Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Тукай эзләре буйлап.... 22.04.2016

Кабак маҗарасы (Тукайга ияреп...)
Быелгы көз мул килде,
Көннәре дә шәп тора.
Хәтта ки бөркү булып,
Кояшы да кыздыра.
Табигатькә сокланып,
Як-ягыма каранып,
Кайтып киләм урамнан.
Ни күрим:
үрелеп төшкән бер кабак коймадан.
Әйтерсең лә, бакчасына сыймаган.
Кояш нурында ялтырыйдыр,
Сап-сары матур кабак.
Кабакка зур конкурс дип,
радиолар сөйләгәндә,
Ничек торасың карап?!
Як-ягымда һичкемнең
Юклыгын белдем дә мин.
Чаптым тиз генә өйгә.
Кабакны элдем дә мин.
Әй чабам мин, әй чабам.
Тирлим, пешәм һәм кып-кызу утта янам.
Кайтып җиттем бугай дип,
Борылып баксам артыма....
Кабак хуҗасы – Сәрби әби
Минем артымнан чаба.
Кычкырыдыр әй үзе,
Кулында зур бер таяк.
Ник алдың аны, имансыз?
Ул минем алтын кабак.
Бер кабакка калганмыни
Тынычланыр , нишләсен.
Капкабыздан кердем киттем.
Тик шулай да, шикләнеп,
Төшереп куйдым келәсен.
Тиз генә өйгә кердем дә,
Әни, кабак таптым , дидем.
Сусадым, арыдым, көчкә
Күтәреп кайттым , дидем.
Әни никтер куанмады,
Алып куйды кабакны.
Һәм шулвакыт шак та шок
Шакыйлар бит капканы.
Көпә-көндез кем шакылдый?
Кем элгән ул келәне?
И пычагым кергери, дип
Чыгып китте бит әни.
Ә капканың теге ягында
Сукрана Сәрби әби.
Бир тизрәк, кая минем кабак?
Бая урлап качты синең кызың карак.
Бер чара юк, гафу үтенеп,
Бирде әни кабакны.
Сәрби әбине озаткач,
Әй укытты сабакны.
Хәзер юлда ни ятса да,
Әйләнеп үтәм инде.
Я иясе бардыр, дип,
Калдырып китәм инде.
Ә чынлыкта, мин үзем
Һич андый кызый түгел.
Тырышып укыйм, ярдәмчел,
Яхшыда минем күңел.
Саба муниципаль районы
Тимершык урта мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучысы
Гаттарова Айгөл эше.
-
Акция " Георгиевская лента" 22.04.2016

Во время перемен волонтеры школы и педагог-организатор проводили опросник по проверке знаний учащихся о войне, ветеранах. Ученики, которые ответили на вопросы правильно, получили георгиевские ленты.
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган радиомарафон 22.04.2016

22 нче апрель көнне мәктәптә Габдулла Тукай иҗаты белән танышуны дәвам итеп, аның әсәрләре аша балаларга телебезнең матур, татлы, аһәңле, моңлы икәнлеген аңлату максатыннан, радиомарафон булып үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен һәм Г.Тукайга багышланган үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
-
Яхшы эшләр көне 21.04.2016

22 апрель көнне мәктәбебезнең педагог-организаторы Гиниятуллина Илхамия Искандеровна җитәкчелегендә "Кайнар йөрәкләр" дип исем алган волонтер укучыларыбыз-Гиниятуллин Илназ, Галимова Зилә һәм Галимҗанова Энҗе өйдә белем алучы 4 нче сыйныф укучысы Мухаметзянов Рамил янына барып кайттылар. Рамил килгән кунакларны бик сөенеп каршы алды. Волонтер укучыларыбыз Рамил белән рәсемнәр ясадылар, уйнадылар, Габдулла Тукайның шигырләрен дә искә төшерделәр.
Яхшы эшләрне көн саен башкарыйк, тирә-юнебездәгеләргә мәрхәмәтле, игътибарлы булыйк!!!
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган бердәм дәрес. 20.04.2016

20 нче апрельдә Г.Тукай иҗатына багышланган бердәм дәрес булып үтте. Әлеге дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Миннеханова М.Ф., Биктимирова Э.Г. оештырды. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар. Дәрес “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган иҗади почмак. 19.04.2016

Мәктәбебездә шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларыбызның берсе - Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар үтә. 19 нчы апрельдә мәктәптә Тукай почмагы булдырылды. Әлеге почмакта язучының әсәрләре, аның турында әдипләребезнең фикерләре белән танышырга була. Шулай ук, Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсем күргәзмәсе дә шунда урнаштырылды.
-
Литературная квест-игра по творчеству М.Твена 17.04.2016

17 апреля библиотекарь Шакирова Г.Х.провела литературную квест-игру по творчеству Марка Твена с учениками 5 класса.
-
Өмә. 17.04.2016

17 нче апрель көнне укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәп яны тирәсен җыештыру эшләре алып барылды. 8А һәм 10 нчы сыйныф укучылары " Изгеләр" чишмәсен җыештырдылар.
-
Мәрхәмәтлелек ярминкәсе-2016. 15.04.2016

19-27 нче апрель атналыгы " Язның мәрхәмәтлелек атналыгы" дип игълан ителгән иде. Димәк, әлеге атна дәвамында һәр кеше, янәшәбездәге барлык кешеләргә, хайваннарга яхшылык эшләргә тиеш. Шушы максаттан, 15 нче апрель көнне, мәктәп укучылары, әти-әниләре тырышлыгы белән, искиткеч зур, матур ярминкә оештырылды. Әлеге ярминкә " Мәрхәмәтлелек ярминкәсе" дип аталды. Сатылган әйберләрдән җыелган акчалар мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә, үзебезнең кечкенә генә өлешебезне кертүгә тотылачак. Киләсе атна дәвамында,безнең мәктәп укучылары арасында барланган волонтерлар командасы белән,зур эшләр башкарасыбыз бар!
-
Тимурчылар. 14.04.2016




















