Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189
-
Әтиләр сүзе-акылның үзе
21.02.2011
Шимбә көнне мәктәптә бәйрәм кичәсе гөрләде. 2 класс укучылары үзләренең әтиләре, бабайлары белән бергәләшеп җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Аннары укучылар бик матур концерт күрсәттеләр, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Шугалакта
19.02.2011
19 нчы февраль көнне 4 нче класс укучылары әти-әниләре белән шугалакка килде. Тимераякта шуу, төрле уеннар, ярышлар бик күңелле булды.
-
Рус теленнән ГИА
19.02.2011
19 февраль көнне мәктәбебездә 9 класс укучылары рус теленнән (укытучы Габдулхакова М.Р.) ГИА бирделәр. ГИА барлык таләпләргә туры китерелеп үткәрелде.
-
Әфган-йөрәк ярасы
18.02.2011
15 нче февральдә Әфган сугышына багышланган класс сәгатьләре үтте. СССР гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуына 22 ел үтсә дә, алар безнең хәтердән юылмый.
-
"Ягез әле, егетләр!"
18.02.2011
18 февраль 5 нче класс (класс җитәкчесе Галимзянова Г.Г.) һәм 7 нче класс (класс җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) малайлары арасында "Ягез әле, егетләр!" дигән тема астында КВН булып узды. Бик күп төрле сынаулар аша үзләренең көчләрен күрсәтергә туры килде малайларга. КВН классташ кызларының концерт номерлары белән үрелеп барылды. 1 нче урынга "Силачи" 5 нче класс малайлары командасы чыкты, ә 2 нче урынга "220 вольт" 7 нче класс малайлары калды. КВН кызларның якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлаулары һәм истәлекле бүләкләр бирүе белән тәмамланды.
-
"Универсиаданы каршылап!"
18.02.2011
Укучыларыбыз төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. "Универсиаданы каршылап!" социаль реклама республика бәйгесендә 5 класс укучысы Габделхакова Айгөлнең эше (җитәкчесе Габделхакова Г.Р.) 3 нче урынга лаек булды. Аңа Мәгариф Министрлыгының класстан тыш эшләр буенча республика үзәгенең Дипломы тапшырылды.
-
Математиклар үсә
18.02.2011
12 февраль көнне 6 класс укучылары арасында математика фәненнән район олимпиадасы үткәрелде. Укучыбыз Фатыйхов Салават (укытучысы Назирова Д.А.) I урынны яулады. Бүгенге көндә Салават 26 нчы февральдә узачак республика бәйгесенә әзерләнә. Без Салаватка ышанабыз!
-
Тәҗрибә уртаклашып
18.02.2011
18 февраль көнне Кашапова Г.З. һәм Давыдова Т.А. Икшермә урта мәктәбендә булдылар. Ачык дәресләр, шөгыльләр карап тәҗрибә уртаклаштылар.
-
"Без - сәламәт гаилә"
18.02.2011
Кышның салкыннарына да карамыйча 3 класс укучылары (кл.җит.Кашапова Г.З.) әти - әниләрне мәктәпкә чакырдылар. "Без - сәламәт гаилә" исем астында күңелле эстафеталар үткәрделәр. Уеннар барышында гаиләләр үзләренең өлгерлекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә истәлек бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
-
Кошларга ярдәм итик!
17.02.2011
Быел кыш салкыннарга һәм ак карга юмарт булды. Ләкин бу кошлар өчен уңайсызлыклар тудырды. Алар үзләренә азык таба алмыйлар. II класс укучылары (класс җит. Зиннатова Э.Ш.) кошларга ярдәм итү максатыннан җимлекләр ясап элделәр.