Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
21 март-Халыкара урман көне. 19.03.201321 март быелдан башлап дөньяның барлык илләрендә Халыкара урман көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шушы уңайдан 18 март көнне мәктәптә урманнарны саклауга багышланган класс сәгатьләре үтте. Башлангыч класс укучылары урманга төрле ел фасылларында виртуаль сәяхәт итсәләр, югары класслар Саба урманнары буйлап "йөрделәр".
-
Тарих атналыгы тәмам
16.03.2013
11-16 март көннәрендә мәктәптә тарих атналыгы булып узды. Атналык барышында барлык класс укучылары да төрле чараларда: газета, тарихи кроссвордлар чишү, блиц-турнир, тарихи шәхесләрне барлау конкурсларында актив катнаштылар. Алар арасында җиңүчеләр билгеләнеп, грамоталар тапшырылды.
-
"Минем кече Ватаным" презентация конкурсы 14.03.2013Башлангыч класслар арасында район күләмендә "Минем кече Ватаным" видеоролик, презентация конкурсы үткәрелде. 3 класс укучысы Яруллин Әлфис һәм 4 класс укучысы Зиннатов Айзатларның эше 1 урынга лаек булды.
-
Тарих атналыгы дәвам итә
13.03.2013
Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы дәвам итә. Бүген 13 мартта 8 класс укучылары арасында тарихтан блиц-турнир үткәрелде. Җиңүче дип Зәйнәгыева Зәлинә танылды.
-
Тарихтан блиц-турнир
12.03.2013
12 март көнне 7 класс укучылары арасында "Нәрсә?Кайда?Кайчан?" дип исемләнгән блиц-турнир үткәрелде. Бу ярышта Зиннатова Әдилә җиңүче дип табылды.
-
Башлангыч класслар атналыгына нәтиҗә 11.03.201325 февральдән 2 мартка кадәр башлангыч класслар атналыгы булып үтте. Бу атналык кысаларында үткәрелгән ярышларда барлык башлангыч класс укучылары актив катнашты."Иң матур, каллиграфик дөрес язучылар:Сафина Алинә- 1кл., Шигабиева Рәзинә-2 кл., Хафизова Зәринә-3 кл., Гилязетдинова Илвина-4кл."Иң тиз мисал чишүче":Мирзагалямов Айзат-1кл., Исхакова Дания-2кл., Шавалиев Илсаф-3 кл., Зиннатов Айзат -4кл."Минем әнием" темасына сочинениеләргә урыннар:1 урын-Хафизова Зәринә,3кл., 2 урын-Мөбәрәков Илнур, 2кл., Фаваризова ралинә, 3кл., 3 урын-Закиров Ринат, 2кл.Рәсем конкурсы:Зәйниева Рәзинә-1кл., Мөбәрәков Илнур -2кл., Хөсәенов Әмир -3кл., гилязетдинова Илвина-4кл.
-
Тарих атналыгы башланды 11.03.2013Бүген, 11 март көнне мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы башланып китте. Тарих укытучысы Рузилә Ильгизовна 5 класс укучылары арасында "5"лене ничек отарга? дип исемләнгән борынгы заман тарихы буенча блиц-турнир үткәрде. Бу бәйгедә Махмутова Гүзәл җиңү яулады.
-
Гаилә бәйрәме 09.03.20139 март көнне 2 класс укучыларының әти-әниләре мәктәпкә "Гаилә бәйрәменә" килде. Укучылар әти-әниләренә үзләренең җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Гаиләләр арасында уздырылган ярышларда Мөбәрәковлар һәм Исхаковлар җиңеп чыкты. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Бәйрәм белән!!!
08.03.2013
Хөрмәтле хатын-кызлар!Сезне 8 март – халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Язның беренче бәйрәме гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, мул тормыш, иң мөһиме ныклы сәламәтлек алып килсен. Нәкъ менә сез җир йөзенә яңа тормыш алып киләсез, гаиләгезне, йортыгызны тормыш авырлыкларыннан саклыйсыз.8 март, чәчәк кебекЯкты , ягымлы булсын.Җылы сүзләрдән, назлы карашларданЙөздә елмаю тулсын.Саулык-сәламәтлек, көч һәм куәт теләп,Җылы , назлы җилләр иссеннәр.Яшәү матурлыгы, яме булыпКалган еллар имин үтсеннәр.
-
Әлифба бәйрәме 07.03.20137 март көнне 1 класста Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре чакырылды. Бәйрәмдә укучылар үзләренең белемнәрен, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте.