муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Бәек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 11.04.2015
Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Әйе, илгә Бөек Җиңү китерүчеләр дә, хәзер инде тыл ветераннарының һәм сугыш чоры балаларының да сафлары да елдан-ел сирәгәя. Исән чакта кадер-хөрмәт күрсәтеп кала алсак иде. Ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән МБББУ ”Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең” 8 класс укучылары үз куллары белән котлау сүзләре язылган открыткалар ясадылар. Җылы котлау сүзләре язылган открыткаларны
-
Геройларың кем, Ватаным? 09.04.2015
7нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "Геройларың кем, Ватаным?" дигән дәрес үткәрелде. Дәрес Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Укучылар үз районыбыз геройлары Александр Казаков, Нурми Шәриповның батырлыклары белән таныштылар. Виктор Талалихин, Мәгубә Сыртланова, П. Гаврилов турында мәгълүмат алдылар...
-
Онытырга мөмкин түгел... 08.04.2015
8 нче апрель көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә 5нче класста ачык класс сәгате үткәрелде. Класс сәгате Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Класс җитәкчесе хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелүе, Нөркәй авылыннан 400дән артык кешенең китеп, шуларның 165е сугыш кырында ятып калуы турында сөйләде...
-
Научно-практическая конференция школьников имени Л.Н. Толстого 07.04.2015
Продолжаются мероприятия, посвященные 70-летию Победы. Наши ученики активно участвуют в них. Недавно прошла научно-практическая конференция школьников имени Л.Н. Толстого. Наша ученица 8 класса Хайруллина Айгуль заняла ...
-
Мәктәптә рәхәт икән! 04.04.2015
Мәктәбебездә һәр шимбәдә мәктәпкә әзерлек группасы эшли. Укырга керүче балалар математика, грамотага һәм хезмәткә өйрәнү буенча тәүге төшенчәләр белән танышалар, төрле биремнәр үтиләр. Парта артына утырып эшләргә...
-
Конкурс ОППН 20.03.2015
«Храни порядок, и порядок сохранит тебя»,- утверждает известное латинское изречение. Именно эти слова лежат в основе деятельности школьных отрядов профилактики правонарушений. Конкурс проводится в целях популяризации и развития правоохранительного движения среди детей и молодёжи, укрепления основ правового воспитания и самосознания. 19 марта 2015 года в МБОУ «Старомензелябашская СОШ» состоялся зональный тур районного конкурса среди отрядов ...
-
Минзәлә педагогия көллияте укытучылары белән очрашу 18.03.2015
Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә килеп җитәчәк.
Балачаклар кире кайтмас
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар-кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес юллар сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк.
XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы үзгәрешләр укучыларда: “9 нчы сыйныфны тәмамлагач кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерергә?” – дигән сораулар тудыра. Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт...
Шул уңайдан мәктәбебездә төрле уку йортларыннан килгән белгечләр белән очрашулар даими үтә. Бүген бездә М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте укытучылары чыгыш ясадылар.
-
Вәсимә Хәйруллина белән очрашу 16.03.2015
13нче март көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның иҗатына багышланган “ Шушы җирнең мин бер кызы” дип аталган кичә үткәрелде. Анда укучылар шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. «Чәчәкле төш», "Табышмаклы букча”, "Көмеш балдак”, "Син бик кирәкле кеше”, "Тылсымлы таяк”, “Исәнме, авыл”, Челтәр капка” кебек китаплар авторы ул. Укучылар Вәсимә Хәйруллинаның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу укучылар күңелендә тирән тәэсир калдырды.
-
8 март белән! 06.03.2015
Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән, алар сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылган әниләргә багышлап 6 нчы март көнне Зур Нөркәй гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында “ Ягез әле, әниләр!” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә әниләр җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.
- Ел укытучысы-2015 19.02.2015 Республикада, шул исәптән районда, укытучыларның һөнәри бәйгеләре бара.Бу бәйгеләрнең әһәмияте бик зур. Алар укытучыларның һөнәри осталыкларын үстерәләр, яңалыкка юл күрсәтәләр, нәтиҗәгә ирешү ысуллары, үзенчәлекле эш алымнары белән таныштыралар. 18нче февраль көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә “ Ел укытучысы” конкурсының зона туры үтте. Анда Сарман №1, Мортыштамак, Сарайлы, Ләшәү Тамак, Азалак, Юлтимер, Карашай Саклау, Саклаубаш, Зур Нөркәй урта мәктәпләреннән 10 укытучы көч сынашты.Конкурста катнашучыларга 2 тур сынаулары аша үтәргә туры килде. Беренче турда укытучылар үзләре белән таныштырдылар, үз эшчәнлекләрендә куллана торган инновацион технологияләр, аларның нәтиҗәләре турында сөйләделәр...