муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Экология елы уңаеннан IV Региональ конкурс 15.03.2017

Экология елы уңаеннан Республикабызда күп кенә конкурслар игълан ителә. Шундыйларның берсе: IV Региональный конкурс научно-исследовательских, проектных и творческих работ дошкольников и младших школьников
«Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» 15 нче март көнне Яшел Үзән районы Бишнә авылында үтте. Шунда безнең II сыйныф укучысы Насыбуллина Ралина укытучы Насыбуллина Энҗе җитәкчелегендә “Природа нашей малой родины” номинациясендә үзенең туган ягы турында инша язып III урын алып кайтты.
-
Тиздән "Карга боткасы" пешерү бәйрәме булачак. 13.03.2017

Бүген мәктәп укучылары "Карга боткасы" пешерү бәйрәме өчен, төрле матур такмаклар әйтә-әйтә авыл кешеләреннән ботка өчен ярма җыйдылар. Авыл халкы бу бәйрәмне көтеп ала, такмаклар әйтеп , җырлар җырлап ярма җыючы балаларга бик теләп ярма бирәләр.
-
"Ягез-әле, кызлар!" уены 09.03.2017

Бүген безнең мәктәптә Халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган "Ягез-әле, кызлар!" уены булып узды. 5-9 сыйныф кызларыннан оешкан ике команда җыр-бию, тапкырлык, җитезлек, аш-су әзерләү буенча көч сынаштылар.
-
Мәктәптә кышкы сезонны ябу ярышлары узды 06.03.2017

Бүген мәктәптә кышкы сезонны ябуга багышланган биатлон ярышы узды. Укучылар чаңгыда чабу һәм автоматтан мишеньга ату буенча осталыкларын сынадылар.
-
Чаңгы сезоны тәмамланды 06.03.2017

Безнең мәктәптә чаңгы шуу сезонын ябу ярышлары уздырылды.
-
Безнең мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары "Математик турнир"да катнаштылар 03.03.2017

Бүген Биектауның 1 нче номерлы мәктәбендә, 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында, "Математик турнир" булып узды. Бу ярышта безнең мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары Зәбиров Рузәл, Зәбиров Рәзил, Зарипова Инзилә һәм Загидуллина Алинәләр катнашты. Аларның район күләмендә бу төр уенда беренче тапкыр катнашулары иде. Шулай булса да, укучылар үзләренең тырышлыкларын куйдылар, бик матур итеп сәламләү белән чыгыш ясадылар,математик мәсьәләләр чиштеләр Бу укучыларга һәм укытучылары Хәсәнова Гүзәл Ирек кызына алда да зур уңышлар телибез!
"Математиканы белегез!Аны белсәгез барысын да белерсез!".
Фотоларны карау өчен сылтама:
-
"Туган телем-назлы гөлем" темасына ТАМЧЫ-ШОУ 02.03.2017

Бүген безнең мәктәптә югары сыйныф укучылары арасында "Тамчы - шоу" уены уздырылды.Уен бик күңелле булды.Укучылар бик кызыксыну белән, бик яратып уйнадылар. "Дуслык" һәм "Ялкын" командалары татар телен нинди дәрәҗәдә белүләрен сынап карадылар.
Фотоларны карау өчен сылтама: https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch/page3237468.htm
-
"Аҗаган" уены бик күңелле узды 23.02.2017

Бүген мәктәптә "Аҗаган" уенының соңгы конкурсы булды. Иң беренче мәктәп спортзалында командалар тезелеп бастылар.Командирлар рапорт бирделәр. Командалар зал буйлап җырлап атладылар, төрле командаларны башкардылар. Противогаз кию , автоматны сүтеп җыю буенча көч сынаштылар.
Кокурслар тәмам булгач командалар яшерелгән картаны эзләргә киттеләр.Мәктәп ишек алдыннан картаны табып шартлы миналар һәм Җиңү байрагын эзләргә юнәлделәр. Уен бик күңелле булды.Берничә очкога артта калган "Зәңгәрләр" командасы байракны һәм күбрәк миналар табып "Кызыллар" командасы белән хисапны тигезләде. Шулай итеп ДУСЛЫК җиңде.
-
Карта эзләү 23.02.2017

-
Шартлы "Мина" эзләү 23.02.2017










