлыгын истә тотарга тиеш.
Сегодня в школе советник директора по воспитанию З. А. Ибрагимов провел Урок мужества. Цель мероприятия: раскрыть значение Сталинградской битвы, главного поворотного момента в Великой Отечественной войне, во 2-й Мировой Войне. В ходе урока был показан фильм для учащихся 6-9 классов об основных моментах Сталинградской битвы. В фильме исследуются два характера, определившие суть сопротивления: один из любимых офицеров Гитлера, штабной офицер - генерал Паулюс, и смелый, решительный командир, генерал Чуйков.
А для учащихся начальных классов была организована онлайн-экскурсия по музею-заповеднику “Сталинградская битва”, расположенному на Мамаевом кургане. Музей включает в себя 8 тематических экспозиционных залов, триумфальный и панорамный залы. Среди наиболее известных экспонатов, представленных в основной экспозиции,-Сталинградская сабля, снайперская винтовка Василия Зайцева, четыре тематические диорамы, посвященные событиям Сталинградской битвы и панорама разгрома немецко-фашистских войск под Сталинградом. Молодое поколение должно помнить о подвиге своих предков, отдавших свою жизнь в борьбе с врагом.
-
Мәктәп укучылар тәҗрибә белән уртаклаштылар 01.02.2024
Бүген Олы Яке авыл җирлегендә халык җыены узды. Мәктәп коллективы яшелчәләрдән күргәзмә оештырды. Ә укучылар “Үсеш ноктасы” ресурс үзәге проекты кысаларында тәҗрибә ясадылар: лимон ярдәмендә электр тогы таптылар, электрон микроскоптан күзәнәкләр күрсәттеләр, кул чукларының көчен билгеләделәр. Ә робототехника түгәрәгенә йөрүчеләр VEX IQ-VEX металл һәм пластик конструкторлар, MakeBlok универсаль детальләрен кулланып, үзләре төзегән роботларны йөртеп күрсәттеләр. Укучылар үз мөмкинлекләрен сынап карадылар.
Сегодня в Большеякинском сельском поселении прошел сход граждан. Коллектив школы организовал выставку овощей. А школьники в рамках проекта ресурсного центра “Точка роста” провели эксперимент: с помощью лимона обнаружили электрический ток, показали клетки под электронным микроскопом, определили силу кистей рук. А участники робототехнического кружка продемонстрировали созданных ими роботов с использованием металлических и пластиковых конструкторов VEX IQ-VEX, универсальных деталей makeblok. Учащиеся проверили свои возможности.
-
Кошлар турында да онытмыйбыз.
31.01.2024
Кыш уртасы – кошлар турында кайгыртыр вакыт. Агачларда азык бетә, ә калын кар катламы астында бөртекләр яки җиләкләр таба алмыйлар. Укучылар, үзләре ясап, мәктәп территориясенә элгән җимлекләрне кардан, иске җим калдыкларыннан чистартып, төрле ярмалар, орлыклар салдылар.
Кошларга кышны бергә үткәрергә ярдәм итик.
-
Хәй Вахитның тууына 105 ел 31.01.2024
Биектау районының Мәмдәл урта мәктәбендә күренекле драматург, шагыйрь Хәй Вахитның тууына 105 ел тулуга багышланган районара әдәбият-сәнгать бәйгесе үтте. Бәйгенең жюри составында танылган шәхесләрдән Данил Салихов, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан, Ләлә Гыймадиева, Хәй Вахитның туганнары бар иде. Бәйгедә “Яшь шагыйрьләр”, “Моң чишмәсе”, “Күренекле шәхесләр”, “Тәҗрибә” юнәлешләре буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга Хәй Вахитның якташлары, иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ә.Зарипова “Тәҗрибә” юнәлешендә чыгыш ясап, 1 нче урын, 8 нче сыйныф укучысы Таңсылу “Күренекле шәхесләр” юнәлешендә 3 нче урын яулады. Уңышлар телибез!
В Мемдельской средней школе Высокогорского района прошел межрайонный литературно-художественный конкурс, посвященный 105-летию со дня рождения выдающегося драматурга, поэта Хайя Вахита. В состав жюри конкурса вошли известные личности Данил Салихов, Зиннур Хуснияр, Рафис Курбан, Ляля Гимадиева, родственники Хая Вахита. В конкурсе были определены победители по направлениям «Молодые поэты“,” Родник музыки“,” Выдающиеся личности“, «Опыт", им были вручены дипломы и подарки, подготовленные земляками и спонсорами Хай Вахита. Учитель татарского языка и литературы Р. А. Зарипова заняла 1 место по направлению «Опыт“, ученица 8 класса Тансылу заняла 3 место по направлению” Выдающиеся личности". Желаем удачи!
