Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Шәүкәт Биктемиров музеена сәяхәт. 30.10.2016

31 октябрь көнне Миңгәр авылында урнашкан Шәүкәт Биктемиров исемендәге музейга бару истәлекле вакыйга булды. Музей җитәкчесе Ләйсән Заһировнага рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Тамчы - шоу"да кунакта 30.10.2016

30 октябрь көнне мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Дәүлиев Әлфис, Нәҗипова Илзидә, Шамилова Инзилә "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып җиңү бәхетенә ирештеләр. "Саба йолдызлары" командасы Башкортстан районыннан килгән "Дуслык" командасы белән көч сынашты. Катнашкан укучыларга һәм аларның әти-әниләренә мәктәп дирекциясе исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
"Тимершык мәктәбе телевидениесе" тәкъдим итә 29.10.2016

Әлеге чара "Тимершык мәктәбе телевидениесе" аша турыдан-туры эфирда барды. "Көлеп алыйк", "Танцы", "Җырлыйк әле", "Башваткыч" тапшырулары һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
"Көзге бал" 28.10.2016

28 октябрь көнне 5-7 сыйныф укучылары катнашында "Көз патшасы" исеме астында КВН булды. Укучылар төрле яклап көч сынаштылар: кызыклы сорауларга җавап бирделәр, скетчлар куйдылар, мода күрсәттелләр. 1 урынга-6 сыйныф, 2 урынга-5 сыйныф, 3 урынга-7 сыйныфлар лаек дип табылды.
-
Хуш киләсең ,Алтын көз! 27.10.2016

1-4 сыйныфлар өчен көз бәйрәме "Сөмбелә" исеме астында үтте. Укучылар бик күңелле ял иттеләр. Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды. Һәр катнашучыга кечкенә генә булса да, бүләк тә тапшырылды.
-
Укытучылар спартакиадасы 15.10.2016

15 нче октябрь көнне районыбызда укытучыларның җәйге спартакиадасы үтте.Саба районы командасы беренче урынга лаек булды.Район командасы составында мәктәбебезнең физик тәрбия һәм ТИН дәресләре укытучысы Альберт Гыйлмуллович катнашып, гер күтәрү буенча 1 нче урынны яулады. Чын куңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез.
-
Сарымсак утырту. 07.10.2016

-
Укытучыларыбызны бүләкләү. 06.10.2016

Укытучылар бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм кичәсендә безнең мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гарифуллина М.М. Мәгариф идарәсенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Марсилә Миннәхметовнаны котлыйбыз. Алга таба да эшендә уңышлар теләп калабыз.
-
Өлкәннәр көне. 06.10.2016

6 октябрь - Укытучылар һәм өлкәннәр көне уңаеннан, 9 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Бәйрәм матур шигырьләр, укучыларның биюләре һәм котлаулары белән үрелеп барды.
Бу бәйрәмне оештырган укучыларга, аларның сыйныф җитәкчеләре Зилә Башировна һәм Рузинә Яватовнага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016

Бүген укытучылар көне. Дума укучылары, укытучыларны бәйрәм белән котлап ишек төбендә үк каршы алдылар. Сюрприз моментлары да әзерләгәннәр иде.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез.



















