Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Татар халык уеннары/ Национальные игры 02.02.2021
Ел әйләнәсендә шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш вакытларда балалар белән эшчәнлек татар халык уеннары белән үрелеп бара. Бүген уртанчылар катнаш төркем балалары белән «Йөзек салыш», «Буяу сатыш», «Ватык телефон», «Түбәтәй», «Капкалы», «Мәликә» дип исемләнгән татар халык уеннарын уйнадык. Уеннар аша балаларны татар халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, олалары белән таныштырдык.
В процессе всего учебного года на занятиях и в режимных моментах знакомим и играем с детьми с татарскими народными играми. Сегодня в средне-разновозростной группе сыграли ««Йөзек салыш», «Буяу сатыш», «Ватык телефон», «Түбәтәй», «Капкалы», «Мәликә». Народные игры татар связаны с их культурой. Они являются и способом воспитания детей, и обязательной частью обрядов, сопровождающих человека на протяжении всей жизни. Через них познакомились с культурой и бытом, с их традициями, праздниками.
-
"Уйныйбыз да уйныйбыз, Уйнап һич тә туймыйбыз" / "Вместе весело играем" 02.02.2021
Бүген кечкенәләр катнаш төркеме белән ике вариантта 'Капкалы" - татар халык уены һәм рус халык уены "Зайка беленький сидит..." уены уйналды. Балалар уеннарны бик яратып кабул иттеләр.
Сегодня в младшей разновозрастной группе сыграли татарскую народную игру "Капкалы" и русскую игру "Зайка беленький сидит". Детям очень понравилось играть в эти игры. Они с радостью запоминали правила и слова игр.
-
“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел......”
01.02.2021
“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел......”
дип яза шагыйрь Ш.Маннур. Әйе, элек башка милләтләр белән аралашу теле булып рус теле генә санала иде. Ә хәзер безнең дәүләт теле булып татар һәм рус телләре тора. Зурлар катнаш төркеменә йөрүче балалар белән без бүген шул хакта әңгәмә алып бардык. Әңгәмә барышында балалар “Кибеттә”, “Кунакта”, “Телефоннан сөйләшү” дигән уен-ситуациядә рус һәм татар телендә аралаштылар, “Кем күбрәк” әйтә уенында татар сүзләрен , русчага тәрҗемә иттеләр. Ахырдан видеофильмнан “Дуслык” биюен карап, рус һәм татар телен камил белергә кирәклегенә төшенделәр.
“ Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел......” как пишет поэт Ш. Маннур, Да, раньше языком общения с другими национальностями считался только русский. А сейчас нашими государственными языками являются татарский и русский. Об этом мы сегодня беседовали с ребятами старшей разновозрастной группы. В ходе беседы дети общались на русском и татарском языках в игровой ситуации” В магазине“,” В гостях“,” Разговор по телефону“, в игре” Кто больше " переводили татарские слова на русский язык. В заключение они посмотрели танец “Дуслык” из видеофильма и поняли, что необходимо в совершенстве знать русский и татарский языки.
-
"Дидактик уеннар"/ "Дидактические игры" 01.02.2021
Кечкенәләр катнаш төркеме балалары дидактик уеннарны бик теләп уйныйлар. Бүген "Әкиятне таны", "Әкият геройларын дөрес эзлеклелек белән урнаштыр" исемле дидактик уеннар уйналды. Балалар мондый дидактик уеннар ярдәмендә туган телдә сөйләм телен үстерә, сүз байлыгын арттыра,, әкият геройларын истә калдырыралар, җөмлә төзергә өйрәнәләр.
Сегодня с детьми младшей разновозрастной группы играли в дидактические игры: "Узнай сказку по герою", "Расставь персонажей сказок в правильной последовательности". Дети играя в такие игры развивают речь, обогащают словарный запас, легко запоминают сказки, учатся составлять предложения.
-
01.02.2021
Татар халык бизәклэрен өйрәнүне дәвам итеп, 1 февраль көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары, өстәл уеннары белән бик кызыксынып уйнадылар. Мондый уеннарнын берсе - "Күңелле домино". Балалар бу уенны уйнаганда татар халкының милли бизәкләре белән тагын да тирәнрәк таныштылар. "Күңелле домино" уены балаларның игьтибарлылыкларын үстереп, шундый ук бизәкне бик тиз генә табарга ярдәм итте.
Шулай ук балалар "Түбәтәйне бизә", "Альяпкычны бизә" кебек уеннар белән дэ бик кызыксынып уйнадылар.
Закрепляя тему татарские орнаменты, дети первой младшей группы 1 февраля с удовольствием играли в настольные игры. Такими как: "Веселое дамино", "Укрась тюбетейку" , "Укрась фартук". Играя в эти игры дети еще больше узнали о новых татарских орнаментах. -
01.02.2021
Өстәл театры: «Су анасы»/Настольный театр: «Водяная»
ГабдуллаТукай иҗаты турындагы белемнәрен гомумиләштерү, татар халык әкиятләренә кызыксынучанлык арттыру, сүз байлыгын камилләштерү, танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итү, күзаллауларны киңәйтү, балаларның фантазиясен һәм карашын арттыру максатыннан, уртанчылар катнаш төркем балалары белән "Су анасы" өстәл театрын уйнадык.