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Россиянең союздашлары
29.01.2024
Бүген “Россия союздашлары” темасына чираттагы дәрестән тыш эшчәнлек курсы үткәрелде. Балалар видеороликлар карадылар, союздаш, дипломат төшенчәләре белән танышты, Россия союздашлары - безнең уртак кыйммәтләребез, максатларыбыз һәм дөньяга карашыбыз булган илләр һәм кешеләр икәнен аңладылар.
-
Холокост корбаннарын искә алу көне. 26.01.2024
Холокост корбаннарын искә алу көненә Олы Яке мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Ибраһимов З.Ә. һәм тарих укытучысы Зарипов И.Г. 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен хәтер дәресе үткәрде. Бу дата тарихи вакыйга белән бәйле: 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре иң зур Гитлер концлагеры Аушвицны (Освенцим) азат итә. Балалар бу күренешнең роле, әһәмияте, урыны, аның тарихи процесс үсешенә йогынтысы турында белделәр. Чара слайдлар, видеофрагментлар, әдәби әсәрләрдән өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында булган фаҗигале вакыйгаларны онытырга ярамый!
В день памяти жертв Холокоста в Большеякинской школе советник директора по воспитательной работе Ибрагимов З. А. и учитель истории Зарипов И. Г. провели урок памяти для учащихся 6-9 классов. Эта дата связана с историческим событием: 27 января 1945 года советские войска освободили крупнейший гитлеровский концлагерь Аушвиц (Освенцим). Дети узнали о роли, значении, месте этого явления, его влиянии на развитие исторического процесса. Мероприятие сопровождалось показом слайдов, видеофрагментов, отрывков из литературных произведений. Нельзя забывать трагические события, произошедшие во время Второй мировой войны!
-
Россия – минем горизонтларым. Сәламәт Россия: илнең медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары
25.01.2024
Сәламәт Россия: илнең медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышларын беләм. Чираттагы һөнәри юнәлеш бирү дәресе бүген шул темага узды. Дәрестә теләсә кайсы ил өчен иң мөһим өлкәләрнең берсе — сәламәтлек саклау турында сөйләштеләр. Балалар илнебезнең медицинада, фармацевтикада (дарулар булдыру һәм җитештерү) һәм биотехнологияләрдә (биоорганизмнар белән эшләүнең иң яңа ысулларында) зур һәм әһәмиятле уңышларга ирешкәнен белделәр. Әлеге уңышларга, казанышларга шул өлкәдә эшләүче профессионаллар һәм аларның искиткеч белемнәре ярдәмендә ирешелгәненә ышандылар. Укучыларга күп кенә медицина һөнәрләре турында сөйләделәр, видеороликлар карадылар.
Здоровая Россия: знаю достижения страны в области медицины и здравоохранения. Очередной профориентационный урок на эту тему прошел сегодня. На уроке обсуждалась одна из важнейших для любой страны сфер — здравоохранение. Ребята узнали, что наша страна добилась больших и значимых успехов в медицине, фармацевтике (создание и производство лекарств) и биотехнологии (новейшие методы работы с биоорганизмами). Они верили, что эти успехи достигнуты благодаря профессионалам, работающим в этой области, и их замечательным знаниям. Учащимся рассказали о многих медицинских профессиях, посмотрели видеоролики.
-
Волейбол буенча дусларча очрашу 23.01.2024
Мәктәбебез спорт залында бүген Олы Яке һәм Зур Ключи мәктәбе укучылары арасында волейбол буенча чираттагы дусларча очрашу узды (оештыручы Назыров И.С.) Волейбол укучыларның яраткан спорт төре булып тора, шуңа күрә мондый очрашулар традициягә әверелде. Командалар укучыларның көчләренә һәм активлыгына карап тупланган. Һәрвакыттагыча, уен мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Җанатарлар үз командаларына бик актив ярдәм иттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча 2:1 исәбе белән Олы Яке укучылары җиңү яулады. Һәр команда грамоталар белән бүләкләнде. Барыгызга да зур рәхмәт! Очрашуда катнашучыларны котлыйбыз һәм спортта яңа казанышлар телибез.
В спортивном зале нашей школы сегодня состоялась очередная товарищеская встреча по волейболу среди учащихся Большеякинской и Большеключинской школ (организатор Назыров И. С.) Волейбол является любимым видом спорта школьников, поэтому такие встречи стали традиционными. Команды сгруппированы в зависимости от сил и активности учащихся. Как всегда, игра получилась увлекательной и увлекательной. Болельщики активно поддерживали свои команды. По итогам игры со счетом 2: 1 победу одержали ученики Большеякинской школы. Каждая команда была награждена грамотами. Большое спасибо всем! Поздравляем участников встречи и желаем новых спортивных достижений.