Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Рус халык уены " Ладушки"/ Русская народная игра"Ладушки"
26.01.2021
26 нчы гыйнвар көнне икенче кечкенәләр катнаш төркемендә балалар рус халык уены "Ладушки "белән таныштылар. Тәрбияче сөйләме аша балаларда тыңлау, ишетү кул хәрәкәтләре аша шигырь юлларын кабатлауларына ирештек.Балалар бик кызыксынып уйнадылар , тәрбияче артыннан кабатладылар,кул хәрәкәтләре ярдәмендә "Ладушки" уенын өйрәнделәр.
26 января во втрой разновозрастной группе дети познакомились русской народной игрой " Ладушки"
-
Рус халкының милли бизәкләре/Русские нарородные узоры 26.01.2021
Балалар бакчасында татар телендә генә түгел, ә рус телендә дә сөйләшәбез. Шул исәптән, уртанчылар катнаш төркемендә рус халкының милли бизәкләре белән танышу шөгыле үтте. Рус халкының иҗади эшчәнлегенә, мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан, хохлома, филимон язмасы, гжель бизәкләре белән таныштык. Шөгыль дәвамында малайлар белән рус халкының күлмәге, кызлар белән кокошник баш киемен кисеп ябыштыру ярдәмендә бизәдек.
В детском саду разговориваем не только на татарском языке, но и на русском. Исходя из этого в средне-разновозростной группе познакомились с русскими народными узорами: хохлома, филимоновская роспись, гжель. С целью развития интереса к русскому творчеству, изделиям искусства, воспитания у детей любовь к культуре русского народа, с мальчиками украсили русскую рубашку, а с девочками русский головной убор кокошник.
-
Әкиятләр илендә/ В мире сказок 26.01.2021
Бу дөньяда бер серле ил
Ул әкият дөньясы
Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,
Күкләр аяз
Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,
Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.
Балалар арасында иң популяр әсәрләр -әкиятләр.Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр. Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балаларда әкиятләр тыңларга бик яраталар һәм рус, татар телендә бик күп кызыклы әкиятләр беләләр. Режим моментында “Су анасы”, “Шүрәле”, “Вершки корешки”, “Теремкәй” әкиятләрен искә төшерделәр. “Татар әкиятләре” дигән лэпбукны кулланып әкиятләр турында белемнәрен киңәйттеләр
В гостях у сказки
Самые популярные произведения среди детей-Сказки.Сказки учат детей добру, мужеству, человечности, мудрости, смекалке. Призывают верить в то, что истина всегда побеждает. Дети в старшей разновозростной группе очень любят слушать сказки и знают много интересных сказок на русском и татарском языках. Сегодня в режимном моменте они вспомнили сказки” Су анасы“,” Шурале“,” Вершки корешки“,” Теремок". Расширили знания о сказках с помощью лэпбука” Татарские сказки"
-
Бармак уеннары аша сөйләм үстерү/ Развитие речи через пальчиковые игры
26.01.2021
26 нчы гыйнвар көнне икенче кече яшьтәге балалар төркеме бармак уеннары һәм дидактик уеннар белән таныштылар. Бармак уеннары "Шалкан", "Төремкәй", "Кабартма" әкиятләре аша балалар үз сүзләрен дөрес формалаштыра, сорауларга җавап бирә алдылар, үз фикерләрен тәкъдимнәр аша формалаштырдылар. . Әкият балаларны нәрсә яхшы , ә нәрсә начар икәнлеген өйрәтә. Балаларга бармак уены , "Шалкан" әкиятен уйнау бик ошады..
26 января во второй младшей группе раннего развития дети познакомились пальчиковыми и дидактическими играми. Через пальчиковые игры , как : "Репка", "Теремок", "Колобок" дети смогли правильно формировать свою речь, отвечать на вопросы, свои мнения смогли сформировать через предложения. Сказка учит детей , что хорошо, а что плохо. И им через пальчиковых игр удается быстро соображать. Детям очень понравилась играть в пальчиковую игру "Репка"
-
“Теле барның -иле бар”
25.01.2021
Туган тел айлыгы темасын дәвам итеп, зурлар катнаш төркемендә “Теле барның –иле бар” дигән темага әңгәмә булып узды. Ф.Яруллинның “Анам теле” шигырен укып, ни өчен туган телне ана теле диләр, татар телен (туган тел, ана теле) тагын ничек әйтергә була дигән сорауларга җавап таптылар. Мәкаль, әйтемнәрне искә төшерделәр. Татарстан Республикасы күпмилләтле Республика. Анда татарлар, руслар, марилар, чувашлар һәм башка милләт вәкилләре яши. Аларның һәрберсенең үз туган теле барлыгы турында белемнәрен киңәйттеләр. Әңгәмә ахырында, 2021 нче ел, Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елының эмблемасы белән таныштылар.