В целях обобщения знаний о творчестве Габдуллы Тукая, развития интереса к татарским народным сказкам, совершенствования словарного запаса, содействия развитию познавательной активности, расширения представлений, развития фантазии и воображения мы с детми средней группы играли в настольный театр “Водяная”. -
29.01.2021
Фәнис Яруллинның “Анам теле” шигыре.
29 нче гыйнвар көнне зурлар катнаш яшьтәге балалар төркеме белән Фәнис Яруллинның “Анам теле” шигыре белән таныштык, шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алыштык. Ф. Яруллинның тормыш юлына багышланган слайдлар карап үттек, китаплар күргәзмәсе оештырдык. Тел турында мәкальләрне искә төшереп, фикер алыштык. Балалар Фәнис Яруллинның “Анам теле” шигырен тыңлап, телгә карата ихтирамлы булырга кирәклегенә тагын бер кат төшенделәр.
Ф.Яруллин: “Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый,” – дигән. Әйе, чынлап та шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк, үзебезнең ана телебездә сөйләшик, аны онытмыйк, хөрмәт итик.Әңгәмә ахырында, Г. Тукайның “Туган тел” җырын җырладык.
Стихотворение Фаниса Яруллина “Анам теле”
29 января со старшей разновазростной группой мы познакомились со стихотворением Фаниса Яруллина “Анам теле” Мы обсудили содержание стихотворения, просмотрели слайды посвященные жизни Ф. Яруллина, организовали выставку книг. С детьми вспоминили пословицы о языке. Дети ещё раз поняли,что нужно беречь родной язык. В конце беседы пели песню Г. Тукая “Туган тел”. -
Бармак уеннары/ Пальчиковые игра 29.01.2021
Бүгенге көнне кечкенәләр катнаш төркеме балалары белән туган телдә белгән бармак уеннарын кабатлау көне буларак үткәрдек. Белгәннәрне кабатлап кына түгел, ә рус телендә "Гаилә" бармак уенын да өйрәндек. Бармак уеннары балаларга кул чукларын, сөйләм телен үстерүдә зур роль уйныйлар.
Сегодняшний день с детьми младшей разновозрастной группы провели, как день повторения пальчиковых игр на родном языке. А еще мы выучили пальчиковую игру "Семья" на русском языке.
-
"Милли хәзинәләр" музеена сәяхәт/Экскурсия в музей "Национальное достояние" 29.01.2021
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Балаларыбыз туган ягыбыз тарихы, үткәне, гореф- гадәтләре, йола – бәйрәмнәре белән таныша алсыннар өчен, без балалар бакчасында “Милли хәзинәләр”музее оештырдык. 29 нчы гыйнвар көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән шушы музейда экскурсиядә булдылар. Татар халкының милли киемнәре темасын өйрәнүне дәвам итеп, балалар музейдагы әби-бабаларыбыз кигән киемнәр белән танышуны дәвам иттеләр. Күзләре белән генә күрү түгел, ә куллары белән тотып карау мөмкинчелегенә ия булдылар. Түбәтәй, читек, калфак, татар хатын - кызлар күлмәге, алъяпкыч, камзул һәм шушы киемнәрне тутырып куя торган сандык белән дә таныштылар. Бу экскурсиядән балалар бик канәгать калдылар.
Народ, не знающий своего прошлого, не имеет будущего. (М.В.Ломоносов) Чтобы наши воспитанники знали исторю, бытовые предметы, одежду наших бабушек, дедушек мы в нашем детском саду организовали музей родного края. Продолжая изучать тему национальные костюмы татарского народа, дети первой младшей группы посетили музей. Там они имели возможность не только посмотреть, но и потрогать руками тюбетейку, калфак, фартук. Детям очень понравилось в музее.
-
Татар халык әкиятләре/Татарские народные сказки.
29.01.2021
Туган тел айлыгы нигезендә, бүген уртанчылар катнаш төркем балалары белән татар халык әкиятләре: «Өч кыз», «Төлке белән Торна», «Төлке белән Каз», «Аю белән бабай», «Ике ялкау», «Ике кыз» белән танышуны дәвам иттек. Шөгыль дәвамында бу әкиятләр буенча буягычлар буядык. Балаларда татар халык әкиятләренә кызыксыну тәрбияләү, татар халык әкиятләре буенча белемнәрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру өчен мөһим шөгыль булды.
Сегодня в средне-разновозростной группе продолжили знакомиться с татарскими народными сказками: ««Өч кыз», «Төлке белән Торна», «Төлке белән Каз», «Аю белән бабай», «Ике ялкау», «Ике кыз». В конце занятия раскрашивали раскраски этих сказок. Занятие было увлекательным так, как главной целью было пробуждать чувства интереса к татарским народным сказкам, обогащение словарного запаса, развитие логического мышления, закреплять знания по татарским народным сказкам.