Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Шахмат ярышы 23.07.2016

Халыкара шахмат көненә багышланган район буенча шахмат ярышларында безнең мәктәп укучылары да катнашты. 23 команда арасында безнең 1-4 сыйныф укучылары командасы 3 нче урынны яулады. Бу җиңүгә Даутов Илсаф, Загидуллин Инсаф, Хазиев Камилләрнең тырышлыгы куелды. Шулай ук команданың җитәкчесе Нургаязова Гөлнара да, хатын-кыз укытучылар арасында 3 нче урынны алды. Җиңүчеләргә бик зур рәхмәт! Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
"Чистый берег-2016" 16.07.2016

В деревне Тимершик прошла акция «Чистый берег-2016», в котором участвовали учителя и работники нашей школы. В ходе акции была организована работа по очистке берегов сельских речек от деревьев и растительности.
-
Безопасность на воде 07.07.2016

В связи участившимися случаями гибели детей на воде, нарушением правил безопасности, а также в целях профилактики были проведены беседы с родителями для разъяснения необходимости соблюдения детьми правил безопасности на воде и розданы памятки "Памятки для родителей".
-
Лагерьның 21 нчы көне 24.06.2016

Бүген - укучыларның лагерь белән саубуллашу көннәре. Балалар иртәнге аштан соң лагерь ябылышына багышланган концертка әзерләнә башладылар. Биюләр, җырлар, шигырьләр кабатланды.
Көндезге аш алдыннан ОБЖ укытучысы Биктимиров Альберт Гильмуллович балаларга су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты. Су буена әти-әнидән башка барырга ярамаганлыгын кабат исләренә төшерде.
Лагерь ябылышына дип әзерләнгән концерт бик күңелле үтте. Концерттан соң тантаналы төстә лагерь флагы төшерелде.
Укучыларның җәйге ялларын исән-имин, һәвеф-хәтәрсез үткәреп, белем алырга яңа көч туплап килүләрен теләп калабыз.
-
Лагерьның 20 нче көне 23.06.2016

Бүгенге көнебез "Наркотиксыз тормыш" акциясенә карата флэшмоб белән башланып китте. Биюдән соң, шушы темага карата асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясадылар.
Иртәнге аштан соң "Техник иҗат" түгәрәге үз ишекләрен киң итеп ачып, укучыларны кабул итте. Җитәкчесе Илнур Корбанович эш кораллары, станоклар белән таныштырды. Үзенең иҗат лабороториясендәге эшләнмәләрне дә тәкъдим итте.
-
Лагерьның 19 нчы көне 22.06.2016

Лагерьның санаулы көннәре генә калып бара. Бүген аның 19 нчы көне. Балалар килүгә күңелле музыка астында иртәнге гимнастика ясадылар.
22 июнь 1941 ел... бу дата күңелгә авыр саннар булып язылган. Нәкъ менә шушы көнне фашист илбасарлары безнең илебезгә кисәтүсез бәреп кереп сугыш башлыйлар. Бу сугышта күп миллионлаган халкыбыз һәлак була һәм хәбәрсез югала.
Без дә бу көнне игътибарсыз калдырмадык. Иртәнге аштан соң үзебезнең нәни кулларыбыз белән венок ясап, аны "Алар безнең өчен һәлак булдылар" дип аталган обелискка тантаналы төстә төшереп куйдык. Үзебезнең авыл җирлегеннән сугышка китеп һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Аннан менгәч сугыш турында кино карадык.
-
Лагерьның 18 нче көне 21.06.2016

"Шатлык" та 18 нче көнебез шаулап-гөрләп үтеп бара. Иртәнге аштан соң, балалар Тимершык авылы мәчетенә экскурсиягә бардылар. Авылыбыз абыстае Файмә апай ата-ана хакы турында вәгазь сөйләде, краза тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Укучылар бик игътибарлап сөйләгәннәрне тыңлап утырдылар.
Аннан кайткач Фәйзетдинова З.Б. "Кызыклы инглиз теле" дигән викторина үткәрде. Кызыклы сорауларга җавап бирделәр, җырлар җырладылар.
-
Лагерьның 17 нче көне 20.06.2016

Легерыбызның 17 нче көне дә артта калды. Бүген көнебез чараларга бигрәк тә бай булды. Иң беренче, спортзалда "Күңелле стартлар" булды. Балалар төрле спорт төрләрендә үзләренең көчләрен сынадылар. Уен бик матур һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барды. Уен ахырында җиңүче командаларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Аннан соң безгә кунакка участок инспекторы Гатин Марат абыйлары килде. Ул укучыларга велосипед белән йөрү, су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар үзләре теләгән сорауларга җаваплар алдылар.
Көннең икенче яртысында өстәл уеннары уйнадылар.
-
Лагерьның 16 нчы көне 18.06.2016

Лагерьның 16 нчы көне гөрләп үз эшен башлап җибәрде. Балалар "Шатлык"ка бик теләп йөриләр.
Бүген алар Миңгәр авылындагы манарага һәм теплицага сәяхәт кылдылар. Манараның эченә керә алмасалар да, тышындагы матурлыкка соклануларын яшерә алмадылар.
Аннан соң алар яшелчә теплицасына юл тоттылар. Монда кыяр һәм помидор үстерелә. Балалар монда эшләүчеләрнең эш шартларын карадылар, кыяр үстерү технологиясе белән таныштылар. Ахырдан аларны теплица хезмәткәрләре кыяр белән сыйладылар.
Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 15 нче көне 17.06.2016

Көннән-көн "Шатлык" лагеры ахырына якынлаша бара. Бүген бездә инде 15 нче көн. Балалар иртәнге аштан соң, "Мы готовы к ГТО!" дип исемләнгән отрядлар арасында плакатлар ясау ярышында булдылар.Бик матур, темага туры килә торган плакатлар хасил булды. Урыннар билгеләнеп, грамоталар һәм бүләкләр бирелде.
Сәгать 12 дә "Нарат" боз сараена тимераякта шуарга бардылар.
Саф һавада уеннар да уйнадылар.



















