муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Класс җитәкчеләре конференциясе 02.11.2015
2 ноябрь көнне 2 нче номерлы Җәлил мәктәбендә класс җитәкчеләре конференциясе үтте. Конференциядә төрле мәктәпләрдән актив балалар да катнашты. Алар район балалар оешмасы составын сайладылар. Эш планнарын төзеделәр. Безнең мәктәптән конференциягә Юнысова Рания барды.
-
"Детская волна мира" 31.10.2015
Бүген безнең мәктәптә "Детская волна мира" акциясе узды. 4 класс укучысы Юнысова Рания открыткага үзенең фотоларын куйды., рәсемен ясады һәм чит ил балаларына тынычлык теләп чакыру язды. Бөтен мәктәп аның эшен хуплады. Үзләренең тынычлык яклы икәнлекләрен белдереп, мәктәпнең барлык укучылары күмәк фотога тәштеләр.
-
"Яшьлек" клубына кабул итү. 26.10.2015
Бүген безнең мәктәбебездә 8 сыйныф укучыларын "Яшьлек" клубына кабул итү тантанасы булды. Бәйрәм барышында 8-11 сыйныф укучылары арасында төрле бәйгеләр үткәрелде. Соңыннан 11 класс укучылары "Яшьлек" клубына яңа аяк басучыларны 3 командага бүлеп, кызыклы уеннар уйнаттылар. Нәтиҗәдә "Яшьлек" клубы членнары 46 га җитте.
-
Укучының мәдәни көндәлеге. 25.10.2015
25 нче октябрь көнне башлангыч класс укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Балаларга мәдәният өлкәсендә туган ягыбыз тарихын өйрәнүдә зур уңышлар телибез.
-
Көзге бал 22.10.2015
Бүген безнең мәктәптә "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм төрле конкурслар белән уралып барды. Ике маңгай арасына туп куеп бию, биеп утыручы кызларның чәчен үрү, җептән алма ашау укучыларга бик кызыклы булды. Иң соңыннан һәр класс мода күрсәтте. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Республика семинары 21.10.2015
21 нче октябрь көнне Сарманда писхологларның республика семинары үтте. Семинарда бик кызыклы күргәзмә оештырылган иде. Безнең мәктәптән күргәзмәдә өстәмә белем бирү педагогы Хафизова Илсинә Баязитовна һәм 4 сыйныф укучысы Юнысова Рания катнаштылар. Алар гәҗиттән кәрҗин үрделәр. Килгән кунаклар аларның эшенә аерым игътибар итте
-
Укучылар олимпиадада 17.10.2015
Мәктәпләрдә укучыларның бөтенроссия һәм республика олимпиадалары туры үтә. Бүген 5-11 класс укучылары рус әдәбияты фәненнән олимпиада эшләделәр.
-
Семинар учителей начальных классов 14.10.2015
13 октября в г. Альметьевске прошёл республиканский семинар учителей начальных классов по теме «Образовательный процесс в условиях реализации ФГОС НОО: средства достижения планируемых результатов».
Методисты начального образования ИЦ «ВЕНТАНА- ГРАФ» выступили на темы:
- Концептуальные основы и методические особенности УМК «Начальная школа ХХI века”...
-
Тарихи очрашу 09.10.2015
Бүген безнең мәктәбебездә тарихи очрашу булды. Районыбызның музей хезмәткәрләре авылыбызның бердәнбер ветераны Абдуллин Габделхак Габдулла улына багышланган видео әзерләгәннәр. Бу видеода Габделхак абыйның сугыш юллары тасвирланган. Очрашуга ветераныбыз улы- шушы мәктәпнең элекке директоры Абдуллин Нур Габделхак улы һәм килене рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган Абдуллина Нурия Фәйзрахман кызы белән килгән иде. Музей хезмәткәрләре Габделхак абыйга 1943нче елда кул куелган тарихи таныклык тапшырдылар. Кичәдә Габделхак абый белән бергә эшләгән, аның укучысы булган Фәния Шакировна үз хәтирәләре белән уртаклашты. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Безнең уңышлар 07.10.2015
Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гүзәл Аминовна озынлыкка сикерү буенча хатын-кызлар арасында 2 нче урынны яулады. Аны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә биек үрләр генә телибез.