Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Район балалар думасы утырышы 01.11.2013
1 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча ЮХИДИ инспекторы, полиция капитаны Насибуллин Ильнур Дамир улы юлларда укучы балалар белән булган юл халәкәтләре турында сөйләде. Шулай ук Балалар иҗат үзәге директоры Фидан Миннехатович, Балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Эльвира Раисовна чыгышлары,Район балалар думасы спикеры Валеева Алинәнең отчёт-чыгышы, җәйге ялларын Кырымда һәм "Кояшкай” лагерының төрле юнәлешендәге сменаларында ял итүче активистларыбызның тәэсирлБре, СДО да катнашучыларның чыгышлары тыңланылды. Безнең мәктәптән Габделхакова Айгөл инглиз сменасы турында чыгыш ясады һәм ул үзенең чыгышын Зиннатова Әдилә башкаруында инглиз телендәге җыры белән тәмамлады. Ә иң мавыктыргыч мизгел дума активистларының иптәшләре өчен "Я достигну успеха” дип исемләнгән тренинг үткәрүләре булды. Активистлар барысыда теләктәшлек күрсәтеп, төркемнәргә бүленеп, актив катнаштылар, фикер уртаклаштылар. Думабызның утырышы алдагылардан шуның белән аерылып торды, әлеге утырышыбызга тәҗрибә уртаклашырга Теләче районы педагог- оештыручылары да килгән иде. Утырыш дәвамында Теләче районы балалар хәрәкәте бүлеге мөдире Римма Рашитовна фикерләрен, рәхмәт сүзләрен белдерде.
Алдагы планнар белән фикер уртаклашып, алга максатлар куеп,карар кабул итеп рәсми утырышыбыз гадәттәгечә флеш- моб биюе белән тәмамланды. -
Безнең авыл геройлары 30.10.2013
9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар ткәрү планлаштырыла. 2 сыйныф укучыларыбыз инде авыл музеенда "Безнең авыл геройлары" дигән темага дәрес-әңгәмә үткәрделәр. Чараны авыл китапханәчесе Сафина Наилә апа алып барды.
-
"Чын МИРАС" белән очрашу 29.10.2013
Бүген мәктәбебезнең китапханәчесе Г.М.Махмутова һәм татар теле әдәбияты укытучысы, ТЭБДУ А.И. Гимадиевалар "Чын МИРАС" журналын тәкъдир итү кичә-очрашуында катнаштылар. Чарада журналның баш мөхәррире, танылган татар шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Илфак Мирза улы Ибраһимов, баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип Рамил Ханнанов, тарих бүлеге мөхәррире Ленар Гобәйдуллиннар катнашты. Алар "Чын МИРАС" журналының эчтәлеге, темалары, максаты белән таныштырдылар. Татар телчеләрен, тарих укытучыларын журналга язылырга өндәделәр. Очрашу бик җанлы, күңелле үтте.
-
Котлыйбыз! 28.10.2013
Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конкурсның район этабында үзенең сочинениясе белән катнашып 1 урынны алган Мирзагалләмова Диләрәне(җитәкчесе Хабирҗанова Р,И,), "Помоги первокласснику безопасно прийти в школу" акция-конкурсының шулай ук район турында 3 урынны алган Габдулхакова Айгөл һәм Зиннатова Әдиләләрне (җитәкчеләре Гимадиева А.И., Габдулхакова Г.Р.) җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алга таба да зур җиңүләр,иҗат уңышлары телибез.
-
А.Н. Туполевның юбилее уңаеннан 26.10.2013
Рус, совет авиаконструкторы, академик А.Н.Туполевның тууына 125 ел уңаеннан мәктәбебездә әлеге датага багышлан класс сәгатьләре, төрле чаралар үтте
-
"Агыйдел" чыгышыннан тәэсирләр
24.10.2013
Без Шекше урта мәктәбе укучылары, хореография җитәкчесе Фаваризова Р.Т. җитәкчелегендә 23 октябрь көнне Саба мәдәният йортында Актаныш районы "Агыйдел" бию ансамбленең үзенчәлекле чыгышын, ике сәгать буе тын да алмый карадык. Бу тамаша безгә бик ошады. Биюләр, җырлар, костюмнар күз явын алырлык иде. Шушы концертны укучыларга һәм мәктәпләрдәге хореография укытучыларына күрсәтү мөмкинлеге тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"3 кыз" әкияте 24.10.2013
23 октябрь көнне 4 сыйныфларда этика фәненнән яхшылык һәм явызлык темасы буенча "3 кыз" әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде (укытучы Хабирзянова Р.И.). Шушы әкият аша балалар тискәре һәм уңай геройларны аера белергә өйрәнделәр, балаларда шәфкатьлелек, өлкәннәрне хөрмәтләү, кешеләр белән әдәпле аралаша белү кебек матур сыйфатлар тәрбияләнде.
-
Олимпиадаларның мәктәп турлары бара 22.10.2013
Бүген әлеге олимпиада татар теле буенча үткәрелде. Дәресләрдән соң булган әлеге белемнәрне сынау чарасында 8-11 сыйныфтан тел сөючеләр катнашты.
-
Зур җиңүе белән котлыйбыз! 22.10.2013
16 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында I Республикакүләм балалар хор коллективлары конкурсы буенча мастер класслар күрсәтү, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булып узды. Безнең Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Хыял” балалар хор коллективына исә III дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды һәм аларның чыгышы янәдән мактауларга күмелде. Хор җитәкчесе Марина Равилевнаны һәм укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Китапларны саклыйк!" 19.10.2013
Бүген мәктәптә, китапханәче җитәкчелегендә, уку секторы Мирзагалямова Диләрә һәм Габдулхакова Айгөл дәреслекләрнең тотылышын тикшерү буенча "Китапларны саклыйк!"рейды үткәрделәр.