Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189
-
"Ягез әле,кызлар!"
06.03.2011
6 март көнне 7 нче класста (класс җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) 8 Март бәйрәменә багышланган "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе булды. Классташ малайлары әзерләгән әлеге бәйгедә кызларга күп сынаулар аша үтәргә туры килде. Кызларыбыз берсеннән-берсе уңган булып чыктылар, берсе дә сынатмады. Бәйгегә малайларның "Эх, сез матур кызлар" җыры тагы да ямь өстәде. "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе малайларның бәйрәм котлавы һәм истәлекле бүләкләр тапшыруы белән тәмамланды.
-
Әбием - алтыным, минем иң якыным!
05.03.2011
Мәктәп бүген гөрләп тора,
Шаулап тора күрегез.Без бит бәйрәмгә җыелдык,Әллә шуны белмисез?Бүген 2 класска оныкларына иман нурларын иңдерүче, киңәшләрен бирүче әбиләребез бәйрәм кичәсенә җыелды. Әбиләр оныкларына үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр, ә оныклар матур концерт белән сөендерделәр. -
Без Республикага чыктык!
04.03.2011
Математикадан Республика олимпиадасында уңышлы чыгыш ясап, III турга үткән Фатыйхов Салаватны котлыйбыз! Алдагы сынауларда да яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз! Молодец!
-
"Без-тату гаилә!"
01.03.2011
1 нче март көнне 4 нче класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында "Без-тату гаилә!" дигән кичә үткәрелде. Балалар әти-әниләре каршында матур шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар. Вальс һәм 6 төрле бию биеп имтихан тоттылар.
Кичәнең икенче өлешендә әти-әниләр арасында төрле ярышлар оештырылды. Призга Фаилнең әтисе Ибраһимов Фиргать абый лаек булды.
Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар.
-
Математика фәненнән Республика олимпиадасы
28.02.2011
Фатыйхов Салават, 6 сыйныф укучысы, (укытучы Нәзирова Д. Ә.), 26 февраль көнне үткәрелгән математика фәненнән Республика олимпиадасында катнашты. Яхшы нәтиҗәсен көтеп калабыз!
-
Настольный теннис
28.02.2011
26 нчы февральдә Саба үзәк мәдәният йорты бинасының "Теннис зал" ында үткән өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының 8 нче Спартакиадасы үтте. Анда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты.
-
Рус теленнән ГИА
26.02.2011
26 февраль көнне 9 нчы класс укучылар Саба гимназиясенә рус теленнән ГИА бирергә бардылар.
-
Конкурс "Современный учитель"
25.02.2011
Укучылар гына тугел, укытучыларыбыз да төрле конкурсларда катнаша. Чираттагы Татар Дәүләт Гуманитар Педагогика Университеты үткәргән "Современный учитель" конкурсында катнашып, сертификат та алдылар.
-
"Сүзлекләрдә тел байлыгы"
25.02.2011
25 февраль көнне мәктәп китапханәсендә "Халыкара туган тел" айлыгы кысаларында "Сүзлекләрдә тел байлыгы" исемле библиографик дәрес үтте. Китапханәче 5 класс укучыларын тел һәм сүзлекләр тарихы, китапханә фондындагы сүзлек төрләре белән таныштырды. Укучылар кызыксынып сүзлекләр белән эшләделәр.
-
Эстафета уеннары
22.02.2011
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 22 февральдә, мәктәп укучылары арасында эстафета уеннары булып узды. Барлык балалар 4 командага бүленеп ярыштылар. Җиңүче командага мәктәп дирекциясе истәлекле бүләкләр, ә калган командаларга Рәхмәт хатлары тапшырды.