муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Өмәдән соң бөтен җирдә чисталык булырга тиеш 29.04.2017

8 сыйныф укучылары чиялекне корыган яфрак, чыбык-чабыклардан арындырды.
-
Тырышып җыештыргач бакча матурланып кала. 29.04.2017

Мәктәптә укучылар саны аз булуга карамастан, шимбә өмәсендә барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр бик тырышып эшләп, мәктәп ишек алдын, капка төбен, яшелчә-агач бакчаларын чистартып бетерергә өлгердек.
-
Чишмә әйләнә-тирәсен чүп-чардан чистарттык. 28.04.2017

Авылыбызның уртасында челтерәп агучы, авыл халкын йомшак тәмле суы белән туендыручы "Калимә" чишмәсенең тирәлеген чүп-чардан арындырдык.
-
Укытучылар мәктәп бакчасына карлыган утырттылар. 27.04.2017

Карлыган бик витаминлы , файдалы җиләк-җимеш. Шуңа күрә ,укытучылар коллективы мәктәп бакчасына яңа карлыган куаклары утырттылар.
-
Тукай туган көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үттек. 26.04.2017

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.Г. Тукай -
Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан укучылар аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр 26.04.2017 26 апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне – Татарстанда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бүген шул уңайдан республикабызда бәйрәм чаралары үткәрелде.Безнең мәктәп укучылары да бу чараны зурлап бәйрәм иттеләр.

-
Бүген 5 нче сыйныф укучылары математикадан Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр 20.04.2017

-
Бүген 5 нче сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр 18.04.2017

-
Әлифба бәйрәме 17.04.2017

1 нче сыйныф укучылары Әлифба дәреслеген укып бетерүне бәйрәм иттеләр.
Фотолар карау өчен сылтама: https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch/page3280487.htm
-
Космонавтика көнендә зур бәйрәм 12.04.2017

Космоновтика көне уңаеннан мәктәптә зур бәйрәм оештырылды. Бу бәйрәмдә укучылар үзләре ясаган кәгазь самолетларын очырдылар. Иң оста самолет ияләре, ин ерак очучы самолет ияләре җиңүче дип табылды. 1 нче урында- 4 нче сыйныф укучысы Ялаков Айнур, 2 нче урында- 5 нче сыйныф укучысы Зәбиров Рәзил, 3 нче урында- 9 нчы сыйныф укучысы Садыйков Илназ.
Шулай ук "Югары пилотаж" конкурсында кызлар зур осталык күрсәттеләр.1 нче урында - 8 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Зөбәрҗәт, 2 нче урында - 5 нче сыйныф укучысы Зарипова Инзилә, 3 нче урында - 7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Таңсылу.
Фотолар карау өчен сылтама:https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch/page3280485.htm









