Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Старо-Уруссинский детский сад «Карлыгач» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу балалар бакчасы "Карлыгач"
Визитная карточка
Адрес: | 423960, Республика Татарстан,Ютазинский муниципальный район, село Старые Уруссу, улица Советская, дом 45Б |
Телефон: | +7(855)-934-42-25 |
E-Mail: | mbdou_s-urussu@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Старо-Уруссинский детский сад "Карлыгач" |
Руководитель: | Гильванова Эльвира Ахатовна |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 21 воспитанник (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Старо-Уруссинский детский сад «Карлыгач» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Иске Урыссу балалар бакчасы "Карлыгач" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Без - табигатьнең кечкенә яклаучылары" / «Мы - маленькие защитники природы»
22.04.2021
Бүген "Иске Урыссу урта мәктәбе"нең кече укучылары белән очрашкач, безнең балалар табигатьне сакларга өндәүләрен чагылдырды! Экологик буклетлар белән бүлештеләр. Экологик белемнәр көне планетабызда яшәүчеләрнең барысы өчен дә әһәмиятле, чөнки сүз киләчәктә барыбызның да имин тормышы турында бара. Әгәр без табигать белән дус булырга телибез икән, без аның ресурсларын рациональ файдаланырга тиеш.
-
Самираның туган көне! / У Самиры день рождения!
21.04.2021
Туган көн һәр бала тормышында шатлыклы һәм озак көтелгән бәйрәм, аны якыннары һәм дуслары арасында бәйрәм итәсе, комплиментлар ишетәсе, елмаюлар аласы килә. Ә төркем - бер зур һәм тату гаилә, анда балалар бәйрәмнәрне күңелле бәйрәм итә. Балалар Самирага теләкләр һәм комплиментлар тапшырдылар. Бу көн күңелле үтте, һәм ул бик озак балалар хәтерендә калачак.
-
Туган көн - шатлык бәйрәме! / День рождения - праздник радости!
19.04.2021
Ильясова Әдиләгә 6 яшь тулды, балалар "Каравай" исемле котлау җырын башкардылар һәм теләкләрен теләделәр. Бик күп көннәр бәхетле,һәм иң-иң тугры дуслар булсын сиңа, Әдилә!
-
Педагоглар арасында шигырь укучылар конкурсы узды. / Конкурс чтецов среди педагогов.
17.04.2021
2021 елның 17 апрелендә 7 нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында "Минем туган ягым" дип исемләнгән район шигырь укучылар конкурсы узды. Чара нәфис сүз жанрына ия булган талантлы сөйләүчеләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм стимуллаштыру, сүзгә мәхәббәт тәрбияләү, нәфис зәвык тәрбияләү максатында үткәрелде. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Мөхәммәтова Рәмзия Әсгать кызы "Иң катлаулы әсәр" номинациясендә беренче урын алды.
-
Тәрәзә төбендәге бакчабыз. / Огород на подоконнике.
15.04.2021
Тәрәзә төбендәге бакча - балаларның үсемлекләрне ничек карау, яктылыкның, җылылыкның, дым, үсемлекләрне үстерү өчен туфракның кирәклеге, кызыксыну, фикер йөртү турындагы күзаллауларын киңәйтүнең менә дигән ысулы. Без үз алдыбызга төп максат куйдык - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үсемлекләрне үстерү, бүлмә шартларында ничек карарга икәнлеге турында белемнәрен гомумиләштерү һәм киңәйтү; эшкә мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итү.
-
Музыкаль җитәкчеләрнең район семинары. /Районный семинар музыкальных руководителей.
14.04.2021
Бүген Урыссу бистәсе 1 нче санлы балалар бакчасы базасында район музыка җитәкчеләре семинары узды. Без "Ел вакытлары буйлап сәяхәт. А.Вивальдиның музыка дөньясы " дигән темага бик яхшы чара карадык. Һәр музыка җитәкчесе үз хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алды.
-
#Я_Гагарин бөтенроссия акциясенә кушылдык! /Мы присоединились к всероссийской акции #Я_Гагарин!
12.04.2021
12 апрель - кешеләр тарихында беренче тапкыр Юрий Гагарин космоска очыш ясаган көн. Беренче канал кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгы уңаеннан үткәрә торган флешмоб нәкъ шулай атала. Без дә шул акциягә кушылдык!
-
Экологик флешмоб узды./ Состоялся экологический флешмоб.
09.04.2021
Бүген "Карлыгач" балалар бакчасында экологик флешмоб узды. Әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт - безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп юнәлешләреннән берсе. Тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр белән бергә, якынлашып килүче язга шатланып биеделәр. Балаларга туган якка мәхәббәт тәрбияләү өчен, әйләнә-тирә дөньядан башларга кирәк.
-
Урман белгече белән очрашу. / Встреча с лесником.
08.04.2021
Бүген безндә кунакта Иске Урыссу урманчылыгы урманчысы Мәрданов Камил Гамир улы булды. Ул балаларга урманнарның кешенең экологик иминлегендә роле турында сөйләде. Балалар рәхәтләнеп сорауларга җавап бирделәр, урманнарыбызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында табышмакларга җаваплар бирделәр. Камил Гамир улы - урманда инде күп еллар эшли, урман һәм анда яшәүчеләр турында күп белә. Ул элек ничек итеп урман утыртмаларын караулары, яңа агачлар утыртулары турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
-
Айлинаның туган көне! / День рождения Айлины!
05.04.2021
Айлинаның туган көне бүген! Аңа 4 яшь тулды. Без балалар белән бергә уйнадык, биедек һәм аңа "Ак калач" җырын җырладык. Туган көне - аның тормышында иң шатлыклы вакыйга, ул мәңгегә аның хәтерендә калачак бәйрәм. Шуңа күрә - гомерлеккә калачак иң якты, иң шатлыклы хатирәләр булырга тиеш.