Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Фестивальдә 16.02.201315 февраль көнне Биектау районының Айбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә V Республикакүләм экологик туган якны өйрәнү фестивалендә 7 класс укучысы Зиннатова Әдилә (җитәкчесе Хабирзянова Р.И.) чыгыш ясап, 3 урын яулады.
-
Муса Җәлил туган көн 16.02.2013
15 нче февраль Муса Җәлил туган көне уңаеннан 9 класста ( кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.)"Муса Җәлил - патриотик шагыйрь" дигән тема астында тәрбия сәгате үтте
-
Боль моя -Афганистан 15.02.2013
15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Афганистаннан чыгарган көн. Бу көнне мәктәптә, Афганистанда һәлак булган солдатларыбызны искә алып, төрле чаралар үткәрелде. 9 нчы класста "Боль моя - Афганистан" темасына класс сәгате уздырылды.
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2013
15 нче февраль - патриот шагыйребез М. Җәлилнең туган көне. Мәктәптә башлангыч класслар арасында " Ачык микрофон" шигырь бәйрәме үткәрелде. Анда укучылар Җәлилнең шигырен сөйләделәр. Иң оста башкаручы исемен 3 нче класс укучысы Фаваризова Ралинә алды.
-
Гашыйклар көне 14.02.2013
Бүген мәктәптә "Гашыйклар көне" бәйрәме үткәрелде. Ул "Таныш булыйк!" проектына нигезләнеп оештырылды. Шоу-тамашаны мәктәп думасы активы әзерләде. Проектта Фазылова Флүзә, Яруллина Ильмира, Габдулхакова Айгөл һәм кунак егет Рамил катнашты. Астролог ролендә -Зайнагиева Зәлинә, "Танышулар бюросы" вәкилләре - Сабирова Әдилә, Ваесова Гөлдания булды. Ә кичәне Махмутова Гөлшат белән Хаертдинова Гүзәл алып барды. Музыкаль бизәлешне Маметова Регина, ә презентацияләрне әзерләү һәм күрсәтүне башкарды Рамазанова Гөлсирин. Кичә бик күңелле үтте.
-
Чын егетләр! 14.02.2013
Мәктәптә армия хезмәтеннән кайткан егетләр белән очрашулар оештыру инде традициягә әйләнгән. Бу очрашуның кунаклары -Хисамов Флюр, Сайфетдинов Рамил, Рахматуллин Айдар булды. Алар солдат тормышы турында мәгълүмат бирделәр. Укучыларның сораулары да күп иде. Очрашуны ОБЖ укытучысы Гатиятов Р.Р. оештырды.
-
Ветераннар бездә кунакта 13.02.2013
Февраль ае -патриотик тәрбия айлыгы. 13 нче февраль көнне сугыш ветераны Шәрипов Нәҗип абый белән очрашу оештырылды. Ул укучыларга үзенең тормыш юлы, сугышта күрсәткән батыолыклары турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Сәламәтлекне кайгыртып 12.02.2013
"Сәламәтлегеңне кайгыртсаң гына авыртулар әйләнеп узар," диләр. Шул максаттан ФАП фельдшеры Гөлфинә Галимова 2-5 класс укучылары белән сәламәтлек турында әңгәмә оештырды. Ул укучыларны шәхсм гигиена таләпләре белән таныштырды, сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирде.
-
Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
11.02.2013
Район укытучылар спартакиадасында призлы урыннар яулаган 4 укытучыбыз: Гарипова А.Р.(шахмат, 1 ур.;), Гатиятов Р.Р.турникта тартылу-1ур.;), Фаваризова Р.Т.(шорт-трек, 2ур.;), Гибадуллина Р.Х.(шорт-трек-3ур.;) район җыелма командасы составына кертелделәр. Алар бүгенге көндә республика ярышларына әзерләнәләр. Укытучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Республика конкурсында 11.02.201310 февраль көнне "Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе" үткәрүендә 11 класс укучысы Фазылова Флүзә (җитәкчесе Хабирзянова Р.И.) җәмгыять белеме олипиадасыннан 1 турны үтеп, 2 турда "Икътисади проектны" яклап, сертификатка һәм 3 урынлы дипломга лаек булды.