Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Без КФУда 22.02.2012
21 нче февраль көнне 11 класс укучысы Мәҗитова Эльвира (укытучысы Зәйнәгыева З.Ф.) КФУда уздырылган укучылар һәм студентларның "Татар лингвокультурологиясе:проблемалар һәм перспективалар" дигән III Республика конференциясендә катнашты. "Мәкаль һәм әйтемнәрнең тел үзенчәлекләре" дигән темага чыгыш ясап, "Иң яхшы доклад" номинациясендә Мактау Грамотасына лаек булды. -
Мәктәп китапханәчеләре семинары 21.02.2012

21 нче февраль көнне мәктәбебездә "Укучыларның алдагы тормышларын формалаштыруда мәктәп китапханәсенең роле" темасына мәктәп китапханәчеләренең район семинары үтте. Китапханәче Мәхмүтова Г.М. җитәкчелегендә 6-10 класс укучылары "Хезмәте барның-хөрмәте бар" әдәби-музыкаль кичәсен күрсәттеләр.
-
Педагоглар чаңгыда ярыша 20.02.2012

18 нче февраль көнне Байлар Сабасында мәгариф хезмәткәрләренең чаңгы буенча эстафета ярышлары узды. Бу ярышларда Безнең Шекше урта мәктәбе укытучылары IV урынны яуладылар.
-
Пионериягә-90 20.02.2012
17-19 нче фефраль көннәрендә Биектау районында урнашкан "Костер" укыту-сәламәтләндерү үзәгендә Пионериянең 90 еллыгына җыен-киңәшмә булып узды. Бу җыенда безнең мәктәбебезнең педагог-организаторы Габдрахманова Р.М. һәм районыбызның иң актив укучылары катнашты. -
Туган тел көне
17.02.2012
7 февраль көнне Хәбирҗанова Р. И. 5 нче сыйныф укучылары өчен "Туган телем-татар теле" дигән темага ачык чара үткәрде. Туган тел турында мәкаль-шигырьләр укылды, җырлар җырланды.
-
М. Җәлил туган көн. 16.02.2012

15 февраль- М. Җәлил туган көн. 15 февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З. ф. 2-4 класс укучылары өчен "М. Җәлил- безнең күңелләрдә" дигән темага класс сәгате үткәрде.
-
Туган тел атналыгы дәвам итә
16.02.2012
16 февраль көнне мәктәбебездә "Туган телдә иң яхшы шигырь сөйләүче"не билгеләү өчен ачык микрофон үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Әфганстан-йөрәк ярасы... 15.02.2012

1989 нчы елның 15 нче феврале Әфганстаннан Совет гаскәрләренең тулысынча чыгарылган көн. Бүген ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. югары класс укучылары белән шул темага класс сәгате үткәрде. Ул елларда булган вакыйгалар турында гына сөйләшеп калмыйча, кинофильм да карадылар.
-
"Бөек Ватан сугышы авылым тарихында" 14.02.2012

Бүген 9 нчы класс укучылары мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар."Бөек Ватан сугышы авылым тарихында" дигән темага чыгыш тыңладылар.
-
Сугыш чоры җырлары конкурсы 14.02.2012

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык үз эшен дәвам итә. 14 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылар сугыш чоры җырларын җырлау буенча конкурста катнаштылар. Һәр класс тырышып әзерләнгән иде-бик матур чыгыш ясадылар.











