муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru ; kovali74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 28 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Время добрых дел #КомандаТатарстана
05.09.2016
Бүгеннән Татарстан буенча «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел» ирекле мәрхәмәтлелек акциясе старт ала.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016
Белем бәйрәме белән, хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар!
Бүген безнең мәктәп бусагасын 4 яңа укучы атлап керде.Аларга белем серләрен ачуда зур уңышлар телибез!
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме 01.09.2016
Мәктәбебездә Белем бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәмне мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Абдулхак улы ачып җибәрде. Укучыларны , укытучыларны, ата-аналарны бәйрәм белән район җитәкчесе вәкиле Рания Хади кызы, авыл җирлеге башлыгы Хәлим Абдулхак улы, Татмелиарация-Агро вәкиле, балалар бакчасы модире тәбрикләделәр , беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр, уку кирәк-яраклары тапшырдылар.
Яңа уку елының башлануын хәбәр итеп кыңгырау шалтырады.
Уңышлы уку елы булсын! Хәерле юл барыгызга да!
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе 14.08.2016
"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә безнең мәктәптән Фазылҗанов Әмир катнашты.
-
Уку елы нәтиҗәләре 30.06.2016
29нчы июнь көнне исполкомның кече залында, район администрациясе катнашында уку елы нәтиҗәләре буенча сөйләшү булды. Бу сөйләшүдә безнең мәктәпнең нәтиҗәләре яхшы дип каралды һәм бизнес-планга берникадәр үзгәртүләр кертелде. Мәктәпнең бизнес-планында бер укучыга 1000 сум керем каралган иде. Бугенге көнгә бу план 100% үтәлгән. Димәк, мәктәпнең мөмкинлекләре бар. Шуның өчен план 1 укучыга 2000 итеп үзгәртелде. Без бу планны да 100%ка үтәрбез дип ышанабыз.
-
Аттестат алу
24.06.2016
Бүген 9 нчы сйныф укучылары кулларына төп гомуми белем алу турында аттестат алдылар. Бу - аларның 9 ел буена алган белемнәре нәтиҗәләре. Укучыларның барысы да төп дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырдылар. Киләчәктә аларга уңышлар телибез.
-
Соңгы кыңгырау чыңлады 25.05.2016
Бүген мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Аларга имтиханнарда һәм киләчәк тормышларында зур уңышлар телибез.
-
Музейлар көне 18.05.2016
18 нче май - музейлар көне. Шул уңайдан укучылар мәктәп музеенда булдылар. Тарих укытучысы Насыйбуллин Зөлфәт абыйлары музей экспонатлары белән таныштырды.
-
Җиңү парадында катнашу 10.05.2016
9 нчы май көнне Биектау районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм парады булып узды. Анда мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.
-
Бөек Җиңүгә багышланган митинг 07.05.2016
Бүген Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып узды. Җитәкчеләр һәм мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын котладылар. Укучылар музыкаль монтаж куйдылар. "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.