муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Кардан ясалган сыннарны чистартып торалар 18.01.2017

Яңа елны каршы алырга дип, мәктәп ишек алдын бизәр өчен, кардан ясалган сыннарны укучылар яңа яуган кардан чистартып торалар.Бу эш укучыларга эстетик тәрбия дә, хезмәт тәрбиясе дз.
-
Укучылар һәйкәл әйләнәсен кардан чистарттылар 17.01.2017

-
Укучылар кошларны кайгырта 16.01.2017

6 нчы сыйныф укучылары кошларга җимлек ясап элделәр.
-
Узе җимлек ясаган 16.01.2017

3 нче сыйныф укучысы Шиһапов Нәфкать кошлар өчен үзе җимлек ясаган. Ул җимлекне мәктәп ишек алдындагы куакка элде.
-
Чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды 12.01.2017

Бүген мәктәп бинасында чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Аюдулхак улы барлык җыелышта катнашучыларны мәктәптә үткәрелгән ремонт эшләренең ничек башкарылуы белән таныштырды. Мәктәп завучы Насыйбуллина Энҗе Фаукат кызы ата-аналарны 2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Әнисә Нурхамәт кызы 71 нче законның үтәлеше, тәрбия чаралары турында тагын бер кат искәртеп үтте. Участок инспекторы ата-аналарга район буенча булган тәртип бозу һәм аларга карата административ җаваплылык турында сөйләде. Ата-аналар сыйныф җитәкчеләре белән үз балалары турында аерым әңгәмәләрдә булдылар.
-
Һава температурасы -31 градус 09.01.2017

Бүген урамда һава температурасы -31 булганлыктан мәктәп укучылары дәресләрне өйләрендә, мөстәкыйль рәвештә өйрәнделәр.
-
Мәктәп ашханәсенә ремонт ясалып бетте 05.01.2017

Укытучылар һәм хезмәткәрләр көче белән, каникул вакытында , мәктәп ашханәсенә ремонт ясалды. Стеналар шомартып буялды, рәсемнәр ясалды.Пешерү бүлмәсенең стенасы һәм идәне буялды, түшәме тышланды, пылинтуслар ябыштырылды.
Мәктәп дирекциясе , бердәм тырыш хезмәтләре өчен , мәктәп коллективына зур рәхмәтен белдерә.Зшләрендә зур уңышлар, гаиләләрендә иминлек, тигезлек, саулык-сәламәтлек, киләчәктә дә шулай бердәм , тату, тырыш коллектив булып калуларын теләп кала.
-
Укытучылар мәктәп ашханәсенә ремонт ясыйлар 29.12.2016

Укучыларны кышкы каникулга озату белән безнең мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре җиң сызганып мәктәп ашханәсен ремонтлау эшенә керештеләр. Чөнки капиталь ремонт программасына ашханәгә ремонт ясау кертелмәгәнлектән, бу эш мәктәпнең үз өстенә йөкләнеп калды. Сыйныф бүлмәләрен буяган кебек, укытучылар ашханә стеналарын шомартып буядылар.Шулай ук идәнен дә яңадан буяп ашханәне ялт иттерделәр.
Фотоларны түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз:
-
Яңа ел тамашасы бик күңелле булды 26.12.2016

Һәр елдагыча, безнең мәктәптә Яңа елны каршы алу бәйрәме бик күңелле гөрләп үтте. Тамашада катнашмыйча бер генә укучы да калмады. Бәйрәмне мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Абдулхак улы ачып җибәрде. Барлык укучылар , укытучылар, килгән кунакларны Яңа 2017 ел белән тәбрик итеп иң изге теләкләр теләде.
Тамашадан күренешләрне түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз:
-
Бәйрәм кунаклары 26.12.2016

Яңа ел тамашасын карарга әти-әниләр, Дәү әниләр, спонсорлар һәм мәктәпнең элеккеге укучылары килде. Мәктәп укучылары оештырган бер генә бәйрәм дә тамашачысыз булмый. Чөнки югары дәрәҗәдә оештырылган бәйрәмнәр һәркемнең күңеленә хуш килә. Яңа ел тамашасы аеруча күңелле бәйрәм. Монда җыр-моң, бию-уеннар, котлаулар, бүләкләр.
Фотоларны түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз:









