муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Лагерь турында 24.06.2014
2-23нче июнь көннәрендә Зур Нөркәй мәктәбендә җәйге мәктәп яны лагеры эшләде. Анда 25 бала ял итте. Укучылар "Сандугач" һәм "Дуслык" отрядларына бүленделәр. Алар өчен төрле чаралар, экскурсияләр, уеннар, конкурслар оештырылды. Балалар лагерьга бик теләп йөрделәр, күңелле ял иттеләр.
-
Ак яулыклы әбием 29.05.2014
Гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү максатыннан МБББУ “Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең“ 7 классына оныкларына иман нурларын иңдерүче, киңәшләрен бирүче әбиләребез бәйрәм кичәсенә җыелды.
Мәктәп бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез.
-
Республика семинары 27.05.2014
Казан шәһәрендә 24-25 май көнне балаларның иҗатын үстерү һәм ярдәм итү максатыннан республика семинары булып узды.Анда балалар тарафыннан ясалган бик куп кул эшләре куелган иде. Зур Нөркәй урта мәктәбе эшләрен өстәмә белем бирү педагогы Хафизова Илсинә тәкъдим итте. Анда газетадан үреп ясалган җил тегермәне, автобус, корабль, сәгать, велосипед, вазалар күргәзмәне карап йөрүчеләр арасында зур кызыксыну уятты.
-
Экскурсияләр башланды:) 26.05.2014
Кабатланмас күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. 9,11 нче сыйныф укучылары дәүләт имтиханнары тапшыра , ә башлангычларны күңелле экскурсияләр көтә.
Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары Минзәлә елгасы буена экскурсиягә бардылар. Елганың яр буйларын, суның агым тизлеген күзәттеләр, үсемлекләр дөньясы белән таныштылар, таллыкта кошлар сайравын тыңладылар.
-
Һөнәрләр күп - кайсын сайларга? 14.05.2014
Укучыларга төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту максатыннан МБББУ «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 7 класс укучылары ОАО «Дружбанефть» нефтьчеләре янына экскурсиягә бардылар. Сәяхәт барышында андагы тормыш, нефть промышленносте белән таныштылар. Шулай ук укучыларга техника куркынычсызлыгы буенча инженер Харисов Расил Фәрит улы объектта кулланылучы технологияләр, кертелгән яңалыклар турында сөйләде.
-
Сак бул, газировка! 13.05.2014
“Сак бул, газировка!”
Соңгы елларда газлы суларның популярлыгы кинәт артты. Кайбер кешеләр бу суларны көн саен эчәләр. Аеруча алар укучы балалар һәм яшьләр арасында бик популяр. Шул нигездә без, Зур Нөркәй урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары, газлы суларның файдалымы әллә зыянлымы икәнен тикшерергә булдык.
Без сыйныф белән бератналык эксперимент уткәрдек. Эксперимент барышында газлы сулар турында бик күп информация табылды, укылды.
Газлы сулар организмга бары тик зыян гына сала дигән нәтиҗәгә килдек.
Сәламәт булыгыз!
-
9 майга әзерлек 07.05.2014
Сугыш балалары… Куп инде алар. Хәзер алар олы яшьтә, гомерләренең ахырына җитеп киләләр, үзләренең югалган балачаклары өчен дәүләттән игътибар, ярдәм өмет итеп яшиләр. Кулларына корал тотып “ура” кычкырып һөҗүмгә бармасалар да, үлем белән йөзгә-йөз очрашмасалар да, сугыш михнәтен күп курергә, ачлык газапларын кичерергә, ә иң авыры ятимлекнең “ачы шулпасын” туйганчы эчәргә туры килгән аларга. Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә...
-
Яшь физик - 2014 06.05.2014
Соңгы елларда безнең Сарман районында төрле фәнни-практик конференцияләр үткәрелә башлады. Агымдагы уку елында да “Яшь физиклар” конференциясе бик зур әзерлек белән узды. Мәктәп укучылары зур аудитория каршында үзләренең фәнни-практик хезмәтләре буенча чыгыш ясадылар. Зур Нөркәй урта мәктәбеннән дә ике укучы катнашты. 7нче сыйныф укучысы Хайруллин Гадел “Кайнау” темасына, 8нче сыйныф укучысы Ахметшин Альмир “Вулканнар” дигән темага әзерләнгән фәнни-практик эшләрен күрсәтеп 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Аларга алга таба да фәнни өлкәдәге хезмәтләрендә уңышлар телибез.
-
Тылсымлы патшалыкка сәяхәт 05.05.2014
Урамда яз хакимлек итә. Язның ягымлы кояшы балаларны урамга чакыра. Кая карама, балаларның шат авазлары ишетелә. Кыш буе ял иткән велосипедлар, самокатлар үзләренең нәни хуҗалары белән урамнарга чыктылар. Балаларның иминлеген саклау максатыннан Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән 5 май көнне юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Тылсымлы патшалыкка сәяхәт” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Янгын сүндерү пунктына экскурсия 30.04.2014
Бүген « Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 7 класс укучылары янгын сүндерү частендә экскурсиядә булдылар. Әлеге очрашу укучылар өчен дә бик файдалы. Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен яңадан укучыларыбызның исләренә төшерделәр. «Тагын бер тапкыр ут белән эш иткәндә уяу һәм игътибарлы булырга чакырабыз.