Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Лагерьның 14 нче көне 16.06.2016

Бүген дә лагерь, ишекләрен киң итеп ачып балаларны үзенә кабул итеп алды. Көн бик матур гына башланып китте.
Укучылар тәмле итеп иртәнге ашны ашаганнан сон, Шәмәрдән мәдәният йортында Т.Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк" исемле спектаклен карап кайттылар. Бу спектакльдә төп рольләрне безнең мәктәптә белем алучы Гиниятуллин Илназ һәм Гиниятуллин Фаилләр башкарды. Балаларга спектакль бик ошады. Алар бик кәнәгать булып калдылар.
Көннең икенче яртысы саф һавада уеннар белән дәвам итте.
-
Лагерьның 12 нче көне 15.06.2016

Ял һәм хезмәт лагере үз эшен дәвам итә. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләп алганнан соң, укучыларыбыз авыл механизаторлары белән очрашуга бардылар. Алар, әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре белән таныштылар, үзләре теләгән сорауларга җаваплар алдылар.
-
Лагерьның 13 нче көне 15.06.2016

"Шатлык" лагеры балаларны кабат сәламли. Көнне бик матур музыка астында иртәнге гимнастика белән башлап җибәрдек. Иртәнге аштан соң, Саба мәдәният йорты артистлары бик матур тамаша күрсәттеләр. Берсеннән- берсе кызык, күңелле уеннар уйнаттылар. Һәр уеннан соң җиңүчеләрне билгеләп, матур бүләкләр белән сөендерделәр. Балаларның күңелләрен күргән өчен аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Лагерьның 11 нче көне 13.06.2016

Лагерь көне бик оешкан һәм кызыклы башланып китте Бу атна план буенча ГТО атналыгы. Укучылар иртәнге аштан соң ГТО нормативлары тапшырырга спортзалга җыелдылар. Физкультура укытучысы Биктимиров А.Г. һәрбер спорт төрен әйбәтләп аңлатып, күрсәтеп чыкты. Шуннан соң укучылар нормативлар тапшыра башладылар: урыннан сикерү, иелү, скакалкада сикерү, турникта тартылу. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
"Пчёлки" хезмәт лагерына йөрүчеләр Миңгәр авылында урнашкан кыяр, помидор үстерү теплицасында булып кайттылар. Лагерь начальнигны Лилия Римгилевна укучыларның буш вакытларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздыру өстендә эш алып бара.
-
Лагерьның 10 нчы көне 11.06.2016

"Шатлык" һәм "Пчелки" лагерының инде 10 нчы көне. Балалар музыка астында иртәнге гимнастика ясадылар. Иртәнге аштан соң укучыларга Зөлфия Фидәилевна "Россия көне белән" дигән викторина үткәрде. Балаларга Россия символы, гербы, флагы турында бик кызыклы мәгълүмат бирелде. Викторина уен формасында барды. Алар үзләре ясаган корабльгә утырып Россия буйлап сәяхәт иттеләр. Уенның ахыры хәрби патриотик рухта "Полки идут стеной" дигән җыр белән төгәлләнде..
-
Лагерьның 9 нчы көне 10.06.2016

Лагерьның 9 нчы көне бик матур гына башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк", дип исемләнгән җәйге спартакиадага җыелдылар. Физкультура укытучысы Хайретдинова Н.И. һәм вожатыйлар балаларны командаларга бүлеп бик күңелле уеннарда ярыштырдылар. Җиңүче командаларга грамоталар тапшырылды.
Ярыштан соң балалар Кызыл Мишә роботлаштырылган сөтчелек фермасына экскурциягә бардылар. Роботның ничек итеп сыер сауганын карап тордылар.Укучылар бик кызыксынып кайттылар.
Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 8 нче көне 09.06.2016

Көн арты көн үтә тора. Лагерьның 7 нче көне дә килеп җитте. Иртәнге аштан соң балалар ашкынып, кармакларын алып Мишә буена балык тотарга төшеп киттеләр. Рәхәтләнеп балык тоттылар, төрледән төрле уеннар уйнадылар.
Аннан кайткач, авылыбыз фельшеры Нуриева З.Ф. "Начар гадәтләргә "ЮК!" диген" дип исемләнәгән профилактик әңгәмә үткәрде. Балалар бтк актив катнашып утырдылар.
Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадылар
-
Лагерьның 7 нче көне 08.06.2016

Лагерьдә 7 нче көнебез музыка астында иртәнге гимнастика белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар "Хореография" түгәрәгенә җыелдылар. Өйрәнгән биюләрен искә төшерделәр, яңа биюләр дә өйрәнә башладылар.
Икенче аштан соң, "Урман табибы кабул итә" дигән уен-сәяхәткә киттелләр. География укытучысы Фазылов Р.М. үзебездә үсә торган дару үләннәре белән таныштырды, аларның файдалары турында сөйләде.
Хезмәт лагерына йөрүче укучылар Кызыл- Мишә авылында урнашкан роботлаштырылган сыер саву фермасына сәяхәт кылдылар.
Әлеге лагерьда да балаларның көннәре кызыклы һәм файдалы үтә.
-
Лагерьның 6 нчы көне 07.06.2016

Бүген балалар лагерьга бигрәк тә ашкынып килделәр. Чөнки бездә "Шаянтуй-2016" җырлы-уенлы бәйрәме булачак.
Балалар иртәнге аштан соң, гармун астында җырлап, отрядлар буйлап бирнә җыярга чыктылар. Һәрбер бала өеннән кечкенә генә бүләк алып килгән иде, шул бүләкләрен тапшырдылар, Бирнә җыюдан, һәзерге вакытта мәктәптә булган укытучылар да читтә калмадылар.
Балалар шаян җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Сабантуй уеннарын да яратып уйнадылар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, урындыктан шашка ташу. Шаянтуй бәйрәменнән балалар бик кәнәгать калдылар.
-
Лагерьның 5 нче көне 06.06.2016

Иртә баштан көн сүрән, яңгырлы булуга да карамастан лагерьга бөтен балалар да килделәр. Көн бик җанлы башланып китте.
Сәгать 9 дан 11 гә кадәр "Хореография" түгәрәге үз ишекләрен ачып җибәрде. Түгәрәк җитәкчесе Галимов Рүзәл төрле халык, заманча биюләрне балаларга бик теләп өйрәтте, балалар да теләп өйрәнделәр.
Көннең икенче яртысында "Начар гадәтләргә "ЮК!" диген дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде. Балалар начар гадәтләр турында сөйләштеләр.



















