муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Матур сыннар мәктәп янын бизәячәкләр 07.12.2016

-
Яңа елга әзерлек бара 05.12.2016

Безнең мәктәптә Яңа елны каршыларга әзерлек эшләре башланып китте инде. Укытучылар көче белән төрле-төрле фигуралар ясала.
-
Һәйкәл янын җыештырдык 03.12.2016

Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган обелиск тирәсе безнең укучылар тарафыннан җыештырылап тора.
-
Сугыш ветеранына системалы ярдәм итәбез 01.12.2016

Бөек Ватан сугышы ветераны Зиганшин Әгзам абыйга безгең мәктәп укучылары көчтән килгән кадәр гел ярдәм итеп торалар.
-
Яшел кыяк өчен тартмаларга яңадан суган утыртылды 30.11.2016

Яшел кыякларны витамин яратучылар көтеп кенә торалар. Мәктәптә яшел кыяклар үсеп җитүгә җыеп алына һәм шул көнне үк сатылып та бетә. Алар урынына яңа суган утыртыла. Бу файдалы шөгыльне балалар бик яралар. Галиуллина Гөлнар апалары җитәкчелегендә гөрләтеп эшлиләр.
-
Мәктәптә "Әниләр көне" нә багышланган бәйрәм кичәсе булды. 28.11.2016

Бүген безнең мәктәптә 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында бик матур бәйрәм кичәсе булып узды. Укучылар әниләргә үзләренеәң матур чыгышларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Әниләр дә балаларны үзләренең мәктәп елларында булган күңелле вакыйгалар белән таныштырдылар. Бәйрәм бик күңелле булды. Укучылар белән шундый эчтәлекле кичә оештырганнары өчен сыйныф җитәкчеләре Абдрахманова Гүзәл Илдар кызына һәм Насыйбуллина Энҗе Фаукат кызына мәктәп дирекциясе зур рәхмәт белдерә һәм эшләрендә уңышлар тели.
-
Укучылар клуб бинасында "Әниләр көне"нә багышланган концертта катнаштылар. 26.11.2016

Безнең мәктәп укучылары авыл күләмендә оештырылган бер генә мәдәни чарада да катнашмый калмыйлар. 26 ноябрь көнне "Әниләр көне"нә багышланган бик эчтәлекле концертта бик теләп катнаштылар. 6 сыйныф укучысы Газизова Гөлназ, 7 сыйныф укучысы Вәлиева Тансылу җырладылар, 2 сыйныф кызлары Гималиева Алия белән Насыйбуллина Ралинә, 7 сыйныф укучысы Насыйбуллина Лиана биеделәр. 5 сыйныф укучылары Зәбиров Рәзил, Зәбиров Рузәл, Гимадиева Алинә һәм Зарипова Инзиләләр тамашачылар алдында "Каз канаты" биюен башкардылар.
-
Спорт залыбызга ремонт ясалып бетте. 25.11.2016

Укучылар спорт залының ремонтланып бетүен зур түземсезлек белән көттеләр. Узган уку елында башланган ремонт укытучылар, хезмәткәрләр көче белән ниһаять тәмамланды. Инде укучылар физкультура дәресләрен матур итеп буялган, рәсемнәр белән бизәлгән, якты, чиста залда укыячаклар.
Ремонт эшендә катнашкан барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә мәктәп дирекциясе зур рәхмәт белдерә.
-
Суган уңышын җыябыз 15.11.2016

Мәктәптә яшел суган уңышы өлгерде. Суган кыякларын җыеп бетерүгә яңаларын утыртачакбыз.
-
Бүген барлык укытучылар БДИ тапшыралар 03.11.2016

Бүген безнең районның барлык укытучылары БДИ тапшыралар.









