Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Корбан ашы. 14.09.2016

Бүген мәктәбебездә Корбан ашы үткәрелде. Авылыбызның имамы Рәмис Хаҗиров укучыларга, тәрбия гамәлләрен үз эченә алган вәгазьләр сөйләде.
Һәр көнне игелекләр кылып яшик!
-
Мәрхәмәтлелек дәресе 10.09.2016

Педагог оештыручы Гиниятуллина И.И. 5-7 сыйныфлар өчен мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде. Укучылар бу чарада бик теләп катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы. 09.09.2016

9 сентябрь көнне гриппка каршы профилактика үткәрү максатыннан, әти-әниләр җыелышы булып үтте. Авылыбыз фельдшеры Нуриева З.Ф. грипптан саклану чаралары буенча чыгыш ясады.
-
Эвакуациягә өйрәнүләр. 08.09.2016

"Экстремизмга ЮК!" атналыгы уңаеннан мәктәбебездә эвакуация буенча өйрәнү күнегүләре булып үтте. Укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр янгын килеп чыкканда, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта нинди кагыйдәләр зарурлыгын кабатлап, янә бер тапкыр исләренә төшерделәр.
-
Юлларда сак булыгыз! 07.09.2016

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы уңаеннан, тормыш иминлеге укытучысы Биктимиров А.Г. 1сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты. Укучылар мәктәпкә килгәндә, кайтканда һәм башка урыннарда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр.
-
Балалар куркынычсызлыгы. 05.09.2016

“Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы дәвам итә. 5 сентябрь көнне мәктәбебездә балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Сибагатов Айгиз Әнәсович һәм юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәре укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Юл йөрү кагыйдәләре, кич чыгу вакыты, укучылар тәртибе ныгытып аңлатылды.
-
Мәскәүгә сәяхәт. 02.09.2016

Тимершык урта мәктәбенең 20 укучысы 2 укытучы җитәкчелегендә 28 нче августтан 31 нче августка кадәр Мәскәү шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.
Дәүләтебез тарафыннан оештырылган "Моя Россия" проекты кысаларында "Золотое кольцо" дип исемләнгән һәм үз эченә Россия Федерациясенең берничә шәһәрен берләштергән әлеге экскурсия мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды. Мәскәү, Ярославль, Переславль, Ростов Великий, Сергиев Посад кебек шәһәрләрнең бай эчтәлекле тарихы белән таныштылар. Бөек язучыларыбыз Н.В.Гоголь, Л.Н.Толстой, А.С.Пушкин, М.Булгаков музейларына сәяхәт кылдылар, шәһәрләрнең тарихи урыннарында булдылар. Әлеге сәяхәттән үзләренең рухи һәм мәдәни дөньяларын баетып кайттылар.
Сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләрдә озак сакланыр.
Туган илебезнең бай тарихын шушындый проектлар аша таныштырган өчен хөкүмәтебезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да мавыктыргыч экскурсияләр булыр дип көтеп калабыз.
-
“ Экстремизмга – юк!” айлыгы 02.09.2016

“Экстремизмга – юк!” айлыгы уңаеннан мәктәптә 2 сентябрь көнне сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар белән әңгәмә барышында “терроризм “ сүзенә басым ясадылар, аңлатып үттеләр. Беслан мәктәбендә террорчылык актында һәлак булучылар искә алынды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, һәрвакыт игътибарлы булырга кушылды.
-
Белем көне белән! 01.09.2016

Сентябрь, сентябрь! Килеп тә җитте.
Алтын-сары яфрак белән бизәде көзне.
Гел бишкә генә укырга өндәде безне.
-
Сыйныф cәгатьләре 01.09.2016

Сыйныф сәгатьләре "Без Татарстан командасында" темасына багышланды. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше Һәм ГТО юнәлеше турында файдалы мәгълүмат алдылар.



