Продолжая тему “Месячника родных языков”, в старше разновазростной группе прошла беседа на тему “Теле барның –иле бар”. Ребята слушали стихотворение Ф.Яруллина “Анам теле”, вспомнили пословицы и поговорки по теме. Познокомились с эмблемой года родных языков и народного единства в Республике Татарстан”
-
"Кабатлау - туган телне үстерү чарасы"/"Повторение - один из способов для развития родной речи" 25.01.2021
Туган телне үстерүдә үткәнне кабатлау зур роль уйный. Кечкенәләр катнаш төркеме белән бүген татар халык әкияте "Аю һәм Бабай", Г. Тукай шигыре "Гали белән Кәҗә" эчтәлекләрен бик теләп искә төшердек. Эчтәлек буенча "Сорау-җавап", "Дәвам ит" кебек уеннар уйналды. Балалар бу темага кагылган буягычларны да бик теләп буядылар.
Сегодня с детьми младшей разновозрастной группы повторили татарскую народную сказку "Аю һәм бабай" и стихотворение Г. Тукая "Гали белән Кәҗә". Дети с удовольствием раскрасили рисунки на данную тему. По содержанию сказки и стихотворения сыграли в игру: "Вопрос-ответ", "Продолжи предложение"
-
Өстәл театры: "Шалкан" 25.01.2021
Рус халык әкиятләренә кызыксыну уяту, сүз байлыгын камилләштерү, балаларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан,уртанчылар катнаш төркем балалары белән "Шалкан" өстәл театрын уйнадык.
Настольный театр: "Репка"
В средне-разновозростной группе сыграли настольный театр: "Репка". Главной целью было расширять кругозор, формировать личность ребенка через сказки,вызвать желание рассказать сказку вместе с воспитателем и самостоятельно. Воспитывать чувство уважения к русским народным сказкам, создать радостное настроение. -
Әкиятләр илендә- В мире сказок
25.01.2021
25 нче гыйнвар көнне икенче кече яшьтәгеләр төркемендә әкиятләр уку атналыгын дәвам итеп, әти-әниләр өчен “Баларга ни өчен әкият укырга кирәк” диеп исемләнгән күчмә папка куелды.
Балалар белән яңа татар һәм рус әкиятләрен өйрәнүне дәвам итеп, “Әкиятләр илендә” диеп аталган лэпбукны фәйдаланып, “Өч аю”, “Өч дуңгыз”, “Аю баласы Әппәс” әкиятләре тыңладык һәм балалар бик кызысынып әкият геройлары белән уйнадылар. Уйнау дәверендә төсләрне, яшелчә, җиләк-җимешләр исемнәрен ныгыттылар. Әкиятләрне тыңлап, бер- береңә һәрвакыт ярдәм итәргә, өлкәннәрнең сүзен тыңларга, эшчән, хезмәт сөючән булырга кирәклеге турында төшенделәр.
В первой младшей группе продолжается неделя чтения сказок. Используя лэпбук “В мире сказок” дети познокомились с новыми сказками, такими как “Три медведя”, “Три поросёнка” “Аю баласы Әппәс”. Дети с удовольствием прослушали сказки, и с интересом поиграли со сказочными героями. Во время игры повторили цвета, название овощей и фруктов. Слушая сказки узнали, что всегда надо помогать друг другу, всегда слушаться родителей, быть трудолюбивым.
-
25.01.2021
Хөрмәтле әти-әниләр ! "Йолдыз" балалар бакчасы 2021нче елның 25 нче гыйнварыннан 3 нче февраленә кадәр "Балам белән әкият укыйм мин" исеме астында видео бәйге игълан итә! Сездән видеолар көтеп калабыз!
Уважаемые родители! С 25 января по 3 февраля 2021 года детский сад" Йолдыз" объявляет видеоконкурс "Вместе с ребенком я читаю сказки" . Ждем от вас видео со сказками!
- Экспресс - информация! 22.01.2021