Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
"Китапка мәдхия" 18.04.2013Бүген дәресләрдән соң "Китапка мәдхия" викторинасы үтте. 5 класс укучылары китапханәче Махмутова Г.М.ның сорауларына дөрес, тулы җаваплар биреп, актив катнаштылар. Соңыннан китап турында "Иң күп мәкаль белүче" билгеләнде.
-
"Аҗаган-2013" зона ярышы 17.04.2013Бүген 17 март көнне мәктәптә "Аҗаган-2013" уенының зона ярышы үтте. Ярышта 4 мәктәп катнашты.I урынны Кызыл Мишә төп мәктәбеII урынны шекше урта мәктәбеIII урынны Тимершык мәктәпләре яулады. Иштуган мәктәбе командасы актив катнашучы буларак билгеләнде. Катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
-
"Син Тукайны беләсеңме?
17.04.2013
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 6 класс укучылары арасында "Син Тукайны беләсеңме?" КВН-викторина булып узды. .(укытучы Ханнанов Р.Ф.)
-
"Шушы яктан, шушы туфрактан без" 16.04.201316 апрель көнне мәктәбебездә якташ шагыйрә Ильмира Гыймаева белән очрашу-кичә булды. Кичәдә шагыйрә үзенең шигырьләрен укыды, яраткан җырларын башкарды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
15.04.2013
Мәктәбебездә 15 апрельдән 23 апрельгә кадәр план нигезендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте.
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк"
15.04.2013
15 апрель көнне район балалар иҗат үзәгендә узган "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсының "Вокаль ансамбль" номинациясендә Махмутова Гөлшат һәм Хайртдинова Гүзәл "Ак каен" татар халык җыры белән катнашып, 2 урынга лаек булдылар.(җит.Фаваризова Р.Т.)
-
Шагыйрьне искә алу 15.04.201315 апрель Г.Тукайның үлеменә 100 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә шагыйрьне искә алу сәгате үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З.Ф. Тукайның соңгы көннәре һәм музейда сакланып калган дүрт шәхси әйбере турында сөйләде. Бүгенге көнгә багышлап республикада узучы чаралар планы белән таныштырды.
-
Республика конкурсында 13.04.2013Яр Чаллы шәһәрендә узган "TALENTS" IV Республика фестиваль конкурсының II турына узган Хайртдинова Г., Махмутова Г. дуэты, 13 апрель көнне инглиз телендә "Alliluya" җырын башкарып, дипломга лаек булдылар. Аларның җырларын тагын да матуррак итү максатыннан биючеләр Гомәров И., Халиуллина Н.(9кл), Зәйнәгыева З., Галимов Д.лар(8 кл.) күп көч куйдылар. (җит. Фаваризова Р.Т.) Укучыларга алдагы конкурсларда да уңышлар телибез.
-
Рус теле атналыгына йомгак 13.04.20138 апрельдән 13 апрельгә кадәр мәктәбебездә рус теле атналыгы булып үтте. Атна буе күп төрле конкурслар үткәрелде. Укучылар "Самый грамотный ученик", викторина по русскому языку, конкурс рисунков по литературным произведениям, конкурс стихов на русском языке, конкурс чтецов "Живая классика" һ.б. төрле конкурсларда катнаштылар. Атналыкка мәктәп линейкасында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова М.Р. грамоталар тапшыру белән йомгак ясады.
-
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне 12.04.201312 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә 3, 5 класс укучылары белән кызыклы әңгәмә үтте.