Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Әдилә-җиңүче
05.05.2013
Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Зиинәтова Әдилә (укытучысы Зайнагиева З.Ф.) татар теленнән "Всезнайка" республика олимпиадасында катнашып җиңүче исеменә лаек булды.
-
Район балалар думасының утырышында
30.04.2013
29 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы утырышында мәктәбебездән укучылар катнашты. Һәрбер комитет җитәкчесенең отчеты тыңладылар. Укучылар 3 төркемгә бүленеп Бөек җиңүнең 68 еллыгына Ветераннарыбыз хөрмәтенә плакат ясадылар. Соңыннан Саба Район Балалар Думасының флеш-мобын барлыкка китерү уңаеннан һәр мәктәптән хәрәкәтләр тәкъдим ителде.
-
ТИН фәненнән ачык дәрес 30.04.201330 апрель көнне приказ һәм "Балаларны саклау айлыгы" планы нигезендә ТИН фәненнән укытучы Гатиятов Р.Р. 8 класста "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" темасына ачык дәрес үткәрде. Мәктәп күләмендә янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация ясалды. Башлангыч класс укучылары арасында викторина, күңелле стартлар уеннары узды. Укучыларга алдагы бәйрәм көннәренә инструктажлар үткәрелде.
-
Тукай туган көн 27.04.2013
27 апрель көнне мәктәбебездә Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!" дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" фестивалендә
23.04.2013
22 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурс-фестивалендә мәктәбебезнең "Сәйлән" бию ансамбле украин халык биюен башкарып, 1-4 класс укучылары арасында 2 урынга лаек булды. (җит. Фаваризова Р.Т.)
-
22 апрель-Җир көне 22.04.2013
22 апрель көнне укытучы Назирова Д.А. 5-6 класс укучылары белән җир көненә багышланган класс сәгате үткәрде. Балалар җир көне тарихы һәм экологик проблемалар белән таныштылар. Экологик проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, брейн-рингта актив катнаштылар.
-
Парламент дәресләре 22.04.2013
22 апрель көнне 5-6 класс укучылары белән укытучы Галиева М.Р.парламент дәресе үткәрде. Дәүләт символларын искә төшерү, Татарстан гимны сүзләре белән танышу, төрле уеннар уйнау күңелле узды.
-
"Дәүләт символларын саклау-безнең бурыч" 22.04.2013
Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабирзянова Р.И. 6 класста "Дәүләт символларын саклау-безнең бурыч" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрде. Укучылар дәүләт символлары турындагы белемнәрен тулыландырып, рәсемнәр ясадылар. Дәрес Россия гимнын башкару белән тәмамланды.
-
Сәгыйт Сүнчәләй исемендәге регионара конференциядә 20.04.201319 апрель көнне безнең мәктәп укучылары Кукмара районы Зур Сәрдек мәктәбендә үткәрелгән экологик культура һәм әйлә-тирә мохитне саклау елына багышланган С.Сүнчәләй исемендәге регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Инглиз теле секциясендә Зиннатова Әдилә 3 урынга (җит. Галимзянова Г.Г.), тарих секциясендә Мазитова Алисә 2 урынга (җит.Хабирзянова Р.И.), татар теле секциясендә Халиуллина Нурсилә 3 урынга (җит.Зәйнәгыева З.Ф.), рус теле секциясендә Сабирова Әдилә Мактау кәгазенә (җит.Габделхакова М.Р.) лаек булдылар.
-
Мәктәптә-өмә 20.04.2013Бүген 20 апрель көнне 7, 8 класс укучылары мәктәп территориясенең һәм мәктәп яны тәҗрибә участогының кардан арынган урыннарында өмә ясадылар. Җирне былтыргы яфраклардан арындырып тырмаладылар, себерделәр. Тиздән бу урыннарда ямь-яшел чирәм чыгачак.