муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Огонь - друг или враг? 29.04.2014
“ Саклана белсәң генә ут - дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя.”
Максат: укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казалар сәбәпче булуын, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү.
-
"Весенняя неделя добра" дәвам итә 28.04.2014
Районда чистарту икеайлыгы башланды. Һәркем игелек кылырга ашыга. Озын кыштан соң чистартыр, җыештырыр урыннар күп. Авылдагы ялгыз әбиләр дә, Минзәлә елгасы буендагы чишмәләр дә укучылырны көтәләр. 28нче апрель көнне Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Күл буе чишмәсе” янына җыелды...
-
Чигәбез дә, тегәбез дә 26.04.2014
Тегә белә, чигә белә,
Бар эшнең дә остасы,
Уңган, булган, үзе чибәр
Татар кызы, кыскасы.
Һәр милләтнең электән килгән йола- гадәтләре була. Татар халкының узенә генә хас кул эшләре гаҗәеп күп. Безнең халык борын-борыннан ук тырыш, эшчән булган. Алар сөлге чиккән, палас суккан, шәльяулыклар бәйләгән. Нөркәй урта мәктәбе укучылары да әби-бабайлардан килгә йолаларга тугры кала.
-
Җиңү көненә әзерлек 25.04.2014
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлаша. 9 май – илебез тарихында алтын хәрефләр белән язылган, сөенечле Җиңү тантанасына ачы күз яшьләре , зур югалтулар ачысы кушылган көн икәнен барыбыз да яхшы беләбез. Әйе, илебез тарихына, аның бөек җиңүләренә без хөрмәт белән карыйбыз. 9 май, Җиңү бәйрәме алдыннан Зур Нөркәй урта мәктәбендә дә бик күп матур чаралар уза.
-
Габдулла Тукайга багышланган китап күргәзмәсе 24.04.2014
26 апрель көнне татар халкынын бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне. Безнең мәктәптә дә аның туган көне зурлап үткәрелә. Мәктәпнең китапханәсендә Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәне укучылар кызыксынып карадылар. Тукай иҗаты һәм тормышы турында күп мәгълүмат алдылар. Г.Тукайның әсәрләрен рус һәм башка телләрдә зур тиражда басылып чыга, аның әсәрләрен бик яратып укыйлар. Габдулла Тукай үзе исән булмаса да, аның әсәрләре халык күңелендә мәңге яши...
-
Җир көне 23.04.2014
22 апрель көнне - Бөтендөнья Җир көне. Шул уңайдан "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 7 сыйныфында "Рәхмәт сиңа, Җир-анабыз, безгә байлык бирәсең" дигән темага чара узды. Аның максаты: укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә сакчыл караш, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү иде. Чара уеннар белән үрелеп барды.
-
Изге эш 22.04.2014
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары ялгыз әби-бабайларга барып хәл-әхвәлләрен сорашып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп тордылар. Шулай ук укучылар авыл чишмәләрен , чишмә тирәләрен чистартуда катнаштылар. 5 нче сыйныф укучыларының “Хөсәен абый” чишмәсен чистарту вакытыннан бер күренеш.
-
9чы сыйныфта ата-аналар җыелышы 21.04.2014
21 апрель көнне Дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча 9нчы классларда ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелыш пресс-конференция формасында үтте. Анда мәктәп директоры Л.Н.Шәйхеразиева, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, фән укытучылары катнашты. Җыелышта Дәүләт йомгаклау аттестациясе нигезләмәсе, үткәрү тәртибе белән таныштырылды. Ата-аналарга методик һәм психологик киңәшләр бирелде. Ата-аналар Дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Яшә, чишмә! 21.04.2014
Яз ае - иң үзенчәлекле вакыт.
Табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Социаль проблемаларны чишүдә хәйрия акцияләре һәм волонтерлар эшендә дә әһәмиятле вакыт башланды. Ел саен апрель аеның соңгы атнасында иреклеләр акциясе “Язгы игелеклелек атнасы” үтә. Безнең илдә ул 1997 нче елдан үткәрелә башлады. Зур Нөркәй урта мәктәбендә дә “Язгы изгелек атнасы” старт алды. 1-11 класс укучылары игелеклелек атнасы кысаларына кергән “Яшә, чишмә” дигән акция үткәрделәр. Чишмә буйларын чүптән арындырдылар.
-
"Имин тәгәрмәч" 19.04.2014
Конкурс «Безопасное колесо» - это не только упорные состязания в знаниях и умениях юных инспекторов движения, это, прежде всего, добрая традиция и обмен опытом, которые оставляют в памяти юных участников дорожного движения самые лучшие и яркие воспоминания. Команда ЮИД МБОУ «Большенуркеевская СОШ» усиленно готовится к конкурсу «Безопасное колесо». В конкурсе будут участвовать учащиеся 5 классов.