Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 26.08.2022

Бакчабыз тәрбиячесе Яруллина Алсу Рәфыйкъ кызы район мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Алсу Рәфыйковнаны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!
-
Елмайыйк, көлик әле! 01.07.2022

Көлү, елмаю – сәламәтлек чыганагы. Ә Сәламәтлек – Җирдә иң зур байлык. Шуңа күрә, рәхәтләнеп, көлә-көлә без дә 27 июньнән 1 июльгә кадәр булган атнаны "Юмор һәм көлке" атналыгына багышладык. "Елмайыйк, көлик әле!" күңел ачу чарасына яраткан клоуннарыбызны чакырдык. Бергәләшеп балалар белән көлдек, елмайдык, төрле кызыклы уеннар уйнадык.
Смех, улыбка – источник здоровья. А здоровье-самое большое богатство на Земле. Поэтому неделю с 27 июня по 1 июля мы посвятили "юмору и смеху". "Улыбнемся еще!" на развлекательном мероприятие мы пригласили наших любимых клоунов. Вместе с детьми мы смеялись, улыбались, играли в разные интересные игры. -
22 июнь -Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2022

Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган бу көнне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.
Без Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасына йөрүче балалар белән батырларны искә алу һәйкәле янына бардык. Бу көнне искә алып чәчәкләр куйдык.
Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды... Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә!22 июня- День Памяти. Сегодня-день начала Великой Отечественной войны. Этот день, вошедший в историю страны как один из самых скорбных, отмечаем черными буквами как День памяти и скорби.
Мы с детьми, воспитанниками Ямашурминский детский сад "Йолдыз", посетили памятник героям. В память об этом событии возложили цветы.
Страшные военные годы остались в истории... Подвиги наших предков всегда в памяти, герои-в сердцах! -
12 июнь- Россия көне 10.06.2022

Бүген бакчабызда “Яратам сине, минем Россия! “девизы астында музыкаль-спорт чара узды. Зурлар һәм кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар Россия турында белемнәрен ныгыттылар. Әләмнең һәр төсе нинди мәгънәне аңлатканын, гербта ике башлы алтын бөркет ясалганын һәм гимнны искә төшерделәр. Россия көненә багышланган чара күңелле ярышлар, җыр һәм бию белән үрелеп барды.
12 июня в нашей стране отмечается День России и традиционно в нашем детском саду прошло мероприятие для всех возрастных групп. -
Күңелле Сабантуйлары 03.06.2022

Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә!
Бүген бакчабызда "Сабантуй" гөрләп узды. Балалар “Сабантуйга барабыз”,“Бииләр итек, читекләр” җырлы биюле уеннар белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Кунакка килгән Шүрәле, Су анасы һәм Былтыр балаларга бик күп төрле татар халык уеннары уйнатты: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Сабантуйда һәр балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде: кемдер җырлады, биеде, кемдер шигырь сөйләде. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде.
-
"Сөлге җыю" 02.06.2022

Барабыз, барабыз,
Сабантуйга барабыз.
Җырлап, биеп куанышып
Сабантуйны зурлыйбыз.
Бүген Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Сөлге җыю" өмәсе оештырылды. Бу матур, күңелле чарада балалар бик теләп катнаштылар. Авыл халкы да бик актив булды.Күп бүләкләр бирделәр, бергәләшеп биедек, җырладык.
-
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2022

Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
(Вәсимә Ураксина)
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бүген “Йолдыз” балалар бакчасы спорт мәйданчыгында бик күңелле бәйрәм оештырылды. Балаларны котлап клоун кунакка килде.Балалар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачтылар.Бәйрәм җыр, бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды.Ахырдан балаларыбыз асфальтта бур белән матур рәсемнәр ясадылар. Без аларга исән-имин, сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үсүләрен телибез. Әти-әниләренә - игелекле, зурларга ихтирамлы булсыннар, һәрвакыт сөенечләр генә китереп торсыннар!
С Днем защиты детей! Пусть наши дети как можно дольше остаются детьми. Беззаботными, веселыми, радостными. Хочется пожелать, чтобы каждый ребенок был здоров и окружен заботой родителей. Пусть небо над головой всегда будет мирным, а каждый новый день — добрым и интересным. А родителям пожелаем терпения, доброты и нежности.
-
Яңа килүче балаларның әти -әниләре өчен! / Для родителей новичков !
01.06.2022
Яңа килүче балаларның әти -әниләре өчен! / Для родителей новичков !
-
Сау бул, балалар бакчасы! /До свидания, детский сад 27.05.2022

Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
Бүген бакчабызда ел да була торган мәктәпкә озату бәйрәм иртәсе булып үтте. Бәйрәм бик үзенчәлекле һәм дулкынландыргыч рухта узды. Балалар матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, матур биюләр башкардылар. Читтә әниләр дә калмады, балалар белән бергә биеделәр.
Выпускной бал в детском саду-это самый трогательный, незабываемый из всех праздников. 27 мая в нашем детском саду "Йолдыз" прошёл выпускной утренник.На празднике были песни, танцы, игры и подарки. Красивые песни про детский сад, про воспитателей, про родителей взволновали всех присутствующих. Зажигательные танцы сопровождались аплодисментами зрителей. В конце праздника выпускникам вручили дипломы и подарки.
-
06.05.2022
ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!
"ИҢ МИЛЛИ ТӘРБИЯЧЕ" БӘЙГЕСЕНЕҢ ДИПЛОМНАРЫ 13 НЧЕ МАЙ - ЙОМГАКЛАУ ӨЛЕШЕННӘН СОҢ ҖИБӘРЕЛӘЧӘК!!!





