Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
9 МАЙ-ҖИҢҮ КӨНЕ! 09.05.2016

МАЙНЫҢ ТУГЫЗЫНДА
Май аеның тугызында
Иелепләр тезләнеп,
Кешеләр чәчәк сала,
Һәйкәл янына килеп.
Килгәннәре дә була,
Үз — үзләрен күрергә.
Күз яшьләрен тамызып,
Шул көннәргә керергә.
Күңелләре яшь булса да,
Битләрендә сызыклар.
Аксыл, сирәк чәчләрен дә,
Тараган торле чаклар.
Алар торалар басып,
Таянып таякларга.
Сөйләп яшәү елларын,
Сугышта калганнарга.
Йөрәкләре әрнидер,
Дусларын күрмәгәнгә.
Яшь кенә гомерләрен,
Шул сугыш өздергәнгә.
Кояшлы язгы күктән,
Тамчыларга әйләнеп
Кайталмаган күңелләр,
Төшәләр хәбәр биреп.
Җилләр сыман терәлеп,
Якын килгәндәй алар,
Исән дуслары белән
Сөйләшкәндәй торалар.
Май аеның тугызында,
Иелепләр тезләнеп,
Кешеләрәр чәчәк сала,
Һәйкәл янына килеп. -
Искә алыйк, оныта күрмик... 09.05.2016

Искә алыйк, оныта күрмик.
Искә алыйк, үлеп калган,
Исемнәре югалган.
Илнең батыр егетләрен
Сугыш утында янган.Искә алыйк илен саклап
Сугышкан әтиләрне,
Ирләр кебек, үгез җигеп
Җир сөргән әниләрне.Искә алыйк, башны иеп
Сөя дә алмый калып,
Япь-яшь кенә егетләр
Сугышта калган үлеп.Искә алыйк туташларны,
Шәфкәть кулларын сузып
Коткарып солдатларны
Үзләре калган үлеп.Искә алыйк балаларны
Партизан булып йөреп,
Фашистлар белэн сугышкан
Кечкенә генә булып.Искә алыйк лагерларда,
Җаза утында янып,
Интегеп үлгәннәрне
Күп газапны кичереп…Искә алыйк әниләрне
Сугыштан хәбәр көтеп,
Көне, төне утырганнар
Сагыш утында янып.Оныта күрмик дусларым
Авыр сугыш елларын,
Шул сугышны жинеп чыккан
Илнен батыр улларын.Лилия Гиматдинова
*****
Җиңү көне
Менә тагын килде ҖИҢҮ көне!!!
Аннан бөек бәйрәм бармы соң?
Ә син, әтием, ничә еллар инде
Авыл һәйкәле янына бармыйсың.Килми анда синең тиңдәшләрең,
Алар күптән инде үлеп беттеләр.
Киләчәккә тыныч тормыш төзеп
Үткән тарихны да алып киттеләр. -
Бөек Җиңүгә 71 ел!!! 08.05.2016

8 нче май көнне Тимершык авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм оештырылды. Әлеге бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары -авылыбыз ветераннары Насыйбуллин Хәсиятулла Насыйбулла улы, Гайфиев Шаһи Гайфи улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хазиев Айдар Ханифулла улы, Тимершык урта мәктәбе директоры Галимов Илфат Рафинадович катнаштылар. Авыл мәдәният йорты эшләүчеләре тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды. Мәктәбебезнең 8,9,10 һәм 11 нче сыйныф укучылары искиткеч матур чыгыш ясадылар. Насыйбуллин Хәсиятулла Насыйбулла улы, Гайфиев Шаһи Гайфи улы яшьләргә үзләренең тормышларын кыскача сөйләп үттеләр, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәделәр.
-
Беседа с учениками о "Телефоне доверия" 06.05.2016

6 мая педагог-организатор Гиниятуллина Ильгамия Искандеровна провела беседу о "Телефоне доверия". В беседе участвовали ученики 5-8 классов. Гиниятуллина И.И. рассказала об истории возникновения телефона доверия, дала подробную информацию о том, кто работает в таких центрах, какой профессии, когда можно позвонить, какие проблемы можно обсудить. Провела анкетирование на тему " Время доверять", где ученики в анонимной форме ответили на вопросы. Беседа прошла очень интересной и полезной.
-
Телефон доверия 05.05.2016

-
Волейбол. Товарищеская встреча 30.04.2016

30 апреля на базе МБОУ "Тимершикская СОШ Сабинского муниципального района РТ" прошло товарищеское соревнование по волейболу среди девушек 2003-2004 г.р. Участвовало 4 команды: Кукморский район , 2 команды "Зилант1", "Зилант2", Сабинский район " Тимершик", Тюлячинский район "Тюлячи". В захватывающей игре призовые места заняли следующие команды:
1 место-Зилант 1
2 место-Тимершик
3 место-Зилант 2
Благодарим всех участников и тренеров, членов жюри за красивую праздничную игру!
-
"СӘЛӘТЛЕ БАЛАЧАК-ӨМЕТЛЕ КИЛӘЧӘК" 30.04.2016

20 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә оештырылган конкурс-фестиваль " Сәләтле балачак-өметле киләчәк" бәйгесендә мәктәбебез укучылары катнашты. Куш эшләнмәләре өлешендә 5 нче сыйныф укучысы Хабибрахманова Фирүзә( җитәкчесе Фальванова А.Ф.), бию әлешендә "Мизгел" бию төркеме ( җитәкчесе Галимов Р.Ф.) катнаштылар. Фирүзәбез 1 нче урынга, биюче кызларыбыз 3 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны! Алга таба да уҗышлар телибез!
-
Подвиг, вошедший в историю 28.04.2016

28 апреля учитель ОБЖ Биктимиров Альберт Гильмуллович провел открытый урок в честь 100-летия со дня рождения А.М.Маресьева на тему
« Подвиг, вошедший в историю»
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2016

Бүген, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган тематик атналыкның йомгаклау өлеше булып узды. Татар теле укытучылары җитәкчелегендә " Тукай шигырләре" бәйгесе оештырылды. Мәктәпкүләм оештырылган бәйгедә бер сыйныф та читтә калмады. Һәр катнашучы грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган сәхнәләштергән чыгыш. 25.04.2016

Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуны билгеләп үтү максатында, мәктәбебездә берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрелеп тора. 25 нче апрель көнне,татар теле укытучылары Миннеханова М.Ф. һәм Биктимирова Э.Г.җитәкчелегендә оештырылган Г.Тукайның әкиятләрен берләштереп , заманча итеп сәхнәләштерелгән укучыларның театраль чыгышын карап уздык. Чыгышлары бик күңелле булды. Укучылар сәхнәдә үзләрен бик иркен тоттылар, матур чыгыш ясадылар. Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштырып торган өчен татар телчелчеләренә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.



















