МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
"Зирәк тиен" конкурсы 11.04.2014

11 нче апрель көнне 2-8 нче класс укучылары “Зирәк тиен” конкурсы биремнәрен үтәделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 10.04.2014

10 нчы апрель көнне ”Сынаулар вакытында баларга ничек ярдәм итәргә?” дигән тема астында ата- аналар җыелышы узды. Илһамова Җ. Ф., Ямалиева Ф.В., Кызрачева Н.М.ларның чыгышлары тыңланды. Информатика укытучысы Зарипова Г.М. “IT-чемпион” конкурсы шартларын тагын бер кат аңлатып китте.
Авылыбызның ФАП мөдире 20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр уздырылачак “Тормыштан артта калмагыз” дигән атналык белән таныштырды.
-
Линейкада 07.04.2014

Линейкада “Русский медвежонок”, “Бульдог” конкурсларында катнашкан укучыларга сертификатлар, “Җырлы балачак илендә” V нче район бәйгесенең хореография жанры буенча конкурсында катнашкан укучыларга I нче һәм II нче дәрәҗә лауреаты дипломнары тапшырылды.
-
Концерт 03.04.2014

3 нче апрель көнне Сарман аграр көллияте студентлары концерты булды. Концерт программасы бик бай эчтәлекле итеп әзерләнгән. Программада көллиятнең эше, студентларның тормышы, укуы һәм шөгеле турында күп мәгълүмат бирелде. Студентларның чыгышы авыл халкына, укучыларыбызга бик ошады.
-
Тамаша 21.03.2014

21 нче март көнне Башкортстан республикасы Нефтекамск шәһәреннән килгән фокусчы, иллюзианистлар чыгышын карадык. Тамаша укучыларга бик ошады.
-
Конкурс "Знаешь ли ты закон?" 18.03.2014

Наш отряд профилактики правонарушений «Надежда» занял 2 место на зональном этапе муниципального конкурса «Знаешь ли ты закон?»
-
Атналык 14.03.2014

Инглиз теле атналыгында 5 нче класс укучылары башлангычлар өчен “Инопланетянин һәм аның дуслары” дигән тамаша күрсәттеләр.
-
14.03.2014

Мәктәбебездә ремонт эшләре бара. Хәзерге вакытта тәрәзәләрне алыштыра башладылар. Мәктәптәге эш олысына да, кечесенә дә җитәрлек.
-
Атналык 13.03.2014

13 нче март көнне мәктәптә 9, 10 һәм 11 нче класс укучылары катнашында, тарих укытучысы Сираева Таңсылу Рамилевна оештырган “Бабайлар тәҗрибәсен бәяләмичә булмый” дигән КВН узды. КВНда катнашкан укучыларның сугыш темасын бик яхшы белүләре мәктәптәге башка укучыларны да сокландырды, алар үзләренә дөрес нәтиҗә ясаганнардыр дип ышанып каласы килә.
-
Ремонт эшләре 12.03.2014

Мәктәптә ремонт кызганнан - кыза бара. Түбә эшләре кызу темплар белән башкарыла, түбә күзгә күренеп матурлана бара. Мәктәп яныннан узган барлык кеше сокланып китә.







