• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

“Илебездә,телебездә,күңелләрдә Тукай мәңгелек” район бәйгесе

Опубликовано: 16.03.2017

Бүген, ягъни 16нчы март көнне, Тукай исемендәге гимназия укучылары Казан шәһәренең Идел буе районы Мәктәптән тыш тәрбия үзәгендә ( Камай урамы, 13нче йорт) оештырылган “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” бәйгесенең район турында катнашты. Район күләмендә узган бәйгегә фәкать мәктәп турын уңышлы узган ИҢ ЯХШЫ СӘХНӘ ҺӘМ НӘФИС СҮЗ ОСТАЛАРЫ гына сайлап алып барылды. “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” бәйгесенең мәктәп туры нигезләмәсе район нигезләмәсе үрнәгендә төзелде : таләпләр һәм номинацияләр күчереп алынды. Бу - район бәйгесенә әзерләнүдә бернче адым булды. Укучылар 3 номинациядә : "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү", " Тукай шигырьләрен сәнгатьле башкару" , " Тукайга һәм сугышка багышланган авторлык шигырьләрен башкару" буенча чыгыш ясады. 5 А-5Б сыйныфы кызлары катнашында " Эш беткәч, уйнарга ярый" сәхнәләштерелгән шигырь максатка ярашлы дип табылды. Нәфис сүз башкаруда 5 Б сыйныфы укучысы К. Гобәйдуллинага тиңнәр булмады : Г. Тукайның " Ана догасы" шигырен һәр тамашачының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп башкарды. Авторлык әсәрләрен башкаруда 8 Б сыйныфы укучысы, гимназия үзидарәсе президенты - Л. Шамеева " Тукайга...", 4 Б сыйныфы укучылары Э. Закирова " Бөек Тукай" , Л. Ибушева " Сугыш " каләм тибрәтүчеләр арасында ИҢ-ИҢНӘРЕ булдылар. Бүген исә район бәйгесендә мәктәп данын якладылар !



К списку новостей