Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Бәйрәм котлавы 07.03.20137 март көнне укучылар укытучы апаларына, укучы кызларга, хатын-кыз техник хезмәткәрләргә үзләренең җыр-биюләре, шигырьләре аша бәйрәм котлавы җиткерделәр.
-
Без-Эзтабарлар. 05.03.2013
Бүген 5 март көнне 3 класс укучылары Татарстан Варислар берлегенең Эзтабар сафларына кабул ителделәр.
-
"Гаилә учагы" конкурсы
05.03.2013
Яр Чаллы шәһәренең "Огниво" №16 Балалар иҗат үзәге үткәргән "Гаилә учагы" конкурсында 7 класс укучысы Габделхакова Айгөл (җит. Габделхакова Г.Р.) "Моя семья - моё богатство" номинациясендә видеоролик белән катнашып, 1 урын алды һәм дипломга лаек булды.
-
Рәсем күргәзмәсе 05.03.2013Мәктәп фойесында "Яшәү дәрте өстәп күңелләргә, өр-яңа яз килде җиремә" исемле башлангыч класс укучылары ясаган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.
-
Ата-аналар җыелышы 05.03.20134 март көнне пробный ЕГЭ һәм ГИА нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта пробный ЕГЭ һәм ГИАларны мәктәп кысаларында ешрак үткәрергә һәм укучыларның консультацияләргә йөрүләрен көчле контрольгә алырга дигән карар кабул ителде.
-
Шахмат ярышында
04.03.2013
3 март көнне Шәмәрдән "Яшьлек" спорт үзгендә узган Саба районы укучылары арасындагы шахмат буенча Чемпионатта мәктәбебездән Ахметшина Зәлия (6кл), Галимов Илдар (7кл), Мазитова Алисә (8 кл) (җит.Гарипова А.Р.) актив катнаштылар.
-
Республика бәйгесе
04.03.2013
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013кә багышланган Республика конкурсында 7 класс укучысы Зиннатова Әдилә инглиз телендә эссе белән катнашып, (җит.Галимзянова Г.Г.) 2 урын яулады.
-
"Алсу апа булдыра!"
02.03.2013
1 март көнне Чаллы шәһәрендә үткән укытучыларның иҗат эшләренең республикакүләм "Кладовая творчества" күргәзмә-конкурсында мастер-класс күрсәтеп, технология һәм рәсем укытучыбыз Гарипова А.Р. катнашучы таныклыгына ия булды.
-
Химия атналыгы 02.03.201325 февральдән 2 мартка кадәр мәктәптә химия атналыгы узды. Атналыкта презентация конкурсы, химия кабинетына экскурсия, класс сәгатьләре, КВНнар үткәрелде.
-
Очрашуда 01.03.20131 март көнне чик буенда хезмәт иткән солдат, оста гармунчы Шәрипов Рәкып абый 5-8 класс укучылары белән очрашуга килде. Ул укучыларны солдат тормышы, истәлек фотоальбомы белән таныштырды. Гармунында уйнап җырлар башкарды, укучылар да аңа кушылдылар. Очрашу күңелле үтте.