Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189
-
Татарстан Республикасының 8-нче яшүсмерләр спартакиадасы
12.02.2011
Буген, ягъни 12 февраль көнне Сабада Татарстан Республикасының 8-нче спартакиадасында волейбол буенча район туры узды. Шекше мәктәбеннән егетләр командасы (1995-1997 еллар) да катнашты. 14 февраль көнне узачак ярышларда кызлар командасына (1996-1998 еллар) да уңышлар теләп калабыз.
-
Герой- пионерлар белән танышу
11.02.2011
11нче февраль көнне 11нче класста "Хәрби-патриотик айлык"ка багышланган тәрбия дәресендә укучылар Советлар Союзы герое дигән бөек исемгә лаек булган пионерлар белән таныштылар. Валя Котик, Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың батырлыклары турында бик кызыксынып тыңладылар. Әлеге яшь пионерларның тәвәккәллеге, батырлыгы кебек сыйфатлары укучыларда соклану хисе уятты.
-
"Дулкыннар " конкурсында катнашабыз!
11.02.2011
Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел булуга багышланган "Дулкыннар" Республика конкурсының район турында безнең укучылар да катнашты. Гарипова Динәнең (8 класс) "Кара урман" сюитасына , Зайнагиева Зәлинәнең (6 класс) "Зөһрә" балетына төрле ысуллар кулланып ясалган рәсемнәре сайлап алу турына җибәрелде.
-
Мәктәп шугалагы гөрли!
11.02.2011
Мәктәп шугалагы балаларның шат тавышыннан бер дә тынып тормый. Менә бүген дә I , II класс укучылары үзләренең укытучылары белән шугалакта күңел ачалар.
-
“Әти дә солдат булган” рәсем конкурсы
10.02.2011
Февраль ае хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелде. Шул максаттан классларда төрле темага эш алып барыла, чаралар үткәрелә. Мәсәлән, I , II класс укучылары “Әти дә солдат булган” рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар һәм әтиләре турында горурланып сөйләделәр.
-
Хәрби җырлар
10.02.2011
10 февраль көнне тәрбия сәгатендә 7 класс укучылары хәрби җырлар өйрәнделәр. Класс җитәкчеләре Миләүшә Рамилевна укучыларга бу җырларнынның ничек килеп чыгуы турында сөйләде. Бу укучыларда хәрби җырларга карата тагын да ныграк мәхәббәт уятты.
-
"Солдатта булган диләр”
10.02.2011
Мәктәбебездә "Хәрби-партиотик айлык" дәвам итә. 10 февраль көнне башлангыч класс укучылары традицияләренә тугры калып, быел да армия сафларында хезмәт иткән авылдаш егетләр белән "Солдатта булган диләр” темасы астында очрашу үткәрделәр. Габдулхаков Ленар хезмәт иткән чорында әти-әни, туган авыл , дусларын сагыну турында сөйләсә, Хәйретдинов Илназ егетләргә армиягә баруның кирәклеген аңлатты. Очрашу бик җанлы үтте, укучылар теләгән сорауларына җавап алдылар. Кичә истәлек бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
-
Халыкка багышланган гомер
10.02.2011
21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан 6 класста "Халыкка багышланган гомер" дигән Н. Исәнбәт иҗаты буенча кичә-дәрес үткәрелде. Укучылар дәрескә бик күп эзләнделәр, язучының күпкырлы эшчәнлеген барладылар. Дәрес укучыларга бик күп мәгълүмат бирде.
-
“Язмыш сынауларын кичеп...”
09.02.2011
9 февраль көнне 5 класста “Хәрби-партиотик айлык”ка багышланган “Язмыш сынауларын кичеп...” дигән класс сәгате үткәрелде. Анда укучылар авылыбызның хөрмәтле кешесе Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипов Нәҗип абыйның тормыш юлы белән таныштылар. Аның фотоальбомын караганнан соң, укучылар үзләренең алган тәэсирләрен, уй-кичерешләрен җиткерделәр.
-
“Без тынычлык яклы!”
08.02.2011
8 нче февраль озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар арасында “Без тынычлык яклы!”дигэә темага күңелле стартлар уены булып узды. Балалар ике командага бүленеп, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен сынадылар.