Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча укулар 30.01.201330 январь көнне янгын куркынычсызлыгы буенча персонал белән кабат укулар оештырылды. Янгын сүндерү җайланмалары(огнетушитель) белән эшләүгә карата практик дәресләр булды. Вазифалар бүленеше яңартылды.
-
Саф һавада бозда 29.01.2013
29 февраль көнне 9 нчы класс укучылары класс җитәкчеләре Габдулхакова М.Р. белән кичке саф һавада тимераякта бозга чыктылар
-
Мәктәптә "Үзидарә көне" 25.01.201324 январь көнне мәктәптә "Үзидарә көне" үткәрелде. Дәрес бирергә теләүче укучылар саны 26га җитте. "Үзидарә" иртәсе планеркадан башланды һәм дәресләр тәмамлангач "педсовет" үткәрелде. "Иң яшь укытучы" Галимуллин Булат (4кл) 3 класста физкультура дәресен үткәрде."Директор" Карымов Арслан (11 кл), "урынбасарлары" Халиуллина Нурсилә һәм Сабирова Әдилә (9кл) үз вазифаларын бик җитди башкардылар. Бу ысул укучыларга бик ошады һәм кайсыбер укучыларда укытучы булу теләге уятты. Алга таба чиреккә 1 тапкыр "офис көне" ясарга тәкъдим кертелде. Бу көнне укучылар классик киемнән булачаклар һәм теләгән укучы дәрес бирә ала.
-
"Дулкыннар" конкурсында 25.01.201324 январь көнне балалар иҗат үзәгендә үткән "Дулкыннар" республика конкурсының район сайлап алу этабында безнең мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә актив чыгыш ясадылар. "Рәсем" номинациясендә 6 класс укучысы Әхмәтшина Зәлиянең "Сөембикә" картинасы (җит.Гарипова А.Р.) 1 урын яулады.
-
"Үзидарә көнендә-класс җитәкчесе вазифасы"
25.01.2013
"Үзидарә көне"ндә укучылар класс җитәкчесе вазифасын да үтәделәр. Зур әзерлек белән класс сәгатьләре үткәрделәр. Ә "директор" һәм аның "урынбасарлары" дәресләргә кереп утырдылар, анализ ясадылар.
-
Президентские состязания 23.01.2013Декабрь аенда мәктәбебез күләмендә "Президентские состязания" район положениесе кыссасында: Шахмат, бадминтон, Татарча көрәш, Баскетбол ярышлары, "Күңелле стартлар" , "Олимпиада мәктәптән башлана" кебек теоретик конкурслар, һәм башка күп кенә чаралар үткәрелде.
-
2 нче класста "Ачык ишекләр көне" 19.01.201318 нче гыйнвар көнне 2 нче класста "Ачык ишекләр көне” булды.Башлангыч класс укытучысы Ханнанова А.С. математикадан "Түгәрәк саннар” темасына ачык дәрес күрсәтте. Инглиз теле укытучысы Галиева М.Р. "Күңелле инглиз теле” дәрестән тыш эшчәнлектән ачык чара тәкъдим итте. Хореографиядән Фаваризова Р.Т. ачык шөгылен дә ата-аналар зур кызыксыну белән карадылар. Ачык чараларга завуч Кашапова Г.З. җитәкчелегендә педагогик-психологик анализ ясалды.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013Бүген 16 январь көнне мәктәптә "Чисталык дәресе" үтте. Анда экологик мәсьәләләр турында сөйләшүләр, фикер алышулар булды. 10 класс укучылары аерым проблемалар буенча презентацияләр ясап, аны якладылар.
-
Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
15.01.2013
Балалар иҗат үзәге, Мәгариф бүлеге һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов тәкъдиме белән үткәрелгән "Авылым: бүген һәм иртәгә" дип аталган район конкурсында, "Сочинение" номинациясендә 8-11 класс укучылары арасында Зәйнәгыева Зәлинә 1 урын, "Видео" номинациясенә Габделхакова Айгөл 1 урынны яуладылар.
-
Район чыршы бәйрәмендә 14.01.201312 январь көнне мәктәбебезнең сәләтле укучылары Лесхоз бистәсенең спорт комплексында узган район чыршы бәйрәменә бардылар. Анда алар төрле уеннарда катнашып, Кыш бабай бүләге алып кайттылар.