муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Урок мужества 29.10.2014
Бүген мәктәбебездә "Батырлык дәресе" үткәрелде. Аны яшь укытучыбыз Карамов И.А. оештырды. "Батырлык дәресе" 1941нче елның 7нче ноябрендә Куйбышев шәһәрендә (хәзерге Самара) үткән хәрби парадка багышланган иде. Дәреснең максаты - балаларда патриотизм, илебезгә карата мәхәббәт хисләре уяту. Чөнки халык патриотизмнан башка читтән килгән авырлыкларга, дошманнарга каршы тора алмый. Шундый салкын, авыр вакытларда үткәрелгән Куйбышев шәһәренең хәрби парады әби-бабаларыбызның батырлыгын, көчле рухлы булуларын күрсәтә. Без алар белән горурланып яшәргә тиеш.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 21.10.2014
Балаларның буш вакытларын дөрес оештыру, аларның сәләтләрен үстерү максатыннан, Зур Нөркәй урта мәктәбендә күп түгәрәкләр эшли. Шуларның берсе – "ОчУмелые ручки". Бүгенге түгәрәктә без гипстан фоторамкалар ясау белән шөгыльләнәбез. Түгәрәкнең җитәкчесе Илсинә Хафизова. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр. “Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен” диләр бит халык мәкалендә. Бәлкем укучыларның бу белемнәре киләчәктә һөнәр сайлауда юнәлеш бирер.
-
Общереспубликанский субботник 18.10.2014
С 8 по 18 октября 2014 года проводится декада по санитарно-экологической очистке территорий муниципальных образований Республики Татарстан. В целях повышения экологической культуры школьников 18 октября 2014 года в МБОУ «Большенуркеевская СОШ» прошёл общереспубликанский субботник по санитарно-экологической очистке территории нашей школы. Были приведены в порядок цветники, спортивная площадка. В акции приняли участие педагоги и школьники в количестве 57 человек.
-
Психологическая помощь 17.10.2014
Сарман гимназиясе базасында психологик үзәк ачылды. Бу үзәктә махсус әзерлекле
белгечләр – психологлар эшли. Аларның төп максаты – төрле яшьтәге балаларның психологик халәтен тикшерү, кирәк булганда ярдәм күрсәтү.
17 нчы октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбенә психологлар төркеме килде. Алар
1 нче сыйныф укучыларының мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен тикшерделәр. 2-4 нче сыйныф укучылары белән тренинглар, анкеталар үткәрделәр, кызыклы уеннар уйнадылар.
Психологлар белән очрашу эшлекле шартларда үтте һәм бик файдалы булды.
-
ПЭП №6 "готов"! 16.10.2014
16нчы октябрь көнне эвакуацион кабул итү пунктларының эшчәнлеген тикшерү үтте. Зур Нөркәй урта мәктәбе ул көнне Чаллы шәһәренең 5 оешмасыннан эвакуацияләнгән халыкны каршы алырга һәм урнаштырырга әзерләнде. Барлык группаларның, медпункт, ана һәм бала бүлмәсе, справкалар өстәле эшчәнлеге оештырылды. 10.29.сәгатьтә “Һава тревогасы” буенча эвакуация үткәрелде. ПЭП сотрудниклары барысы да мәктәп подвалына урнашкан ПРУ га төшеп, отбой булганчы шунда булдылар. ПРУга үзләре белән документларын, сухой паек, противогаз, җылы кием алдылар. ПРУда вакытлыча яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган иде.
ПЭП эшчәнлеге комиссия тарафыннан уңай бәяләнде. Эвакуацияләнгән халыкны кабул итәргә 6нчы номерлы ПЭП тулысынча әзер.
-
Мастер-класс "Беренче ярдәм күрсәтү" 13.10.2014
13нче октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә ГО көне үткәрелде. Башлангыч класс укучыларына гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча 9нчы сыйныф кызлары мастер-класс күрсәттеләр. Рүзилә теория белән таныштырды, Ләйсән практик өлешен күрсәтте, Азалия табышмаклар әйтеп төгәлләде. Кечкенәләр зур кызыксынучанлык белән сораулар бирделәр. Алар өчен бу дәрес бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.
-
Рольләрне алмаштык))) 07.10.2014
Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә Укытучылар көненә багышланган Үзидарә көне үтте. Бу көнне гадәттә балалар да, олылар да көтеп ала. Ул өлкән класс укучыларына мәктәпкә, мәктәп тормышына бөтенләй көтелмәгән яктан күз салырга ярдәм итә. 10-11 сыйныф укучылары “Администрация” командасында директор, анын урынбасарлары булып эшләде, һәм шулай ук бу көнне барлык дәресләрне, укытучыларнын дублёрлары буларак, алар үткәрде. Үзидарә көне – мөмкинлек, сәләт, көчне Сынау көне булды. “Кая барырга? Кем булырга?” – дигән сораулар белән янучылар укытучы һөнәрендә үзләрен сынап карады. Дәресләр алып бару, мәктәп белән идарә итү укучыларга ошаса да, бу көннең традицион: “Укытучы буласыңмы?” – дигән соравына алар: “Юк!”- дип җавап бирде.
-
Бәйрәм белән! 03.10.2014
Урам буйлап атлый укытучы
Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне.
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләребездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Өлкәннәр көне 02.10.2014
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Һәр елны Зур Нөркәй мәктәбендэ бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәбез. 2 октябрь көнне бездә өлкәннәргә багышланган зур бәйрәм үтте. Ветеран укытучы-хезмәткәрләребез – безнең горурлыгыбыз. Өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм-кичәнең 1 нче өлешендә 6 нчы сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Мухаметова Р.Д.) концерт куйдылар. Бәйрәм-кичә мәктәп ашханәсендә, чәй табыны артында дәвам итте.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы күреп яшәргә язсын!
-
Районда укытучылар көне 01.10.2014
Октябрь ае бәйрәмнәргә бай. Шулар арасында 5 октябрь – Укытучылар көне безнең өчен аеруча кадерле. Бу көнне һәркем ямьле балачак иленең әйдәп баручыларын, мәктәптә уку дәверендә тирән белем һәм тәрбия биреп, барлык шатлык-борчуларны уртаклашып яшәүче якын кешеләрен – укытучыларны бәйрәм белән котлый.
Шушы уңайдан, 1 нче октябрь көнне, район мәдәният йортында бәйрәм тантанасы булып үтте. Укытучы һәм тәрбиячеләрне муниципаль район башлыгы Закиров Н.А., район мәгариф бүлеге мөдире Гилязова З.С. тәбрикләде. Котлаулар сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларның чыгышы белән үрелеп барды.