муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Өлкәннәр көне 02.10.2015
2нче октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган кичә узды. Кичәгә озак еллар шушы мәктәптә тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез килде. Алар үзләренең тормыш юлларын сөйләделәр, мәктәптә булган кызыклы очракларны искә төшерделәр. Һәрберсенең чыгышы презентация белән үрелеп барды. Укучылар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Лаеклы ялга чыгучы хезмәткәрләребез арасында бик матур җырлаучыларыбыз да бар. Алар безне үзләренең җырлары белән куандырдылар.
-
Бәйрәм белән 01.10.2015
1 нче октябрь бөтен Россия буенча өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Без барлык өлкән кешеләребезне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының игелекләрен тоеп яшәүләрен телибез.
Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең
Күге аяз, җире гел чәчәк.
Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә
Без телибез якты киләчәк.
-
Республиканский семинар-совещание 29.09.2015
26 сентября 2015 года в г. Казани прошёл республиканский семинар-совещание на тему «Стратегия развития воспитания обучающихся в Республике Татарстан на 2015-2025 годы. Современные программы по формированию гражданской идентичности детей и подростков». На семинаре выступили Фазлеева Лейла Ринатовна- Помощник Президента РТ, Сулима Лариса Олеговна- заместитель министра образования и науки РТ и Дергунов Владимир Александрович- директор Консультативного центра "Лесное Чудо". Особенно всем понравился практикум "Методика использования интерактивных программ классных часов для обучающихся младшего, среднего и старшего школьного возраста в рамках ФГОС .Семинар был насыщенным. Участники семинара получили массу позитива и энергии для дальнейшей работы с целью воспитания успешной, социально адаптированной личности
-
Көзге эшләр 26.09.2015
Бакчада көзге эшләр дәвам итә. Карап үстергән кишер, чөгендер һәм бәрәңгеләрне алыр вакыт җитте. Без дә мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчәләрне алдык. Уңыш бик мул булды. Барлык укучылар да тырышып эшләделәр.
-
Без - "Эзтабарлар" 25.09.2015
25 нче сентябрь көнне безнең мәктәптә "С. Рафиков исемендәге дружина"ның беренче җыены узды. Җыенның максаты - 2 нче класс укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү. Һәр отряд дружина советы председателенә рапорт тапшырды. Җыенда эзтабар кагыйдәләре искә төшерелде. 2 класс укучылары төрле сынаулар үтте. Нәтиҗәдә, аларга "Эзтабар таныклыгы" тапшырылды.
-
Бездә сайлаулар узды 22.09.2015
Бүген безнең мәктәптә дружина советы председателенә сайлаулар узды. Кандидатлар арасында 5 класстан Мухаметова Рузилә, 6 нчы класстан Хайдарова Диләрә һәм Димеева Гүзәл бар иде. Сайлау нәтиҗәләре буенча Диләрә- 8 , Рузилә- 23 , ә Гүзәл- 34 тавыш җыйды. Шушы нәтиҗәләр буенча дружина советы председателе итеп Димеева Гүзәл сайланды. Аңа эшендә уңышлар телибез.
-
Табигать кочагында 19.09.2015
Бүген безнең мәктәп укучылары табигать кочагына экскурсиягә бардылар. Экскурсиягә барасын белептер, матур итеп кояш чыкты. 9, 10, 11 класс җыелма командасы кечкенәләргә төрле кызыклы уеннар уйнаттылар. Җиңүчеләрне конфет белән сыйладылар. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
-
Илмен тыюлыгында 19.09.2015
17 нче сентябрь көнне без, Сарман районы география укытучылары, экскурсиягэ Миасс шәһәрендәге Илмен тыюлыгына бардык. Анда без Илмен тыюлыгының музеен куреп кайттык. Музейда төрле затлы, матур ташлар коллекциясе урнаштырылган. Экскурсиядә күп кирәкле информация алынды. Безгә бик ошады.
-
психологический десант 18.09.2015
Сарманда балалар өчен ачылган психологик үзәк үз эшен дәвам итә. 18 нче сентябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары психолог Винера Николаевна белән очраштылар. Очрашу вакытында психологик тест үткәрелде, укучылар сорауларга җавап бирделәр. Психологның төп максаты – педколлективка төрле яшьтәге балаларның психологик халәтен тикшерергә, кирәк булганда ярдәм күрсергә булышу. Бу очрашу эшлекле шартларда үтте һәм бик файдалы булды.
-
Җир – безнең йортыбыз 09.09.2015
9 сентябрь көнне башлангыч сыйныфларда экологик темага карата “ Җир – безнең йортыбыз” дигән класс сәгате үткәрелде.
Укучылар бик күп мәгълүмат алдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Үзләренең белемнәрен арттырдылар.