• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а
Телефон: +7(843)-653-29-67
E-Mail: yoldyz.yamash@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз"
Руководитель: Гимадиева Лейля Мансуровна
Год основания учреждения: 1969
У нас учатся: 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0
У нас учат: 8 педагогов, язык обучения - татарский

Безнен яналыклар

"Иң милли тәрбияче-2024"

Опубликовано: 13.05.2024

Бүген бакчабызда “Иң милли тәрбияче-2024” республикакүләм бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Әлеге бәйгене дүртенче ел рәттән Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе белән берлектә оештырабыз.
Бәйге татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрне барлау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Бәйгегә барлыгы 200 гә якын эш кабул ителде, шулар арасыннан “Милли белем һәм тәрбия бирүдә яңа инновацион технологияләрне иң оста файдаланучы тәрбияче”, “Татар телендә белем бирүче иң яхшы шөгыль”, “Милли калоритлы мастер-класс”, “Иң яхшы милли бәйрәм”, “Минем иҗади гаиләм”, “Гаиләмнең милли гореф гадәтләре”, “Татарча дидактик уен” номинацияләренә эшләр килде. Барлык җибәрелгән эшләр оештыру комиссиясе тарафыннан тикшерелеп, урыннар билгеләнде.
Бүген бакчабызга Арча, Саба, Балтач, Яшел Үзән, Биектау районнарыннан 1 нче урын алган тәрбиячеләр җыелды. Алар “Иң милли тәрбияче” гран – прие өчен көч сынашты, “Милли тәрбияче” моделен төзеделәр. Җиңүгә Балтач муниципаль районы “Салавыч” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өлкән тәрбиячесе Кәлимуллина Гөлназ Марат кызы иреште.
Гөлназ Марат кызын чын күңелдән тәбрик итәбез! Алга таба эшендә һәм тормышында да уңышлар телибез!
Бүгенге кичәне тагын да ямьләндерүче мөхтәрәм, олуг кунаклар - Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы – Мифтахетдинова Надия Равил кызы да бу чарада катнашты. Шулай ук хөрмәтле кунакларыбыз: “Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе - Халитов Илсур Әхмәтсафа улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары – Яруллина Миләүшә Рәшит кызы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының методисты – Габдрахманова Рамилә Гомәр кызы, “Г. Тукай исеменедәге Арча педагогия көллияте”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Әлфия Госман кызы Төхвәтуллина, Биектау “Солнышко” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе– Әхмәтшина Ләйсән Шамил кызы, Биектау “Солнышко” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе – Зарипова Эльмира Миннегазизовна бүгенге кичәне тагын да ямьләндерделәр.



К списку новостей